Көчленеке замана (булган хәл)

3a5bf9b19c3f3edff607ab6043dda3c8Тол хатын күзеннән там­ган яшь — иң ачы яшьтер ул. Һәркемнең язмышына күрә тәкъдире дә була. Менә бу хатынның тәкъдире иле­безнең миллионлаган тол ха­тыннарның уртак язмы­шы­дыр.

Аның ире сугышта хәбәрсез югала. Итәгендә өелеп калган 4 нарасыена карап, ниләр уйлаган, ниләр генә кичермәгән бу бичара! Авыр булса да, югалган артыннан югалып булмый бит инде. Ничек булса да, балаларны аякка бастырырга кирәк. Тол хатын, уты сүнсә дә, утын яисә печән кайтарырга кирәк булса да, ир-атка ялына. Гаебе булмаса да, ул үзен гаепле саный, тартына. Бер сугыла, ике сугыла, өченчесендә ирле хатын капканы бикләп үк куя, тол хатынны күзенә күрсәтми, нинди генә әшәке сүзләр әйтеп рәнҗетми. Йөрәгенә пычак кадалгандай хис итеп, тол хатын өзелеп-өзелеп елый, күз яшьләрен балаларына күр­сәтмәскә тырышып, Алла­һыга ялвара, әрнешләрен эченә йотып, туасы таңын “тагын ниләр ишетермен икән инде”, дип каршы ала.

Дүрт баласының берсе бик каты авырып, үлем белән тартышып ятканда, ана аны үзенең тыны белән җылытып, үлемнән алып кала. Бәлки шуңадыр, бу кызын ул күбрәк ярата, гел үзе белән йөртә. Шуңа да ананың һәр адымы, һәр хәрәкәте бу бала күңеленә сеңеп кала.

…Җәй, кызу. Ана белән бала җәяүләп колхоз кырына баралар. Кыз яланаяк, аяклары пешә. Шулай да әнисеннән калмаска тырышып, аякларын кайнар тузан эченәрәк батырырга тырышып бара ул. Алай итсәң, тәпиләрне ул хәтле пешерми икән.

Менә кырга барып җиттеләр. Анда колхозчылар печән бүлә. Кулында аты, машинасы булган кешеләр печәннәрен шундук төяп алып кайтып киттеләр. Ана белән бала бер өем печән янында басып калды.

Менә шайтан арбасы җиккән симез бер абзый килеп туктады. Кыз юл читендә бөҗәкләр санап утырган арада ул анага нәрсәдер аңлатырга тырышты. Ана, елап, баласын җитәкләде дә авылга таба атлады. Шулчак ир, аларны куып җитеп, арбасыннан сикереп төште һәм хатынны күтәреп алып печән өеменә екты. Әнисенең җан ачысы белән кычкыруын ишетеп, бала ярдәмгә ташланды, кулындагы тырмасы белән ирнең аркасына китереп сукты. Ләкин ярсу теләге кабарган ир баланы тибеп кенә җибәрде, аның җиргә тәгәрәп киткәнен күрми дә калды. Ә анада ниндидер җиңеп булмаслык гайрәт уянды сыман. Ул көчләүчене муеныннан эләктереп алды да, җан-фәрманга буа башлады. Үтермәде, әлбәттә. Ләкин ир бу ике тилене ташлап, арбасына утырды да юк булды. Ә балага кызык, ул көлә. Шулвакыт ана: “Беркемгә дә сөйләмә, кызым”, — дип әйтә һәм юл буе елый-елый кайта. Бу хәлдә ниндидер оят барын кыз шуннан аңлады инде.

Печән кырда калды. Ат табып, кабат барганда аны бер яхшысы төяп киткән иде инде. Бу дүрт баланы тол хатын ничек асрар икән, сыерына нәрсә ашатыр икән, дип уйлаучы да булмаган, күрәсең.

…Кыш. Сыерга салырга бер уч печән калмаган. Караңгы буранлы төндә, мондыйда кем йөрсен инде дип, ана белән бала сенаж урларга бардылар. Туңып зәңгәрләнгән кул-аяклары белән чанага сенаж төяделәр дә, йөрәкләренең дөпелдәвен тыярга тырышып, кайту юлына кузгалдылар. Кинәт каршыларына бер адәм килеп чыкты. Каравылчы икән. Куркудан икесе дә тораташтай катып калдылар. Каравылчы чананы әйләнеп чыкты да, ачы сүгенеп, ананы кар көртенә сугып екты һәм өстенә менеп атланды. Бала инде моның нәрсә икәнен аңлый иде: ирне тешләп карый — теше үтми, өсте калын. Йодрыклары белән төя, кычкыра — файдасыз. Сугудан миңгерәгән ана, бала елаган тавышка айнып китте һәм бөтен көчен җыеп, каравылчының нечкә җиренә типте. Ир җирдә аунаган арада, караклар, чананы да калдырып, авылга таба йөгерделәр. Өшүдән һәм куркудан тез буыннары калтырый, ананың бозлы итәгенә ябышкан баланың кулларын аерып булмый. Икесенең дә бите буйлап аккан күз яшьләре тонык ай яктысында җемелди…

Көч-хәл белән кайтып, өй бусагасына егылдылар. “Эх, кызым, син бераз зуррак бул­саң иде ичмасам”, — дип елап җибәрде ана. Иртән хатынны сельсоветка чакыртып, штраф түләттеләр. Чана да югалды. Ә аны сорап кемгә барасың? Карак исемен дә алдылар менә. Ә каравылчыга тел-теш тидерүче булмады. Көчленеке замана.

Әйе, сугыштан соңгы еллар тол хатыннар, ятим балалар җилкәсенә әрнеш-рәнҗү алып килде. Кимсетелеп яшәү, хәсрәт-михнәт белән ничек килешергә? Килешәсең икән шул. Кем ничек чыгыша алды, шулай чыгышты инде. Ничек булса да, тол хатыннар да яшәделәр, балалар да үстеләр. Ана аркасы, җил үткәрсә дә, балаларның дүртесенә дә ышык булды. Ана һәр баласын тормышка өйрәтеп үстерде. Аның намуссыз ирләр кулына бирешмичә, үз юлы белән баруы гына да балага нинди үрнәк, нинди зур тәрбия булган бит! Ананың шушы ныклыгы балаларының да тормыш юлын билгеләгән, намуслы һәм саф күңелле, керсез күңелле булып калырга өйрәткән.

Тик ана кичергәннәрне балалары әле дә оныта алмый. Шул авыр балачак еллары төшләренә кереп яфалый. Ананың күп елаудан кызарган күзләрен күрсәтергә оялып, әллә нигә яшьләнеп тора әле, чүп кергән ахыры, дип әйткән сүзләрен көчсезлек түгел, ана батырлыгы итеп исләренә тө­шерәләр. Көчленеке замана.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы.

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1465

Комментирование запрещено