Олы гомернең матур бер чоры

"Яктылык" кунаклары - (беренче рәт, сулдан-уңга) Вәсилә һәм сугыш ветераны Шакир ХӘБИБУЛЛИННАР, мәчет картлары Таһир МАМЫШЕВ һәм Әмир ҖАББАРОВ.

«Яктылык» кунаклары — (беренче рәт, сулдан-уңга) Вәсилә һәм сугыш ветераны Шакир ХӘБИБУЛЛИННАР, мәчет картлары Таһир МАМЫШЕВ һәм Әмир ҖАББАРОВ.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә, өлкәбезнең Гали, Денис, Балыклы авылларында Өл­кән­нәр көненә багышланган зур чаралар турында

Өлкәннәр көнен билгеләп үтү — өлкәбездәге иң матур традицияләрнең берсе. Бу көнне әби-бабайларга, олы яшьтәге апа-абыйларга аеруча зур игътибар күрсәтелә. Быел да, гомер көзенә кергән кешеләргә багышлап, өлкәбезнең барлык шәһәр-авылларында бәйрәм чаралары үткәрелде.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә уз­­ды­­рыл­ган чара турында хәбәрче­­без Эльмира Шә­вә­лиева яз­ды.

Бу мәктәптә Өлкәннәр кө­ненә аеруча зур әһәмият би­релә. Быел хәтта 93 яшьлек сугыш ветераны Шакир ага Хәби­­буллинны, мәчеткә йө­рүче хезмәт ветеран­нарын, уку­чыларның әби-­бабаларын котларга дип, мәк­тәпкә Марк Коган җитәк­челе­ген­дәге шәһәр­нең тынлы оркестры да чакырылган иде. Алар башкаруында “Туган тел”, “Яктылык” гимннары, “Таң җыры” дип аталган халык көе аеруча тантаналы яңгырады. Ахырда кунаклар мәктәп аш­ханәсендә уздырылган корбан ашы алдыннан мөфти Талип хәз­рәт Яруллинның вәгазен тың­ла­дылар. Мөфти бала тәр­бияләүдә укытучы, ата-ана, әби-бабай роленә басым ясап сөйләде. “Чөнки алар барысы да укытучылар, — диде ул. — Ана балага үз телебезне өйрәтә, әби белән бабай динне һәм гореф-гадәтләребезне сеңдерә, ә укытучылар гый­лем бирәләр. Шуңа да пәйгам­бәребез олыларны һәм укытучыларны хөрмәт итәргә кушкан, үзе дә шундый үрнәк күрсәткән”.

"Яктылык" кунаклары - (беренче рәт, сулдан-уңга) Вәсилә һәм сугыш ветераны Шакир ХӘБИБУЛЛИННАР, мәчет картлары Таһир МАМЫШЕВ һәм Әмир ҖАББАРОВ.

«Яктылык» кунаклары — (беренче рәт, сулдан-уңга) Вәсилә һәм сугыш ветераны Шакир ХӘБИБУЛЛИННАР, мәчет картлары Таһир МАМЫШЕВ һәм Әмир ҖАББАРОВ.

Корбан мәҗлесе вакытында әбиләр мәктәптә укучы онык­лары турында сөйләшеп утырдылар. 5 сыйныфта укучы Илнур Ибәтуллин, 2 сыйныф укучылары Диләрә Ибәтуллина һәм Илдар Сәлаховның әбисе Әминә Ибәтуллина, 2 сыйныфта укучы Әминә Хәйрованың дәү әбисе Сәрия Гыйльманова, 8 сыйныфта укучы Кәрим Вакказовның әбисе Зәлифия Әсәдуллина да татар мәктәбенә һәрвакыт бик теләп килүләре турында: “Биредә без ту­ганнарча очрашабыз, һәр­беребезнең балалары күз алдыбызда үсә, кемнең нәрсәгә сәләтле булуын белеп торабыз. Безнең мәктәптә тәртип бозучылар юк, чөнки биредә укыту гына түгел, тәрбия бирү эше дә югары дәрәҗәдә куелган. Укытучылар һәм укучылар безгә хөрмәт белән карыйлар, бөтен чараларга чакырып, сыйлап, концертлар күрсәтеп озаталар”, — дип сөйләделәр.

Похвистнево районының Гали авылында Өл­кән­нәр көненә багышланган зур мәҗлес уздырганнар һәм бәйрәм концерты куйганнар, дип хәбәр итә штаттан тыш хәбәрчебез Саи­мә Морзаханова.

Гали авылында Өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес табыны.

Гали авылында Өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес табыны.

Бу көнне авыл Мәдәният йортына килгән һәркемнең күңеле күтәренке, кәефе шәп­тән иде. Халык җыелган арада өлкән яшьтәге авылдашларыбыз бер-берсе белән аралашырга да, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җи­тәкчесе урынбасары Кәүсәр Шәй­хетдинова Казаннан алып кайткан Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазьләре яздырылган диск­ларны тыңларга да өлгер­деләр.

Халыкны бәйрәм белән котлап, чараның рәсми өлешен авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев башлап җибәрде. Җитәкче мәҗлес үткәрүгә ярдәм итүчеләр Радик Сафиуллин, Камил Исхаков, Равил Харисовка, корбан ите бирүче Җәмилә Хәмидуллина гаи­ләсенә, Равил һәм Алсу Са­фиуллиннарга һәм башка га­лилеләргә рәхмәтен белдерде.

Кичәдә авылны күтәрүгә зур өлеш кертүчеләрне дә зурладылар. 42 ел мәктәптә балаларга белеп биреп, быел лаеклы ялга киткән, Гали авылында төрле чаралар оештыруда актив катнашучы Кәүсәр Шәйхетдиновага, озак еллар китапханәдә эшләгән, бүген социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белән җитәкчелек итүче Фәһи­мә Зариповага авыл җирлеге башлыгы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Фәһимә ханым инде берничә ел рәттән авылда “Иң матур йорт хуҗасы” бәйгесен уздыра. Бу чарада ул быелгы җиңүчеләрне билгеләп, Мингани һәм Әминә Сафиуллиннарны, Мөдәррис һәм Гамбәр Гобәйдуллиннарны, Са­­ния Хәмитованы, Әлфия Хали­муллинаны (аңа 85 яшь) һәм Зөлфия Шәрәфетдинованы бү­ләкләде.

Галилеләрне Өлкәннәр кө­не белән котларга район вә­килләре дә килгән иде. Гөл­сем Җәләлетдинова район башлыгы Юрий Рябовның тәб­рикләү сүзләрен җиткереп, бик матур шигырь укып китте.

Тәбрикләүләр тәмамланганнан соң, Коръән хафиз Абдул Вахит Коръән сүрәләре укып, мәҗлесне башлап җи­бәрде. Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Курмаев корбан ашын үткәрүче гаиләләргә, 150 кешелек табын әзерләргә ярдәм итүчеләргә атап, догалар кылды. Сый тулы өстәлләр артында сыйланган арада галилеләр, килгән кунаклар авыл үзешчәннәре әзерләгән бәйрәм концертын да карадылар. Рузыя Йосыпова, Әбелхарис Насыйров, Алия Әхмәтова аларга иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Ә түбәндәге хатны Шенталы рай­онының Денис авылында яшәүче хә­бәрчебез Нурсинә Хә­кимова язып җи­бәргән.

Октябрьнең беренче кө­нендә авыл Мәдәният йортында Өлкән­нәр көненә багышланган мәҗлес үткәрелде.

Авыл мәчете имамы Җәгъфәр хәзрәт Хәлимов Коръән сүрәләре укып, дога кылды, вәгазьләр сөйләде. Авыл җир­леге җитәкчесе Лимуза Бикмөхәммәтова да ветераннарыбызны бәйрәм белән котлап, рәхмәт сүзләре, авылның бүгенге яшәеше һәм киләчәге турында уй-фикерләре белән уртаклашты.

Аннан сәхнәдән Өлкәннәр көне хөрмәтенә концерт күрсәтелде. Тәкъ­зимә Хисмәтуллина гармунында үзе уйнаган көйләргә кушылып, элеккеге, сирәк яңгырый торган җырларны башкарды. Азат Ханнанов, Әнисә Нуретдинова, Ләйлә Хәбированың җырлавы да күңелгә ятышлы иде. Кем генә җырламасын, шигырь сөйләмәсен, тамашачы барсын да көчле алкышлар белән каршылады.

Өлкәннәр көненә багышланган бу күркәм бәйрәм мул итеп хәзерләнгән табын артында дәвам итте. Гомер көзенә керү бераз моңсу булса да, өлкәннәр югалып калмадылар, үзләре язган шигырьләрен укыдылар, үзара рәхәтләнеп аралаштылар.

Кабатланмас һәр дәвернең үз чоры, үз җае бар бит. Шатлыкка, бүгенге көндә авылыбызда намаз укып, дога кылып яшәүче, яшьләргә үрнәк булырлык өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз байтак. Алар белән шундый очрашулар киләчәктә дә дәвам итсен иде.

Денис авылындагы концертта катнашкан бер төркем үзешчәннәр.

Денис авылындагы концертта катнашкан бер төркем үзешчәннәр.

Камышлы районында да Өл­кәннәр көненә карата мәдәни чаралар узды­рылуы турында Ба­лыклы авылының Мәдәният йор­ты хезмәткәре Линар Абсат­таров хәбәр итә.

Мәдәният йортында бәй­рәм чарасы уздырылганда кояш җиргә соңгы җылы нурларын сибеп, бәйрәмгә баручыларга юл күрсәтеп барды сыман. Фойеда авылдашларны сый-хөрмәт белән тулы өстәлләр көтеп тора, бәйрәмчә музыка яңгырый иде. Балык­лы мәктәбе укучылары – шул залда утыручы әби-бабайларның сөекле оныклары, аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, моңлы җырлар бүләк иттеләр.

Балыклы авылы имамы Ринат хәзрәт Хәлимов, Балыклы җирлеге башлыгы Рәсил Йосыпов, “Шәфкатьлелек” социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Резедә Шәрәфетдинова, Балыклы мәк­тәбе директоры Тәүхилә Абсаттарова, ветераннар оешмасы рәисе Раил Ва­хитов, районыбызның Мактаулы граҗданины Хәбибулла Нигъмәтуллин олыларга тәбрикләү сүзләре белән мө­рәҗәгать иттеләр. Ә олылар исеменнән Венера ханым Йосыпова чыгыш ясап, лаек­лы ялда булган кешеләрнең берсен дә онытмыйча, шундый матур бәйрәм оештырулары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1094

Комментирование запрещено