Әй бәрәңге, бәрәңге,
Кодрәтле син, бәрәңге.
Ачлык елларда үтерми
Алып калдың, бәрәңге.
Учак яккан зур казанда
Пешә идең, бәрәңге.
Олы калай табакларга
Төшә идең, бәрәңге.
Пешеп җиткәнеңне синең
Алты-җиде җан көтә.
Пешеп җитүең дә була,
Табак төбе ялт итә.
Хәзер инде картаябыз,
Аз ашыйбыз бәрәңге.
Тик шулай да ике-өчне
Тансыкка дип, элеккечә
Ярып пешерәм әле.
Инде үткән яшь чакларны
Искә төшерәм әле.
Кемгә һәйкәл куярга дип,
Аптырашып йөрмәгез.
Бәрәңгегә һәйкәл кирәк,
Берүк оныта күрмәгез!
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.
Просмотров: 1779