90 яшен тутырып килүче Мәгъзүмә ӘХМӘДУЛЛИНА: “Уф, Алла!” арбасын күп тарттым…

image

Мәгъзүмә Нурсафа кызы ӘХМӘДУЛЛИНА.

Камышлыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Мәгъзүмә Нурсафа кызы ӘХМӘДУЛЛИНА матур-матур шигырьләр иҗат итә.

Мәгъзүмә Нурсафа кызы Әхмәдуллина 1928 елның 7 сентябрендә Камышлы авылының ишле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып туа.  Анардан соң әле тагын ике бала дөньяга аваз сала. Шундый күпбалалы гаиләдә ничек тормыш барганын язып тормасам да буладыр инде, барсы да аңлый дип уйлыйм…

8 яшендә кыз укырга керә, 6 сыйныфка кадәр яхшы билгеләргә генә укый. 7 сыйныфка барырга 3 көн калгач, 1943 елны, аны мәҗбүриләп  Куйбышев шәһәренә ФЗОга алып китәләр.

Сугыш вакыты… Анда штукатур-маляр эшенә өйрәнә һәм сугыш очкычларына (самолетларына) моторлар ясый торган 24нче заводның эчен сылый. Сугыш туктаган көнне ул анда каршылый.

Аннан соң Мәгъзүмәне районга күчерәләр, ә 1946нчы елны ул торф әзерләү эшләренә китә. 1949 елдан 1983 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, шифаханәдә (регистратура бүлегендә, дизинфектор булып, операция бүлегендә санитарка булып, кастелянша булып) эшли.

1951 елда Кызыл Армия сафларында 5 ел хезмәт итеп кайткан сугыш ветераны Сәгыйдуллага тормышка чыга. Ике ел бик матур гына яшиләр, шатлыклары булып уллары Рәис туа, ул бүгенге көндә Казан каласында яши. 1953 елда тормыш иптәше бик каты авырып китә, 1969 елга кадәр Куйбышев һәм Мәскәү шәһәрләренең шифаханәләрендә  дәвалана. Экзема чире белән җафалана ул. Гаилә башлыгы авыру булуына карамастан, 1961 елны тагын бер уллары Раил дөньяга килә.

…Тормыш тагын да катлаулана. Мәгъзүмә апага олы яшьтәге әнкәсен, ике баласын, чирле тормыш иптәшен карарга туры килә.

- Берүзем “Уф, Алла!” арбасын күп тарттым… Сагидулламның экземадан тәне гел юеш булды, аннан бронхит чире барлыкка килде, ул астмага әйләнде. Шулай итеп мин аны 58 ел буена дәваладым. 2009 елны, 83 яшендә, бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын иде, — дип искә ала ул.

- Бүгенге көндә үзем генә яшим. Балаларым килеп, хәлемне белеп торалар. Аллаһының ярдәменә мең шөкер кылам. Олы яшьтәге кешеләрне карарга соцхезмәткәрләр җибәрүләре өчен мин хөкүмәтебезгә бик тә рәхмәтле. Мине Асия Айтугановна Елеуова карый, пешерә-ашата, юа-җыя. Ул бик ачык, ягымлы, ярдәмле кеше. Миңа дөнья хәлләрен, яңалыкларны сөйләп тора. Гомеремнең ахырына кадәр мине карасын иде, Ходаем насыйп итеп, — ди әбекәй.

Мәгъзүмә Нурсафа кызы матур-матур шигырьләр дә иҗат итә. Аларны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез:

Йә, Раббым, җәннәтеңне насып итсәң иде

Бакчаларда гөлгә кунып
Төннәр буе сайрый сандугач.
Нигә сайрамасын икән ул,
Алларында матур гөл булгач?

Миндә җырлар идем әле
Алларымда шундый гөл булса.
Тормыш гөлем һәрвакыт
Шулай чәчкәсен атып торса.

Юк шул инде, хәзер атмас,
Бик күп вакытлар үткән.
Миңа хәзер бакыйлыкка
Китәргә вакыт җиткән.

Аллакаем, җаннарымны
Җинел генә алсаң иде.
Анда баргач та хәлләремне
Мөбарәк кылсаң иде.

И, дусларым-туганнарым,
Шунда барасылар бар әле.
Анда барып сорауларга
Җавап табасылар бар әле.

Сорауларга җинел җавап бирергә
Сорыйк Ходайдан без дә.
«Йә, Раббым, җәннәтеңне насып итсәң иде», -
Дип барыбыз бергә-бергә.

90 яшькә килеп җиткәнмен

Ә гомерләр узып киткән,
Сизмәдем дә үткәнен.
Әгәр исәпләсәң, исең китәр:
90 яшькә килеп җиткәнмен.

Яшем дә зур, күп яшәдем,
Бәлки, бакыйлыкка китәрмен.
Белеп булмый, исән булсам,
Ходай гомер бирсә,
Әле йөз яшькә дә барып җитәрмен!

Аллаһы сакласын, насыйп итмәсен
Йөзгә кадәр яшәргә дөньяда.
Кадерлерәк чакта хәерледер
Китеп баруың якты дөньядан.

Үләрмен дә, мине онытырлар, дип
Юкка гына йөрәгем янасың.
Онытмаслар, янма, йөрәккәем,
Кош та онытмый газиз баласын.

Сәхрәләргә чыксам, ялгыз чыкмыйм,
Зөхрә йолдыз — минем юлдашым.
Тагын ниләр генә күрер икән
Минем ялгыз, газиз бу башым?..

 

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА әзерләде.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Пенсияне ала да ул, тагын бирә балага…

Просмотров: 1696

Комментирование запрещено