Изге айда — изге гамәлләр

SAM_0047Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә ифтар мәҗлесе үтте

Раббыбыз Аллаһының безгә булган санап бетергесез нигъмәтләренең берсе – изге Рамазан ае. Рамазан – елына бер генә тапкыр килә торган зур кунак. Рамазан – күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлыктыр. Изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт ул — Рамазан ае.

Көн озын булуга карамастан, изге Рамазан аенда мөселманнар ураза тота. Әлеге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез: «Рамазан аенда ризык арта. Кем бер ураза тотучыга авыз ачтыра, аның бу эше гөнаһлары кичерелүгә, тәне уттан котылуга сәбәп була. Ураза тотучыга уразасы өчен күпме әҗер булса, аңа да шулкадәр савап була. Моның белән ураза тотучының әҗере һич кимемәс», — дип өммәтен юмартлыкка чакырды.

Ә ураза тотучының савабы нинди? Аның савабы хисапсыз, аңа әҗерне Аллаһы Үзе бирә, аның күпме икәнен беркем дә белми. Гомумән, кешеләрне ризык белән сыйлау — ул җәннәт әһелләренең дөньяда яшәгәндә эшләгән күркәм эшләренең берсе булып санала.

21 июндә Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлес социаль үзәктә эшләүчеләрнең садакаларына оештырылды. Чарага Камышлы авылының Иске мәчетеннән Инсаф хәзрәт, гыйбадәт йортына йөрүче картлар һәм Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә ял итүче агайлар чакырылды.

Социаль үзәктә күркәм бер традициягә әйләнгән ифтар мәҗлесләре уздыру дәвам итә. Авыз ачып, ахшам намазын укыганнан соң, мөселманнар мул табын артында, Аллаһының ризалыгын өмет итеп, тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйландылар.

Инсаф хәзрәт үзенең вәгазендә: “Бер табында җыелу — Аллаһының  рәхмәте ул. Ә инде ифтар мәҗлесенә малы белән ярдәм итүче кеше Аллаһы Тәгалә каршында бик тә саваплы кеше булып санала”, — дип искәртеп узды.

Коръән сүрәләре укып, садакаларга дога кылынды. Ахырдан зур рәхмәтләрен белдереп, күңелләрен тагын да иман нуры белән рухландырып, таравих намазына таралыштылар кунакларыбыз.

SAM_0014SAM_0018 SAM_0021 SAM_0024 SAM_0040 SAM_0045 SAM_0047 SAM_0052 SAM_0056 SAM_0057 SAM_0060 SAM_0062Шулай ук фитыр садакасы буларак, Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид булган Элмира Рәхмәтуллинага да күчтәнәчләр тапшырылды. Авыру булуга карамастан, ул ай башыннан ук ураза тотып килә. Уразага кермәгән исән кешеләргә бу бик зур сабак!

SAM_0067 SAM_0069Мәҗлесебезне оештыруда зур ярдәм күрсәткәннәргә — инвалидлар оешмасының җитәкче урынбасары Дәрҗеманова Зөлфиягә, эшмәкәр Хәлимовларга, Бәдгетдинов Әбделвахитка, Фәйрушин Халиткә, Әхметшина Галимә апага олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Раббым, ихласлык, саулык-сәламәтлек белән изге айны уздырып бетерегә насыйп ит, Үз ярдәмеңнән ташлама!

Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА,

Камышлының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе.

samtatnews.ru

Просмотров: 1090

Комментирование запрещено