Төркиядә “Tartarica” тарихи атласы тәкъдим ителде / В Стамбуле презентовали турецкий перевод «Тартарики»

7101Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаиль Хәкимов җитәкчелегендәге татар галимнәре  делегациясе бүген Истанбул каласында Төрек дөньясының муниципалитетлар берлегендә (TDBB) булды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова хәбәр итте. 

“Бүген Истанбулның Долмабахче сәнгать комплексында узган “Тартарика” презентациясендә татар галимнәре катнашты, — ди Лилия Габдрафикова. — Истанбул каласындагы төрек дөньясының муниципалитетлар берлегендә дә булдык. Әлеге берлек 2003 елдан бирле эшли. Монда 28 илдән 1140 әгъза-муниципалитетлар исәптә тора. Берлек эшчәнлегенең бер тармагы дөньякүләм дәрәҗәдә  мәдәни-белем өлкәсендәге проектларны тормышка ашырырга ярдәм итү. Нәкъ менә алар ярдәмендә “Тартарика” төрек теленә тәрҗемә ителде”.
 
Татар галимнәре Берлекнең генераль секретаре, доктор Фәхри Солак белән дә очрашкан. “Тartarica” атласын төрек теленә тәрҗемә итәргә мөмкинлек биргән өчен, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтына Фәхри Солак Төрек дөньясының муниципалитетлар берлеге исеменнән олы рәхмәтен җиткергән. 
 
Белешмә: “Тартарика” тарихи атласына Татарстанның табигый байлыклары, тарихы, мәдәнияте, этнографиясе, икътисады, муниципаль берәмлекләре турында мәгълүматлар тупланган. Монда Евразиянең киң территориясендә төрле тарихи чорларда яшәгән төрки халыклар тарихын яктыртыла. Татар халкының тарихы, этнографиясе, мәдәнияте хакында әтрафлы мәгълүмат бирелә. Идел буе Болгары һәм Алтын Урда халыкларының ислам кабул итүе турында да язылган. Басма үз эченә төбәкнең тарихы һәм географиясе буенча борынгы һәм заманча карталарны, уникаль иллюстрацияләрне үз эченә ала.
* * *

В Стамбуле презентовали турецкий перевод атласа Tartarica — одного из известных научно-издательских проектов Института истории им. Ш. Марджани АН РТ. Ознакомление с коллективным трудом татарстанских ученых состоялось накануне в художественной галерее дворцового комплекса «Долмабахче».

Книгу представлял директор Института истории Рафаэль Хакимов. В мероприятии принимали участие его заместители Радик Салихов, Марат Гибатдинов, главный научный сотрудник отдела историко-культурного наследия Лилия Габдрафикова.

На встрече также присутствовали представители Министерства образования и науки Республики Татарстан, Академии наук РТ, Постоянного представительства Татарстана в Турции. Мероприятие посетили генеральный консул России в Стамбуле Андрей Подъелышев, генконсул Кыргызстана в Стамбуле Эркин Сопоков, представители татарской диаспоры в Турции, ученые, представители международных и местных общественных организаций, рассказала «Реальному времени» Лилия Габдрафикова.

«Презентация стала ключевым мероприятием Дней татарского просвещения в Турции, организованных Союзом муниципалитетов тюркского мира (TDBB) при участии Генерального консульства Республики Турция в Казани, а также Постоянного представительства Татарстана в Турецкой Республике и Министерства образования и науки РТ», — передает собеседник нашей интернет-газеты.

Как сообщают издатели, турецкий перевод атласа Tartarica был подготовлен при финансовой поддержке турецкой компании Kastamonu, при поддержке Союза муниципалитетов тюркского мира. Инициаторами турецкого издания стали генеральный консул Турции в Казани Турхан Дильмач и Рафаэль Хакимов.

Ранее о подготовке «Тартарики» в интервью «Реальному времени» рассказывали Рафаэль Хакимов и Турхан Дильмач.

realnoevremya.ru

Просмотров: 290

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>