Бүген — Укытучылар көне!

i3Белем бирә безгә мөгалимнәр,
Аларның бит изге эшләре.
Чәчләренә карлар ява бара,
Күңелләре һаман яшь әле.

Кайвакытта алар алыштыра
Мәктәпләрдә әти-әнине.
Елаганда безне юаталар,
Әйтерсең лә, нәни бәбине.

Без аларга «абый», «апа» дибез,
Бер туганнар кебек яратып.
Аларга бит җылы сүз дә җитә,
Укыталар безне шатланып.

Без барабыз бары алга таба,
Бирешмичә каршы җилләргә.
Укырга да безгә ярдәм итә,
Спорт өйрәтә безне җиңәргә.

Белем тауларына алып менә
Укытучы безне җитәкләп.
Ак бәхетләр теләп калам сезгә,
Бәйрәмегез белән тәбрикләп!

Юлия ГЫЙЛЬМАНОВА, Денис авылы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.
Шенталы районы.

 

Просмотров: 1119

Один комментарий

  1. Бик зур рәхмәт. Бу шигри юллар безнең өчен иң кадерле бүләк.