Радик Юльякшин: Мәктәптә укытылмаса, яшьләр туган телне ничек саклый алсын? / Радик Юльякшин: «Если татарский не будут преподавать в школе, как молодежь сохранит родной язык?»

11-38Татарстанда — татар, Башкортстанда — башкорт теле мәктәптә укытылырга тиеш, өйдә сөйләшеп кенә туган телне саклап булмый. Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы популяр җырчы Радик Юльякшин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

«Беренчедән, әлеге заманда, күп яшьләр үз телләреннән оялалар, хәтта компания белән йөргәндә дә гел дә русча сөйләшәләр. Минем уйлавымча, телдән оялырга кирәкми», — диде ул. Җырчы җыр ярдәмендә туган телне популярлаштырырга, яшьләрнең туган телдән оялуына чик куярга була дип саный. Бу юнәлештә уңышлары да бар, диде ул. «Аллага шөкер, хәзерге вакытта бик күп әти-әниләр сәхнәгә менеп: “Радик, рәхмәт җырларың өчен, минем балам сезнең җырларны тыңлап телне өйрәнә башлады”, — диләр, аңламаган сүзләрне әти-әниләреннән сорыйлар. Әти-әниләрнең сәхнәгә менеп шулай әйткәч, күңелгә шул хәтле рәхәт була, чөнки безнең өчен яшьләрнең туган телне өйрәнүе һәм телдән оялмавы бик мөһим», — диде ул. 

Радик Юльякшин мәктәптә туган телендә укуын билгеләп үтте. «Хәзер мәктәпләрдән туган тел дәресләрен алырга, диләр. Минем уйлавымча, алай кирәкмидер. Татарстанда — татар теле, Башкортстанда башкорт теле мәктәптә укытылырга тиеш. Ул дәресләр булмаса, яшьләр ничек телне саклый? Өйдә генә сөйләшеп булмый», — диде ул.

«Татар-информ».

* * *

В Татарстане – татарский, а в Башкортостане – башкирский языки должны преподаваться в школах. Невозможно сохранить родной язык, разговаривая на нем лишь дома, в семье. Популярный певец Радик Юльякшин, выступающий под псевдонимом Элвин Грей, заявил об этом в разговоре с корреспондентом ИА «Татар-информ».

«Сегодня большая часть молодежи стесняется своего языка, даже в своей компании все время говорят на русском. Мне кажется, не надо стесняться языка», – сказал он. Артист уверен, что с помощью песен можно популяризировать язык и поспособствовать тому, чтобы молодежь перестала стесняться родного языка. По его мнению, в этом направлении у него уже есть кое-какие успехи.

«Слава Аллаху, сейчас уже много случаев, когда родители, поднявшись ко мне на сцену, благодарят меня за то, что их ребенок, слушая мои песни, начал изучать татарский язык. Слова песен хотят понять, незнакомые слова спрашивают у родителей. Мне очень приятно слышать такие признания со сцены, потому что для нас очень важно, чтобы молодежь изучала язык и не стеснялась своего языка», – подчеркнул он.

Юльякшин заметил также, что в школе он учился на родном языке. «Сейчас говорят, что в школе надо упразднить уроки родного языка. Мне кажется, делать этого не надо. В Татарстане – татарский, в Башкортостане – башкирский должны преподаваться в школах. Если не будет этих уроков, как же молодежь сможет сохранить язык? Невозможно это сделать, лишь используя язык дома, в семье», – считает певец. 

«Татар-информ».

Просмотров: 373

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>