Каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров исемендәге бүләк тагын үзенең иясен тапты
Самараның Пушкин исемендәге Тимерюлчылар мәдәният сараенда быел егерменче тапкыр “Вөҗданлылык” (“Благородство”) губерна иҗтимагый акциясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды. Өлкә мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм иҗади берлекләре ассоциациясе тарафыннан оештырылучы, тирә яктагыларның кайгысын аңлый белгән кыю һәм тәвәккәл кешеләргә багышланган бу проектның лауреатлары итеп шушы егерме елда 600дән артык исем аталды. Оештыручыларның белдерүенчә, 2017 елда гына да оештыру комитетына тугыз шәһәрдән һәм егерме биш авыл-районнардан 375 гариза алынган. Шулардан 11 номинация буенча 39 лауреат сайланган. Акциянең колачлыгын аңлау, күрү өчен шул номинацияләрнең исемлеген атау да җитә – “Кайгырту һәм рәхимлек”, “Ветераннар”, “Волонтер”, Синельников исемендәге “Погонлы кешеләр”, “Уллыкка-кызлыкка алу”, “Мәдәнияткә ярдәм күрсәтү”, “Меценат”, “Хәтер”, Гакыйль Сәгыйров исемендәге “Кыенлыкларны җиңү” (“Преодоление”, “Коткару”, “Донор”). Читать полностью