Рамазанда һәр игелегегез 70 мәртәбә арттырылып кабул булачак / Добрые дела в месяц Рамадан приумножаются в 70 раз

Фото с телефона 020Изге эшләргә бик күп ярдәмнәрегез кирәк!

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Аллаһыга шөкер, Сызран шәһәрендә Җәмигъ мәсҗиде төзелеп килә. Ошбу мәсҗидебез Самар өлкәсендә өченче дәрәҗәдәге (безнең адәм балаларының үлчәүе буенча) мөселман гыйбадәтханәсе булачак, ин шә Аллаһы!

Сигез-кырлы нигезле мәсҗидебезнең бинасы ике этажлы. Проект буенча аның ике манарасы 29 метр биеклеккә күтәреләчәк, калган дүртесе — кечкенәрәк булып, уртасы 10 метр диаметр тәшкил итүче түгәрәк гөмбәз белән капланачак, 7 ярымай куелачак. Гомумән, 500 кеше сыешлы бу мәчет Казанның Кол Шәриф мәчете проектына таянып төзелде.

Хәзерге вакытта ике этажның диварлары күтәрелде. Бүгенге көндә төзелешнең бик катлаулы  һәм күп акча, көч таләп итә торган иң җаваплы өлешенә керештек. Ул да исә — түшәм, түбә һәм гөмбәзне ябу, манараларны күтәрү, ярымайларны урнаштыру.

Туганнарым! Ошбу изге эшләргә бик күп ярдәмнәрегез кирәк! Бүгенге көндә өлкәбездә 90-нчы еллардагы кебек бик күп мәсҗидләр салынмый бит инде. «Ил төкерсә — күл була», — диләр! Хәлегездән килгән кадәр ярдәм кулын сузсагыз, Раббымызның чиксез рәхмәтләрендә булырсыз, ин шә Аллаһы! Бигрәк тә ошбу изге Рамазанда һәр игелегегез Аллаһы Тагәлә каршында 70 мәртәбә арттырылып кабул булачак.

Кардәшләрем! Ислам динендә мәсҗидләр Сызранныкы, Самарныкы түгел. Алар Аллаһы Раббымыз йортларыдыр. Без кайда гына яшәсәк тә, савабын Бер Ходаебыз үзе бирәчәк. Бөек Раббымыз Изге Кәләм Шәрифтә болай дип әйтә: «Дөреслектә Аллаһы йортларына чын Бер Аллаһыга һәм Ахыйрәткә ышанган кемсәләр генә гөмер бирә (ягъни төзелешенә өлешен кертә һәм гыйбәдәткә йөри)». Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһиссәләм) өстәп куя: «Ошбу дөньяда мәсҗид салучыга Аллаһы Табәрәкә үә Тагәлә ахыйрәттә бик зур бина сарай салачак».

Туганнарым! Аллаһыга мең шөкерләребез булсын. Без Аллаһы йортларын яңадан торгыза торган (киресенчә җимерә торган түгел) заманада яшибез. Ошбу бөек форсатлардан (мөмкинчелекләрдән) файдаланып, хәлебездән килгән кадәр изгелекләр кылып калыйк. Без бит белмибез, Аллаһы сакласын, заманалар үзгәреп китеп, явыз патшалар да килергә мөмкин. Әлбәттә, явыз патшалар безнең гөнаһ шомлыгыбыз аркасында гына килергә мөмкин — моны да онытмыйк.

Ә Сызран мөселманнарына аерым мөрәҗәгать итәсем килә! Туганнарым, Җәмигъ мәсҗидебез ничек салынып килүе һәм кайчан тәмамлануы буенча безнең — Сызран мөселманнары — турында башка халык бәя бирәчәк. Сызранда без, татарлар-мөселманнар, нинди урын тотабыз икән соң? Без бит бик күп — 16 мең мөселман. Әгәр һәрберебез ошбу изге эшкә өлешен кертсә, Җәмигъ мәсҗидебезне бик тиз салачакбыз. Аллаһы каршында да, башка милләт, дин халыклары каршында да дәрәҗәбез бик югары булачак һәм киләчәк буыннар безне изге дога белән искә алачаклар! Аллаһы насыйб әйләсен!

Аллаһы Раббымыз ил көннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгә мул тормыш һәм сәләмәтлек насыйб әйләсен!

Ярдәмнәрегезне Декабристлар урамындагы Үзәк мәсҗидкә (59нчы йорт) китерергә яки Сбербанктагы махсус счетка салырга мөмкин.

Безнең реквизитлар:  Поволжский банк ПАО «Сбербанк России» г.Самара. Бик 043601607, к/с 30101810200000000607, р/с 40703810654400000636. Получатель: Местная мусульманская религиозная организация «Сызранская Соборная мечеть». № 6991/0385 ИНН 6325021029.

Фото с телефона 011Изге дога белән Сызран мөхтәсибәтенең баш имамы ахун Илгизәр-хәзрәт СӘГЪДИ.

Сызран шәһәре.

samtatnews.ru

* * *

Фото с телефона 020Обращаемся с убедительной просьбой оказать посильную помощь в строительстве Соборной мечети Сызрани!

Альхамдулиллях, строительство Соборной мечети города Сызрань идет полным ходом, благодаря помощи добрых и щедрых людей. По проекту она будет красивой и в современном стиле: в форме восьмигранника с двумя 29-ти метровыми минаретами, с большим куполом (диаметр — 10 метров) и четырьмя мини-минаретами. Всю эту композицию будут венчать семь полумесяцев. Внешне она будет напоминать знаменитую казанскую мечеть Куль-Шариф. Мы надеемся, что Соборная мечеть станет настоящим архитектурным и культурным украшением города.

В настоящее время возведены стены второго основного молельного этажа. Впереди самый сложный и дорогостоящий  этап — монтаж потолка, крыши, двух 29-ти метровых минаретов, четырех мини-минаретов и большого купола.

Обращаемся к мусульманам Сызрани, также ко всем людям доброй воли нашей Самарской области с огромной просьбой оказать посильную помощь в этом богоугодном деле. Ваша помощь особенно ценна будет в этот светлый месяц Рамазан. Пророк Ислама Мухаммед (да благословит Его Аллах и приветствует) говорил: «Тот, кто построит в этом мире байтуллах — дом Божий, тому Всевышний приготовит дворец в раю. А в Рамазан за каждый динар пожертвования вознаградит вас Аллах 70-ти кратным увеличением». 

Многоуважаемые единоверцы! Мечети не бывают сызранскими либо самарскими. Они — дома Аллаха. Независимо от того, где вы проживаете, помогая храмам Божьим, вы помогаете себе. Пророк Ислама Мухаммед (да благословит Его Аллах и приветствует) сказал: «Тот, кто оставит после себя садака-жария (пожертвование в храмы), тому даже после смерти будет идти вознаграждение, пока этот храм будет действовать». Дорогие друзья, давайте оставим после себя нескончаемые вознаграждения!

Отдельно хочу обратиться  к сызранским единоверцам. В Сызрани проживает около 16 тысяч мусульман, которые строят свои отношения с представителями других конфессий на основе взаимопонимания и добрососедства. А какое место мы — мусульмане-татары — занимаем среди других народов? О нас будут судить по нашим делам и по темпу строительства мечети. Слава Аллаху, мусульман в Сызрани много, если каждая семья проснется и окажет помощь, мы очень легко и быстро построим  мечеть, и она откроет врата для всех. Так давайте же, дорогие братья и сестры, воспользуемся милостью нашего Создателя.

Да воздаст Всевышний наш Создатель успехами в этом мире и благами рая в ином мире тем, кто творит добрые дела!

Юридический адрес мечети: 446023 Самарская обл., г.Сызрань, ул. Декабристов, 59.

Наши реквизиты: Поволжский банк ПАО «Сбербанк России» г.Самара. Бик 043601607, к/с 30101810200000000607, р/с 40703810654400000636. Получатель: Местная мусульманская религиозная организация «Сызранская Соборная мечеть». № 6991/0385 ИНН 6325021029.

С уважением и добрыми молитвами имам-мухтасиб Сызранского, Октябрьского и
Шигонского районов, ахун Илгизар-хазрат САГДЕЕВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1991

Один комментарий

  1. Аллаһның рахмятляре яусын!