Кешеләргә шатлык өләшәбез

Сайфиев

Данияр Сәйфиев.

10 мартта Самараның “Заря” клубында “Самара татарлары” журналының биш еллыгы үткәрелә. Шул уңайдан “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира ШӘВӘЛИЕВА журналны бар итүче меценат, өлкә татар “Туган тел” оешмасы президенты, икътисади фәннәр докторы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВ һәм басманың баш мөхәррире, журналист, социология һәм милләтара мөнәсәбәтләр белгече Данияр Ирек улы СӘЙФИЕВ белән әңгәмә корды.

- “Самара татарлары” Рос­сия регионнарында басы­лып чыгучы бердәнбер төсле, калын татар басмасымы ул?

Данияр Сәйфиев:

- Хәтерләвемчә, без 2012 ел ахырында аның өчен материаллар туплый башладык. Ә типо­графиядән унөченче ел ба­шында алып кайттык. Шулай итеп, журналыбыз январь ур­та­ла­рында туды, дип әйтергә була.

Башта без Россия регионнарында татар телендә басылып чыгучы бердәнбер журнал сыйфатында йөрдек. Ике — өч елдан соң Нижгарда да “Нижгар татарлары” дип аталган журнал дөнья күрде. Узышу дип кабул итә күрмәгез, ләкин без бу юнәлештә беренче булуыбыз белән горурланабыз.

Әле шуны да билгеләп үтәсем килә: без, беренче номерыннан башлап, “Самар татарлары”н татар оешмалары булган бөтен регионнарга да җибәреп торабыз. Бу санда Россия, СНГ һәм якын чит илләр генә түгел, шулай ук Төркиянең татар оешмалары да, Америка Кушма Штатларының Милли китапханәсе дә бар.

- Журнал бастырып чыгару идеясе ничек барлыкка килде?

Данияр Сәйфиев:

- Башта идея туды, аннары аны тормышка ашыру мөмкинлеге табылды, дип әйтергә була. 2010-2011 елларда мин әле Ильяс Гомәр улы Шәкүров белән таныш түгел, милләтара телевидение каналы булдыру идеясе белән янып яши идем. Бу турыда өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультанты булып эшләүче Надежда Осипова белән киңәшеп карадым. Ул мине Ильяс Гомәр улына җибәрде. Ильяс әфәнде дә FM дулкынында татар радиосы ачып җибәрү турында хыяллана икән. Нәтиҗәдә, телевидение дә, радио да булмады, ә менә шундый матур журнал килеп чыкты.

- Эшче кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

Данияр Сәйфиев:

- Биш ел элек Самара өлкәсендә өч татар газетасы чыгып килә иде. Дүртенчегә журнал чыгара башлау аларга конкурент булу булмасмы, дигән фикерләр ишетелде. Ә нәтиҗәдә татар газеталары корреспондентлары, авыл-шәһәрләребездә яшәүче авторлар безнең журналга да матур-матур мәкаләләр яза башладылар. Газета форматы журнал форматыннан аерыла бит ул. Әлбәттә, үз журналистларыбыз булуын да теләр идек. Ләкин монда уйланырга урын бар — Самара өлкәсе татар телен камил белүче журналистларга кытлык кичерә.

фото Шакуров

Ильяс Шакүров.

Ильяс Шакүров:

- Без Данияр белән танышкач, аның журнал чыгару турындагы идеясен мин башта хуплап бетермәдем. Ә Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена әзерләнгәндә, фикер алышу мәйданчыгы булмавын күреп, андый басма кирәклегенә инандым һәм инде корылтай узуга ук съезд материаллары куелган журналыбыз дөнья күрде.

- Журнал сез уйлаганча барып чыгамы, әллә аны ничектер яхшыртырга кирәк, дигән уегыз бармы?

Данияр Сәйфиев:

- Һәр яктан камил дип әйтеп булмый, әлбәттә. Чөнки аны яхшырак, инфор­мациягә, очерк­ларга, аналитик статьяларга байрак итәсе, яңа рубрикалар булдырасы килә. Ә шулай да, тулаем алганда, мин канәгать.

- Безнең өлкәдә шагыйрьләр дә, язучылар да байтак бит. Халык белән элемтә бармы, борчулары, шатлыклары бе­лән уртаклашучы гади ха­лык сезгә хатлар язамы? Язса­лар, аларга урын бирәсезме?

Ильяс Шәкүров:

- Журнал биш ел дәверендә гел үзгәреп торды. Ошамаганы — төшереп калдырылды, яхшы дип табылган рубрикалар дәвамлы булды. Дөресен әйткәндә, безнең журнал тез өстендә эшләнә, дияргә була. Аның редакциясе дә, компьютерлары да юк. Сәйфиев әфәнде дә төп эше, гаиләсе, ике баласы, иҗтимагый тормыш һәм шушы журнал арасында ярыла. Бөтен яктан да камил булган басма булдыру өчен махсус редакция, даими эшләүче журналистлар төркеме булырга тиеш. Моңардан башка укучылар белән элемтә тоту да, бөтен кешене дә канәгатьләндерерлек журнал чыгару да бик кыен.

Данияр Сәйфиев:

- Без беркайчан да, беркемне дә җавапсыз калдырганыбыз юк. Мәкаләләр, язмалар җибәрүче бар икән, тик шатланабыз гына. Кызганычка, халык журналга түгел, газеталарга да элеккеге кебек капчык-капчык хат язмый. Аның каравы, сирәк килгән хатлар кадерлерәк булып күренә.

Әле бит “Самар татарлары” дип аталган сайтыбыз да бар. Кемнең теләге бар — фикерләрен шунда язып эл­гәлиләр. Шулар буенча без укучыларыбызның фикерен белеп торабыз. Мондый элемтә тизрәк тә, уңайрак та.

- Әйе, журналда һәм төрле татар газеталарында чыккан мәкаләләр сайтка да куелып бара. Халыкны бушлай информация белән аздырып, матбугат чараларына язылу культурасын югалтабыз дигән фикер туа. Журналист эшенең үзкыйммәте төшә түгелме? Язучы илһам белән генә тукланып тора алмый, аңарга да нәрсәдер ашарга кирәк бит?

Ильяс Шәкүров:

- Һәр кеше үзе турында басылып чыккан мәкаләне тарих өчен балаларына калдырырга телидер. Ә компьютер нәрсә ул? Виртуаль дөнья — бүген бар, иртәгә инде юкка чыккан. Безнеке кебек матур журналны башка регионнарга, Татарстанга барганда, өлкәбездә төрле чаралар уздырылганда бүләккә бирергә дә күңелле. Матур да, истәлекле дә. Шунысы гаҗәп — башка регионнардагы татарлар да журналны кулдан тартып алалар, тагын берне генә бирмәссезме дип, сорап киләләр. Ә менә сатып алырга тәкъдим итсәң, алырга теләмиләр. Әллә кирәксенмиләр, әллә акча жәллиләр. Кайвакыт татарларда китап, журнал, матур әдәбият уку культурасы түбән дәрәҗәдә микәнни, дип уйлап куям. Дөрес, һәр әйбернең үз бәясе булырга тиеш. Яхшы журналистика — интеллектуаль хезмәт бит ул.

- Ильяс Гомәрович, әгәр мөмкин булса, шәһәребездәге татар тормышын ничек үзгәртер идегез?

Ильяс Шәкүров:

- Минемчә, Халыклар дуслыгы йорты бик яхшы урын. Ләкин татарның үз өе булса, безгә тагын да уңайрак булыр иде. Мәсәлән, редакцияләребез, мил­ли оешмаларыбыз, кибет­ләребез өчен үз йортыбызны ачып җибәрсәк, бик шәп булыр иде. Без Данияр белән шундый проект та эшләп чыгарган идек. Кызганычка, ул бик кыйммәткә төшә.

Данияр Сәйфиев:

- Максатлы юнәлеш дигән төшенчә бар бит дөньяда. Шул ук кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен, татар мәктәпләрендә укучы сәләтле балаларны Казан университетына укырга җибәрсәк, бик яхшы булыр иде. Дөрес, аларны Самарага кире кайтару өчен яхшы хезмәт хакы тәкъдим итәргә кирәк булачак. Тик без моңа әзер түгел.

Биш ел элек без Самарадагы татар басмаларын кор­порациягә берләштерү идеясе белән кабынып киткән идек. Күңелемнең бер почмагында бу өмет пыскып ята әле. Бәлки, берләшсәк, күп проблемаларыбызны хәл итәргә мөмкин булыр иде.

- Киләчәктә “Самар та­тарлары” журналын нинди итеп күрәсез?

Данияр Сәйфиев:

- Хәзерге концепциясеннән ерак китмәс идем мин. Бераз төрләндерсәк кенә. Ә моның өчен авторларның күп булуы таләп ителә. Кызганычка, әлегә андый ресурсларыбыз юк.

- Газета һәм журналларга язылучылар санын күбәйтү мәсьәләсенә кайтыйк әле. Бәлки төрле хәвеф-хәтәр, ар­тистлар тормышыннан ямь­сез вакыйгалар ту­рында язып, укучыларны кызык­сын­ды­рырга кирәктер?

Данияр Сәйфиев:

- Юк инде. Бу басмабызның дәрәҗәсен төшерү, йөзен югалту булыр. Безгә мондый дан кирәкми. Саллы, әдәпле, тормышның яхшы якларын күрсәтүче, позитив журнал буларак башлаганбыз икән, шулай барсын да.

- Ильяс әфәнде, беркемгә дә сер түгел, журналны сез үзегезнең акчага бастырасыз. Моңа өч ай саен 300 — 500 мең сум акча сарыф итәсез. Керем китерә торган “Ипо­зембанк”ыгыз да күптән юкка чыкты бит инде. Киләчәктә журналны шулай даими рәвештә чыгарып торырга мөмкинлегегез булыр микән?

- Журнал киләчәктә дә халкыбызны шатландырып торсын дисәк, аны, һичшиксез, сәүдә тәртәсенә кертергә кирәк булачак. Моның өчен журналның редакторына ныклап реклама белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Беренче бишьеллыгыбызны да без реклама бирүчеләр эзләп үткәрергә тиеш идек. Бөтен акчаны дип әйтмим, яртысын гына булса да, эшләп алырга тиеш идек. Калганы журнал сатудан керергә тиеш. Башка журналлар нәкъ шулай эшлиләр, ә без, татарлар, никтер һаман бушлай журналлар таратабыз, бушлай концертлар оештырабыз, кешеләрне бушлай ашатабыз. Сатып алынган әйбернең генә кадере була, диләр.

- Ә әлегә һәр тираждан ничә журнал сатыла?

- Егерме — утыздыр. Бәлки тагын биш ел ныклап эшләсәк, журнал үз-үзен акларлык дәрәҗәгә җитәр.

- Алай, журналны тук­татмаска дисез инде?

Ильяс Шәкүров:

- Милләттәшләребез күңе­ленә милләт орлыклары салу, шатлык өләшү бик күңелле эш икән ул. Хәлебездән килгән хәт­ле тырышырбыз, дип уйлыйм.

- Сезнең шулкадәр милли җанлы кешеләр булуыгызга сок­ланып, эшегездә уңышлар теләп калам.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1821

Комментирование запрещено