Бозбашым

imageҮткән саен синең кырлар буйлал
Күз алдымда һаман бала чагым,
Көткән кунак кебек мине зурлап
Яшьлегемә дәшә кебек тагын.

Бер як кулың — ямьле «алтын тавы»,
Икенче кул — яшел урманың,
Шул кочакта үтте бала чагым
Сабый чагым, яшьлек елларым.

Басар өчен күңелем сүрелгәнен
Керә идем сиңа, урманым.
Авыз иттердең кызыл бөрлегәнне,
Тәмле җиләк белән сыйладың.

Күрешкәндәй миңа ботак суздың,
Хәлне сизеп гүя борчылдың,
Син икенче әти-әни булдың,
Канат биреп мине очырдың.

Туган авылым, яшел кочагыңда
Күпме жирең синең таптадым,
Мин тормышның гүзәл һәр баскычын
Үтеп һаман алга атладым.

Яшьлегем дә инде үтеп китте,
Куандырып үсә оныклар.
Гомер үтте. Шундый вакыт җитте:
Без узебез — әби-бабайлар.

Атлаганда гомер сукмагыннан
Син гел булдың минем юлдашым,
Күңелем белән әле дә кочагыңда
Күз алдымда һаман Бозбашым.

Фәрит ДӘҮЛӘТШИН.

Камышлы авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1223

Комментирование запрещено