Муфтий РТ: Интерес Саудовской Аравии к Татарстану после пребывания короля только вырастет / Король Россиягә килгәннән соң Согуд Гарәбстанының безгә кызыксынуы артачак — мөфти

KSF_3597Председатель ДУМ Татарстана Камиль хазрат Самигуллин прокомментировал визит Короля Саудовской Аравии в Россию.

Напомним, Король Саудовской Аравии Сальман Бен Абдель Азиз Аль Сауд прибыл с официальным визитом в Москву. Этот визит в столицу стал первым за всю историю российско-саудовских отношений. Во встрече первых лиц РФ и КСА сегодня примет участие Президент Татарстана Рустам Минниханов.

«Нет ничего удивительного в том, что визит короля в Россию происходит при участии Президента Татарстана. Рустам Минниханов возглавляет группу стратегического видения «Россия – исламский мир», а Татарстан, будучи одним из самых активных российских игроков на международной арене, входит в список лучших регионов по инвестиционному климату и является своеобразным мостом между Россией и странами мусульманского мира», — отметил муфтий республики.

«Думаю, что интерес Королевства Саудовская Аравия к нашей республике после пребывания короля только вырастет. Надеюсь, что взаимодействие ДУМ РТ с этой страной по линии хадж-миссии также выйдет на новый уровень», — подчеркнул Камиль хазрат Самигуллин.

«Татар-информ».

* * *

Бүген төнлә Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдел-Азизо аль-Сауд Мәскәүгә килде.

Аны “Внуково-2” аэропортында Преображение полкының почет каравылы һәм оркестр каршы алды.

Дипломатлар делегациясендә илбашлыгының Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча махсус рәисе, Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов һәм вице-премьер Дмитрий Рогозин бар иде, дип яза “Российская газета”.

Әл Сауд һәм Россия Президенты Владимир Путин бүген, ягъни 5 октябрь көнне очрашачак. Алар нефть базарында хәлләр, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадагы тышкы сәяси вакыйгалар хакында сөйләшер дип көтелә.

Җомга көнне исә король Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашачак. Сөйләшүләрнең төп темасы — инвестиция проектлары, шулай ук, сәүдә, икътисади, сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлек булачак, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Моннан тыш, шул ук көнне Россия- Согуд Гарәбстаны инвестиция форумы уздыру планлаштырыла. Атна дәвамында Мәскәүдә Согуд Гарәбстаны мәдәнияте көннәре узачак.

Король Россиядә булган вакытта бер төркем документлар имзаланыр дип көтелә. Төгәлрәк алганда, Россиянең туры инвестицияләр фонды, Якын Көнчыгыш фондлары һәм Согуд Гарәбстаны фонды белән берлектә, транспорт инфраструктурасы өлкәсендә инвестиция проектларын финанслау шартлары хакында игълан итәчәк.

Энергетика министры Александр Новак хәбәр итүенчә, имзаланачак инвестиция килешүләре өч миллиард АКШ доллларыннан артыкны тәшкил итәчәк.

Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов февраль аенда Согуд Гарәбстанында эш сәфәре белән булып, король белән очрашкан иде. Анда алар шулай ук инвестиция проектлары хакында сөйләште һәм Рөстәм Миңнеханов корольне KazanSummit халыкара форумына чакырган иде.

Россиянең һәм Согуд Гарәбстанының беренче рәсми затлары очрашуында да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков “Татар-информ”га, Согуд Гарәбстаны лидерының Россиягә килүе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның февраль аенда Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдел-Азизо аль-Сауд белән очрашу нәтиҗәсе дип белдерде.

“Согуд Гарәбстаны короле визиты – бу бик зур вакыйга. Россиядән беренче илче Кәрим Хәкимов булган, аның тырышлыгы ярдәмендә 1926 елда СССРны беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны таныган. Әгәр дә 1937 елны Сталин режимы Кәрим Хәкимовны җәзалап үтермәгән булса, бүген без Согуд Гарәбстаны белән дуслар булып эшчәнлек алып барыр идек. Кәрим Хәкимовны җәзалап үтергәнне белгәч, Согуд Гарәбстаны короле СССР белән барлык дипломатик элемтәләрне өзгән. Һәм бу урынны америкалылар алган. Шуннан соң 50 ел дәвамында диярлек дипломатик мөнәсәбәтләр яңармаган”, – дип шәрехләде Камил Исхаков.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да Корольнең Россиягә килүе уңаеннан үз фикерен җиткерде.

“Согуд Гарәбстаны Короленең Россиягә кылынган сәфәре Татарстан Президенты катнашында узуында аптырарлык нәрсә юк. Рөстәм Миңнеханов стратегик күзаллау буенча “Россия – ислам дөньясы» төркемен җитәкли, ә Татарстан, халыкара аренада иң актив Россия уенчыларының берсе буларак, инвестицион климат буенча иң яхшы төбәкләр исемлегенә керә. Шулай ук республика Россия һәм мөселман дөньясы илләре арасында үзенчәлекле күпер булып тора. Минемчә, корольнең илебезгә килүеннән соң, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең безгә карата булган кызыксынуы тагын да артачак. Шулай ук хаҗ эшчәнлеге буенча Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм бу ил арасындагы үзара багланышлар да яңа дәрәҗәгә чыгачак, дип өметләнәм”, — диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

«Татар-информ».

Просмотров: 914

Комментирование запрещено