Празднование Дня России в Самаре сплотило тысячи людей / Мин яратам сине, Россия!

112 июня в Самаре, в рамках Межрегионального фестиваля набережных «ВолгаФест», прошли праздничные мероприятия, приуроченные ко Дню России. В этом году местом организации торжества стала вторая очередь набережной. Масштабное мероприятие собрало более 180 тысяч человек, среди которых жители и гости Самары.

Основное торжество развернулось на главной сцене, размещенной около памятника основателю Самары Григорию Засекину. Открыли праздник выступления творческих коллективов и солистов из Самары, Саратова, Москвы. Также была организована музыкально-поэтическая программа «День России. Великие русские открытия».

Одним из ярких событий стало шествие «Парад дружбы народов России», которое в День России проходило в нескольких десятках регионов страны. Цель Парада дружбы народов России — укрепление дружбы и атмосферы добрососедства между народами России, а также демонстрация единства, сплоченности и общности всех народов России, и того, что мы сегодня помним, какой большой вклад внесли представители каждой национальности в становление и развитие единого многонационального Российского государства.

В Самаре шествие прошло во второй раз. В этом году его организатором выступила региональная общественная организация «Союз народов Самарской области». Участие в шествии приняли представители десятков национальностей, проживающих в Самарской области. Колорит национальных костюмов, в которые были одеты участники колонны, массовость и сплоченность вызывали чувство гордости за Россию. После Парада дружбы народов России состоялся знаменательный акт — на главной сцене четырем бывшим гражданам Украины торжественно вручили российские паспорта: отныне они — граждане великой России.

1694d5ad6_bd69_44bc_9b7d_015c9e50c06dВ рамках праздника действовали интерактивные площадки. Весь день на набережной работали «ВолгаМаркет», «ВолгаПикник», «Творческая дача», детские и образовательные проекты. Кроме того, гости смогли познакомиться с экспонатами выставок «Великие русские открытия» и «Набережные Самары, России и мира», а также принять участие в различных развлекательных мастер-классах.

Еще одним красочным событием, которое удивило посетителей праздника, стало поднятие в небо воздушных змеев в форме огромных китов, рыб, осьминогов, каракатиц и других морских обитателей. Особенно гостям праздника запомнилось медитативное красочное променад-шоу, главным украшением которого стала зеркальная птица. Также на праздничной сцене выступила рок-группа «УмаТурман».

В завершение праздничного концерта на сцену поднялись первые лица региона: Губернатор Самарской области Николай Иванович Меркушкин, председатель Самарской Губернской Думы Виктор Фёдорович Сазонов, глава г.о. Самара Олег Борисович Фурсов, председатель Думы г.о. Самара Галина Геннадьевна Андриянова, главный федеральный инспектор по Самарской области Сергей Яковлевич Чабан.

Глава региона обратился к собравшимся. Он поздравил всех с Днем России и сказал: «Сейчас на набережной собралось более 100 тысяч человек. Это говорит о том, что мы с каждым годом мы все больше и больше понимаем, что значит для нас наша Родина».

Николай Иванович Меркушкин подчеркнул, что за свою историю страна сталкивалась с разными трудностями, но из всех смут, революций, войн россияне всегда выходили победителями, с осознанием своего величия и предназначения: «Сегодня наша страна встала с колен. Президент ведет самостоятельную политику, защищает интересы страны, ее людей. Многим это не нравится. Но я уверен, мы не те, что были 20 лет назад. Мы стали намного сильнее и сплочённее».

Губернатор напомнил, что наш регион во все времена вносил весомую лепту в развитие страны. Куйбышевские предприятия ковали победу в Великой Отечественной войне. 38 тысяч самолетов, выпущенных на самарской земле, переломили ход военных действий. «Сегодня с нашим участием построен космодром «Восточный». И первой с него полетит самарская ракета», — сказал Николай Иванович Меркушкин.

Кроме того Губернатор Самарской области подчеркнул, что регион показывает рекордные темпы строительства жилья и дорог, социальных объектов. «Мы проведем Чемпионат мира по футболу 2018 так, что об этом будет вспоминать весь мир. Будет построен уникальный стадион, которым можно гордиться многие десятилетия, — отметил Николай Иванович Меркушкин. — Мы живем в сильной независимой стране. И когда мы объединяемся, то становимся непобедимы. Так было, есть, и будет!»

Завершился грандиозный праздник ярким фейерверком, который в этом году был запущен с Волги. Праздник подарил всем участникам и зрителям массу ярких и незабываемых впечатлений и еще раз продемонстрировал единство и сплоченность россиян.

samddn.ru

* * *

12 июньдә Россия халкы иң зур бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Самара өлкәсенең барлык шәһәр һәм авылларында тантаналы чаралар уздырылды. Самарадагы чараларга, халык саны буенча да, киңлеге буенча да, тиңнәр булмады, әлбәттә. Ләкин башкалар да калышмаска тырышты.

Тольяттиның Җиңү паркында ике бүлектән торган өч сәгатьлек концерт күрсәтелде. “Мин яратам сине, Россия” дип аталган беренче бүлектә җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясаган булса, “Россия — минем туган илем” дип аталган икенче бүлектә сәхнә төрле милләт халыклары иҗатына бирелде. Биредә “Купалинка” — белорус, “Лайме порась” — мордва, “Эврика” — немец һәм “Идел” татар җыры коллективлары чыгыш ясады.

Ә Сызранда “Яхшы га­мәлләр шәһәре” фестивале уздырылды, “Балага бәхет бү­ләк ит” хәйрия акциясендә начар хәлле гаиләләрдә яшәүче балалар өчен уенчыклар һәм кием-салым җыю, концерт һәм «Орленок» хәрби-патриотик уены оештырылды.

Новокуйбышевскның Җиңү паркында да “Россия – бөек Ватаныбыз”, ә Отрадныйда “Данга күмел, илем!” дип аталган концерт һәм “Без бөек илдә яшибез” дип аталган программа карарга, кызыклы уеннарда катнашырга мөмкин булды.

“Россия көне” уңаеннан Самарада уздырылачак күпсанлы чаралар, “Волгафест” фестивале турында үткән саныбызда язган идек инде. Самараның Дан мәйданыннан Идел ярының икенче чиратына кадәр барган Россия халыклары дуслыгы парады шул чараларның иң матуры булгандыр. Ул Россиядә яшәүче төрле милләт халыклары арасындагы дуслык, тугандашлык җепләрен ныгыту чарасы да, илебезнең бердәмлеген күрсәтү дә, һәр милләтнең илебезне дошманнардан сак­лау һәм үстерү эшенә керткән өлеше күрсәткече дә булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мондый парад Самарада икенче мәртәбә уздырыла. Үткән елда аны Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре оештырган булса, быел бу эшне “Самара өлкәсе халыклары Союзы” иҗтимагый оешмасы үз өстенә алды. Парадта Самараның “Поиск” класстан тыш эшләр үзәге каршындагы “Арго” лагеренда ял итүче “Яктылык” һәм Камышлы районы мәктәпләрендә укучы балалар, аларның җитәкчеләре Инзилә Гыйззәтуллина һәм Рәшит Үтәшев, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров катнаштылар.   Милли костюмнарның матурлыгы, катнашучылар саны, аларның дус һәм бердәм булып, сөйләшеп, җырлашып барулары читтән карап торучыларда Россия өчен горурлык хисләре тудырды. Парад ахырында төп сәхнәдә дүрт Украина гражданинына тантаналы рәвештә Россия паспортлары тапшырылды.

Бәйрәм ахырында сәхнәгә өлкә губернаторы Николай Меркушкин, Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Самара шәһәре башлыгы Олег Фурсов, Самара өлкәсенең баш федераль инспекторы Сергей Чабан күтәрелделәр. Губернатор халыкны бәйрәм белән котлап: “Бүгенге бәйрәмдә йөз мең кеше катнаша. Димәк, без барыбыз да туган илебез Россиянең кадерен белә башлаганбыз, көчле һәм бәйсез илдә яшәвебез белән горурланабыз. Бердәм булганда безне беркем дә җиңә алмаячак. Шулай булды, бар һәм булачак!” — дип ялкынланып сөйләде.

Россия көне гаҗәеп матур фейерверк белән тәмам­ланды. Быелгы бәйрәм халык күңелендә чик­сез уңай тәэ­сир­өләр калдырды.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 775

Комментирование запрещено