Әниемә

iӘнием, сине төшемдә күрдем,
Үзең матур, үзең шат идең.
Балачактагы кебек куеныңа кереп,
Сыйпыйсы килде синең киемең.

Әнием, сине төшемдә күрдем,
Җырлый-җырлый су сибә идең.
Сөйләшәсем килде синең белән,
Үпкәләдең әллә, дәшмәдең?
 
Әнием, тагы төшләремә кердең,
Никтер уйчан иде йөзләрең.
Уемнан чыкмый, карый сыман
Мөлдерәмә тулы күзләрең.
 
Әнием, кабат төшләремә керсәң,
Сиңа серләремне сөйләр идем.
Башларымны куеп күкрәгеңә
Дөнья мәшәкатен онытыр идем.
 

Мәрьям СӘГЫЙДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1061

Комментирование запрещено