Тольяттига Башкортостаннан күчеп килгәнче, “Бердәмлек” татар газетасы турында белгәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Улым өйләнгәч, сезнең редакциядә эшләүче Гөлнур киленем миңа аны өемә яздыра башлады. Шуннан бирле “Бердәмлегем”не көтеп алып, аның һәр санын беренче битеннән башлап, ахырга кадәр укып барам.
Бер укучыгыз: “Бердәмлек”тә укырлык бернәрсә дә юк” дип, сезгә тәнкыйть сүзләре белдереп язган иде. Юк, бу дөрес түгел, укырлык нәрсәләр бар “Бердәмлек”тә. Минем белән башкалар да килешер, дип уйлыйм.
Аның турында үземнең берничә фикеремне дә әйтәсем килә. Мин күбрәк матур итеп төрле темаларга язылган шигырьләр укырга яратам. Алар “Бердәмлек”тә бар, ләкин күп түгел.
Газетаның бишенче битенә дәвамлы хикәяләр дә урнаштырасыз. Бәлки, кайберәүләргә алар да кирәктер. Ә менә мин шигырьләр яратам. Ник “Бердәмлек”тә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен урнаштырмаска? Роберт Миңнуллин кебек хәзерге заман шагыйрьләренең һәм башкаларның шигырьләре дә урынлы булыр иде.
Күптән түгел, кайсыдыр саныгызда, Большая Черниговка районында яшәүче Габделәхәт бабай Латыйпов шигырьләрен бастырган идегез. Рәхәтләнеп укыдым. Аның шундый аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләрен укыгач, күңелгә ничектер рәхәт булып китә.
Миңа калса, башы, дәвамы, ахыры бар дип хикәяләр бастырганчы (атна үткәнче аның башы онытылып ук бетә бит), ешрак шигырьләргә, җырларга урын бирсәгез, укучыларыгыз сөенеп, рәхәтләнеп укырлар иде, дип уйлыйм.
Үпкәләмәгез, үз фикеремне шулкадәр әйтәсем килгән иде. Бәлки, аңа сез дә колак салырсыз.
Фрүдә РЫБАКОВА.
Тольятти шәһәре.
Просмотров: 821