Тормышны кайсы якка үзгәртер идегез? / 45 процентов россиян недовольны положением в стране – опрос ФОМ

8ed8bf229d031681869a01502bc764a3_500_0_0Россиялеләрнең 47 проценты илдәге хәлләрдән канәгать, ә респондентларның 45 проценты капма-каршы фикердә. Кешеләрнең 57 проценты, хакимият хокук һәм тәртип саклау өлкәсендә яхшы эшли, дигән. Мәгариф өлкәсе уңышлы эшләвен кешеләрнең 51 проценты билгеләгән. Хакимиятнең сәламәтлек саклау өлкәсендә уңышсыз эшләве турында 60 процент рес­пондент әйткән. Халыкның 48 проценты икътисад өлкәсендә үзгәрешләр кирәк дигән фикердә. Киләчәктә вәгъдә ителгән пенсия акчасы белән лаеклы тормыш коруга ышанмаучылар саны – 59 процент. Ә сез иртәгәсе көнегезгә ышанасызмы? Яшәешнең кайсы ягын үзгәртер идегез? Россияне дистә елдан соң ничек күзаллыйсыз?

Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:

– Киләчәккә һәрвакыт өмет белән карыйсың, начар булмасын иде дип телисең. Безнең буын, бер уйласаң, начар яшәмәде. Тик яхшы булачагына ышаныч кими бара. Тынычлык булмау хафаландыра. Россиядә сәламәт­лек сак­лау өлкәсе аксый, чит ил­ләрдә инде әллә нинди чир­ләр­дән дәва эзләү белән мәш киләләр, яңа техноло­гияләр белән тән әгъзаларын барлыкка китерәләр, ә бездә хастаха­нәләрне ябалар, алар­ны фи­нанслауны киметәләр. Менә бу өлкәдә үзгә­реш­ләрнең булуын теләр идем. Кешеләр­нең рухи сәла­мәт­лекләрен кайгыртуларын те­ләр идем. Бүген хәтта хатын-кызлар да каты бә­гырьлегә, шәф­катьсезгә әй­лән­де дип борчылам.

Илсур НӘФЫЙКОВ, “Переведи” тапшыруы алып баручысы:

– Иртәгәсе көннән курыкмыйм, чөнки барысы да Ал­лаһ Тәгалә кулында. Бү­ген­ге халәтемнән канәгать­мен. Ки­ләчәк тә матур күренә, ышанычлы. Татарстан – тотрыклы республика, башка төбәкләр­нең дә безнең дәрә­җәгә җи­түлә­рен телим.

Артур ХАҖИЕВ, “Ауропалы Татарстан” сәяси-иҗтимагый блог җитәкчесе:

– Бик сирәкләр генә болытсыз киләчәккә ышанадыр дип уйлыйм. Россиядә, Татарстанда банк системасында барлыкка килгән авыр­лыклар да – моның күрсәткече. Проблемалар бар. Дөнья бик тиз үзгәрә. Технология ягыннан башка илләр бездән бик ерак китте. Куып җитү авыр. Әмма иманым камил, Рос­сиядә, Та­тарстанда яшәүче­ләр барлык мәсьәләләрне дә хәл итү юлларын таба алачак. Татарстан әлегә үсеш алган һәм үсә барган илләр арасында калган республика. 20 елдан соң Татарстан халкы бай, имин тормышта яшәвен күз алдыма ките­рәм. Көндәш­лек­кә урын табылганда, нә­ти­җә­ле сәясәт алып барылганда, үз фикерең­не ачык әйткән һәм җавап­лы гражданнар булганда моңа ире­шергә мөмкин.

Данил СӘФӘРОВ, “Матбугат.ру” проекты җитәкчесе:

– Алдагы дистә еллар югары технологияләр чоры булачак. Бигрәк тә мәгълү­мати технологияләр чоры. Инде хәзердән үк алар сәясәттә, бизнеста, социаль өлкәдә, күңел ачуда бик зур роль уйный. Бүген берәүләр төрле түләүне интернет аша гына башкара, икенче­ләр почтада чират тора. Берәүләр кибет­лә­ренә сатып алучылар кер­гәнне кө­теп утыра, икенчеләр “Яндекс.Директ” аша бөтен илгә товар сата. Кайбер ил­ләр­дә “Твиттер” аша җыелып инкыйлаб ясыйлар, электрон почта парольләрен ватып президент сайлауларында катнашалар. Мондый мисаллар киләчәктә артачак кына. Шулай ук финанс системасына бәйле глобаль тетрәнүләр булырга мөмкиндер.

“Ватаным Татарстан” (№ 10, 21.01.2017).

* * *

Отношению граждан России к работе властей в различных соцсферах и положению дел в государстве посвящен опрос ФОМ «Представления россиян о будущем государства через 20 лет». Результаты опроса опубликованы 19 января на сайте центра. Исследование проводилось в период с 23 по 28 ноября минувшего года​ с выборкой в 1,6 тысячи респондентов в возрасте от 18 до 49 лет.

Как утверждают социологи, положением дел в государстве довольны 47 процентов граждан, тогда как недовольны 45 процентов (49 и 44 процента, соответственно, довольны/недовольны ситуацией у себя в селе/городе).

Больше всего негативных эмоций у граждан России вызывает работа власти в сфере здравоохранения (60 процентов), экономики (48 процентов), соцзащиты (40 процентов), образования (39 процентов). Зато больше половины опрошенных хорошо оценивают работу правоохранителей (57 процентов).

При этом через двадцать лет 52 процента респондентов ожидают улучшения в сфере медицины, экономике (49 процентов) и образовании (47 процентов).

Менее оптимистично граждане Российской Федерации настроены насчет будущего уровня социальной защиты. Так, сорок процентов опрошенных сказали, что соцзащита через двадцать лет будет оставаться на прежнем уровне, и только 31 процент ждет улучшений. Половина россиян не ждет изменений в сфере безопасности.

Также социологи отметили довольно низкий горизонт планирования у населения государства. Всего шесть процентов опрошенных планируют будущее более чем на десять лет, двадцать процентов — на 3-5 лет, 48 процентов имеют горизонт планирования меньше года. 24 процента респондентов вообще не строят никаких планов.

Большинство россиян надеются на себя. Так, 57 процентов респондентов связывают свое материальное положение только с лично приложенными усилиями. Про влияние внешних обстоятельств заявили 36 процентов россиян.

Из результатов опроса следует, что граждане РФ достаточно оптимистично настроены насчет будущего положения дел в государстве. 47 процентов опрошенных верят, что жизнь в их родном селе/городе через двадцать лет будет лучше (и лишь 16 процентов ожидают ухудшений). 59 процентов ожидают улучшений по всему государству (всего 7 процентов настроены пессимистично).

Недовольство граждан Российской Федерации жизнью усиливается, отмечает политолог Николай Миронов. «Респонденты часто уходят от ответов, растет число отказов от участия в опросах. Чем жизнь тяжелее, тем больше люди опасаются что-либо говорить. Они боятся, что будет еще хуже. Из этого следуют патернализм и высокие рейтинги власти, но ситуация может довольно быстро поменяться», — полагает эксперт.

Судя по опросу, подчеркивает Николай Миронов, люди не способны планировать свое будущее, многие зависят от внешних факторов. «Они не самостоятельны, зависят от кризиса, не имеют должной социальной и правовой защиты», — отмечает политолог.

profi-forex.org

Просмотров: 693

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>