10 мартта Самарның “Заря” Мәдәният йортында «Самар татарлары» журналының 5 яшьлек тәүге юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Бәйрәм программасында җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Венера Ганиева, Рөстәм Асаев, Сорнай фольклор ансамбле чыгышлар ясадылар, басманың авторлары һәм техник хезмәткәрләре бүләкләнделәр, төрле күргәзмәләр, фойеда күмәк биюләр үткәрелде.
“Самар татарлары” күпбитле журналының беренче саны 2013 ел башында «ИПОЗЕМбанк» финанс ярдәме белән чыга. Ул Россиядә, БДБ илләрендә татар оешмалары булган барлык төбәкләргә таратыла. Анда материалларны, нигездә, өлкәдәге татар газеталары журналистлары яза.
“Самар татарлары” журналы өлкәнең “Туган тел” оешмасы президенты, икътисад фәннәре докторы, эшмәкәр, меценат Ильяс Шәкүров һәм басманың баш мөхәррире Данияр Сәйфиев тырышлыгы белән нәшер ителә. Заманында аларның һәркайсы Самарда йә телеканал, йә татар радиосы ачу идеясе белән янган. Нәтиҗәдә, журнал оештырырга карар кылына. Хәзерге вакытка аның 18 саны чыкты.
Фойеда рәссам Азат Камил улы Надировның иҗат җимешләре, Камышлыдан килгән Гамилә Сәгыйть кызы Вәлитованың кул эшләре күргәзмәләре, эшкуар Мәүлет һәм Римма Низамовларның талкыш-каләвә һәм чәкчәкләре урнашкан иде, бер читтә “Бердәмлек” газетасына язылу барды һәм «Самар татарлары» журналлары сатылды.
Журналны юбилее белән котларга бик күп халык җыелган, тамашачылар залы шыгрым тулы иде. Мөхтәрәм кунаклар бәйрәм сәхнәсеннән чыгышлар ясадылар, һәммәсе дә басманың озын гомерле булуын теләделәр. Журналның хезмәткәрләре өлкә һәм шәһәр хакимиятләренең, Үзәк һәм Региональ Диния нәзарәтләренең, Бөтендөнья татар конгрессының, «Татмедиа» ААҖ матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгының, Камышлы районы хакимиятенең бүләкләренә лаек булдылар.
Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин тәбрикләү сүзләреннән соң «Самар татарлары» журналын гамәлгә куючы, матди ярдәмче Ильяс әфәнде Шәкүровка, басманың баш мөхәррире Данияр әфәнде Сәйфиевка һәм фотохәбәрче Әнәс әфәнде Мингалиевка “Аль-Игтисам” (“Туплану”) истәлекле медальләрен тапшырды. Бүләкләү кәгазьләрендә: “Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Президиумы карары нигезендә дингә һәм Ватанга күпьеллык тырыш хезмәте, җәмгыятьне рухи һәм әхлакый торгызуга керткән зур өлеше, борынгы бабаларыбызның тарихи һәм рухи мирасын саклавы, Россиянең традицион конфессияләренең дәвамчылары арасында тынычлык, бердәмлек һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуы өчен”, — дип язылган.
Өлкә губернаторы администрациясе җитәкчесе Дмитрий Холин өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаровның котлауларын, шәһәр администрациясендә административ реформа департаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр һәм журнал хезмәткәрләренә губернаторның, шәһәр башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Самара Губерна Думасы рәисе Виктор Федор улы Сазонов та үзенең җылы тәбрикләүләрен җиткерде һәм басма хезмәткәрләрен бүләкләде.
Күпсанлы котлау хатлары һәм телеграммалары да алынган. Шуларның берсе Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевтан иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Булат Хәким улы Ибраһимов тарафыннан Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиевның тәбрикләү сүзләре дә укылды. Шулай ук «Прогресс-В» компанияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Гатович Мөхәммәтшин, Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина, Самар шәһәренең «Яктылык» мәктәбе мөдире Радик Рифкать улы Газизов, Шенталы районы Денис авылы мәктәбе мөдире Рәфыйк Әбрар улы Минһаҗев һәм башка мәртәбәле кунаклар бик матур чыгышлар ясадылар. Бу көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче җирле шагыйребез — Денис авылыннан килгән Рөстәм Әнәс улы Нуртдинов та журналыбызның юбилеена бик эчтәлекле шигырен бүләк итте.
Кичә барышында үткән елны вакытсыз арабыздан китеп барган ихлас күңелле милләтпәрвәрләрне — Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районының «Туган тел» татар оешмасы рәисе, Гали авылындагы «Хәләл» ширкәтенең генераль директоры Расих Мөҗәһит улы Латыповны, эшкуар, юрист, җәмәгать эшлеклесе, «Евразия автовокзаллар корпорациясе» директорлар советы рәисе Фәния Фәйзулла кызы Хәкимованы, Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең элеккеге рәисе, эшмәкәр, «Стройград» финанс-төзелеш компаниясенең генераль директоры Рәшит Равил улы Нурмөхәммәтовны искә алдылар. Мөфтиебез Талиб хәзрәт Яруллин мәрхүмнәр рухына сүрә укып, барлык халык бергәләп дога кылды.
Россиянең атказанган,
Чара татарның рәсми булмаган гимны «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Аны барысы да аягүрә басып җырлады.
Безнең сайтта әлеге бәйрәм турында башка мәкаләләр һәм фоторепортажлар да урын алыр.
Үз хәбәрчебез фотосурәтләре.
* * *
Если выходит в свет очередной номер журнала «Самарские татары» («Самар татарлары») — значит, читателей ждут новые встречи с замечательными людьми – врачами, строителями, учителями, сельскими тружениками. 5 лет подряд, интересно и честно, журнал рассказывает о ярких событиях из жизни татарской общественности, национальных традициях и современности, поднимает проблемы сохранения и развития татарского языка и татарского образования.
Ильяс Шакуров, президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык»), учредитель журнала «Самар татарлары»:
- Созданию журнала способствовала моя мама, ныне покойная, она была учителем татарского языка и литературы в селе Теплый Стан, и она всю жизнь болела за татарский язык. Она даже говорила, что «придет время, сынок, и детей твоих будут спрашивать — знают ли они татарский язык или нет, и если они знать не будут, им придется худо…».
Первый номер «Самар татарлары» при финансовой поддержке НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» вышел в свет в 2013 году. Как и мечтали создатели, проект оказался очень востребованным, и редакционному коллективу из 13 человек сегодня удается следовать печатным и журналистским традициям, заложенным представителями самарской татарской интеллигенции еще в 19 веке, когда в нашей губернии выходил известный журнал на татарском языке «Иктисадъ» (Экономика).
Сегодня напечатано уже 19 номеров журнала «Самар татарлары» общим тиражом почти 50 тысяч экземпляров. Это красочное, содержательное издание пользуется большей популярностью у жителей Самарской области.
Данияр Сайфиев, главред журнала «Самар татарлары» вспоминает:
- Начинали делать журнал буквально на коленках. Ждал, когда у меня освободится мой дизайнер, верстальщик от основной работы — вечером, даже ночью, мы с ним сидели и верстали этот журнал… Изначально мы взяли высокую планку – журнал должен быть интересен любой возрастной аудитории, нам удалось соединить в одном журнале русский и татарский языки. И теперь мы, наверное, единственное издание в Самарской области, которое может себе позволить печатать очерки о людях на 3-4 и более полос».
Михаил Федоров, кандидат философских наук, доцент кафедры социологии и политологии Самарского университета:
- Создатели журнала продолжили лучшие традиции интеллектуальной элиты самарских татар, которые пришли к нам еще из 19 века, когда в Самаре издавался замечательный экономический журнал, когда татарская община была очень сплоченной и помогала людям узнать Самару такой, какая она есть.
Праздник, посвященный 5-летию со дня выхода в свет первого номера журнала «Самарские татары» («Самар татарлары») получился ярким и насыщенным. Поздравления принимали учредитель издания, президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») Ильяс Шакуров, весь творческий коллектив журнала во главе с редактором Данияром Сайфиевым.
Праздничный концерт украсили выступления гостей из Казани – Венеры Ганеевой, Рустама Асаева, фольклорного ансамбля «Сорнай». В малом зале ДК «Заря» была представлена авторская выставка Гамили Валитовой, демонстрирующая старинные виды декоративно-прикладного искусства. Очаровательные цветы, вышитые мастерицей, напоминали о весне и добавляли торжеству яркую изюминку.
КОНТЕКСТ:
«Самар татарлары» журналы 5 еллык юбилеен бәйрәм итте (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
* * *
«Самар татарлары» журналы коллективына!
* * *
В сети появилось ВИДЕО, посвященное 5-летию журнала «Самар татарлары»
* * *
«Самар татарлары» журналының 5 еллык юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе узды (2НЧЕ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1956