Авыллар эшмәкәрләргә таяна

Равиль

Камышлы районының “Галиев Р.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Галиев.

Март башында Татарстанда җиденче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Бөтендөнья та­тар конгрессы оештырган бу чарада Россиянең 41 тө­бә­­геннән 700ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер ху­җалыклары җитәкчеләре кат­нашты. Һәрвакыттагыча, Са­мара өлкәсеннән дә зур деле­гация барган иде.

- Съездның программасы тыгыз һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Беренче көнне “Шәхси хуҗалыклар”, “Гаилә фермалары”, “Крестьян-фер­мер хуҗалыклары”, “Умартачылык”, “Әзер продукцияне эшкәртү һәм сату» юнә­­лешләре буенча дискуссион мәйданчыкларда фикер алышулар узды. Соңгы көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комп­лексында үткәрелгән пле­нар утырышта сүз татар авылларының со­циаль-икътисади һәм мә­дәни үсеше турында барды. Мо­ның өчен крестьян-фермер ху­җа­лык­лары һәм эшкәртү пред­прия­­ти­еләре булдыру, хез­мәт ресурсларыннан һәм квалификация­ле белгечләрдән оптималь рә­вештә файдалану, матди имин­лекне ныгыту мөһим, ди­гән фикерләр яңгырады.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. “Бүген чыгыш ясаучыларның күбесе милләт, тел, авылларны саклау проблемаларын күтәрә. Барыбызны да бу мәсьәлә борчый. Авыл, әлбәттә, милләтнең нигезе булып тора. Аны сак­лап кала алсак, киләчәгебез бар дигән сүз. Ләкин, җитәкче генә барысын да хәл итә алмый, эшмәкәрләр дә бу эштә ярдәм күрсәтергә тиеш”, — дип пленар утырышка йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов”, — дип сөйләде Самара өлкәсе делегатларын Казанга алып бару эшен үз өстенә алган региональ “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый оеш­масының пресса хезмәткәре Винер Нур­мө­хәмитов.

Камышлы районының “Галиев Р.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Галиев бу җыенда үзе өчен күп файдалы тәҗрибә туплаган. Мә­сәлән, Әлки районының Татар Әхмәте авылында яшәүче Фә­нис Бакировның крестьян-фер­мер хуҗалыгы эшчән­леге аңарда зур кызыксыну уяткан.

- Ул да, минем кебек, татар-башкорт токымлы ат­лар үрчетә икән. Дөрес, Бакировларның хуҗалыгы ми­некенә караганда күпкә зуррак, ул 265 баш ат асрый. Минем хуҗалыкта әлегә 20ләп кенә. Без аларны ит өчен үрчетәбез.

Камышлы районында ат чабышлары даими уздырыла. Димәк, чабыш атлары асрау белән дә шөгыльләнә башларга мөмкин.

Фәнис Бакировтан ит­не кайда сатуы турында кызыксындым. Казанның агро­сәнәгать паркында махсус сату урыны бар икән. Өл­кәбездә шәхси хуҗалыкта җитештерелгән продук­ция­не халыкка җиткерү кыенрак шул. Ә менә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре еш уздырыла. Гомумән, кече биз­неска хөкүмәт ярдәме зур. Анда эшмәкәрлеккә, аеруча авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче бизнеска ярдәм итү өчен республика программалары булдырылган.

Татар авылларында эшмә­кәрлекнең үсеш алуы җирле халыкның уңганлыгыннан да тора, әлбәттә. Бездә исә: “Авылда эш юк”, дип түбәгә төкереп ятучылар күп. Хәзер авылларда сөт сыерлары асраучылар бармак белән санарлык. Ә теләге булган кеше эш таба ул. Моңа Татарстан делегатлары бик яхшы дәлил булып тора. Мәсәлән, Саба районында яшәүче ирле-хатынлы Эльвира һәм Алим Галимуллиннар “ГАФЭЛЬ” компаниясе оештырып, интернет аша үсентеләр саталар, бакча-ихаталарны яшел­ләндерү буенча проектлар ясыйлар, чит илләргә барып, тәҗрибә өйрәнәләр икән.

Әлмәт районындагы “Җи­ләкле үзән” оешмасы җи­тәкчесе Илдар Ситдыйков исә җиләк үстерә. Ул Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Казан кебек шәһәрләрне продукциясе белән тәэмин итә. Бу эшләрне оештырып җибәрү өчен бары тик теләк кенә кирәк бит, — дип сөйләде Равил әфәнде. Ул үзе дә атлар үрчетү белән генә чикләнми, 800 гектар җир эшкәртеп, арыш, арпа, карабодай үстереп сата.

Похвистнево районы Гали авылы эшкуары Халит Йосыповның татар авыллары эшмәкәрләре җыенына инде алтынчы тапкыр баруы икән.

- Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы, халык белән аралашуы (ә без өлкә җитәкчеләре белән танышып, сөйләшкән юк әле), татар авылларын күтәрүгә ярдәм итүе, әлбәттә, мактауга лаек. Кайбер мәсьәләләрне шунда ук хәл итәргә дә була.

Бөтендөнья татар конгрессына Самара эшмәкәрләре исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең өчен бик ки­рәкле һәм файдалы чара. Анда төрле төбәкләрдән килгән эшкуарлар белән тәҗрибә уртак­лашабыз, Татарстанның төр­ле районнарына барып, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңа­лыклар белән танышабыз. Быел, мәсәлән, безне Әлки районына алып бардылар. Түбән Әлки авылы эшкуары Дамир Шәйхетдиновның хуҗалыгы белән таныштык. Ул ике ел элек көнбагыш мае чыгару һәм сату белән шөгыльләнә башлаган. Бүген инде эше җайга салынган. Май чыгару цехы тулысынча автоматлаштырылган, системаның дөрес эшләвен нибары ике оператор күзәтә. Милләттәшебез елына 15 мең тонна көнбагыш эшкәртә икән”, — дип сөйләде Халит Шәйхулла улы.

Ул үзе 10 елга якын терлекчелек белән шөгыльләнә. 2015 елда хөкумәттән грант алып, күрше Стюхино авылында банкротка чыккан фермер хуҗалыгын сатып алган. Бүген ул анда 400 баш чамасы мөгезле эре терлек асрый. Җәен хуҗалыкта 30лап, кышын 15ләп кеше эшли.

- Итнең зур өлешен сатабыз. Элеккеге кебек кү­мәртәләп алучы юк хәзер. Авыл хуҗалыгы ярмин­кәләрендә дә артык файда күрмим. Чөнки халык анда арзан әйбер эзли. Итнең үзкыйммәте 200-250 сум булганда, аннан да арзанрак сатып булмый бит инде. Эшмәкәрләргә хөкүмәт ярдәме кирәк. Чөнки нәкъ безнеке кебек кече бизнес авылны күтәрә. Кышын авыл урамнарын чис­тартабыз, мәктәпләргә, мәчетләргә ярдәм итәбез. Ә җитәкчесе Самарада яисә чит илдә яшәгән зур-зур оешмалар авыл кыенлыкларын хәл итәр микән? Аларны табыш кына кызыксындыра бит, — дип сөйләде ул.

Якташларыбыз VII Бөтен­россия татар авыллары эшмә­кәрләре җыеныннан алып кайт­кан тәҗрибәне үз­ләренең хуҗа­лыкларында да кулланырлар һәм бу аларның эшчән­легенә ярдәм итәр, дип ышанабыз.

 

Әминә ШИҺАПОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 783

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>