«Төшемә дә керәләр…»

4 (2)с91 яшьлек Гомәр бабай Кызыл Яр районының Лесная Кубань авылында туган. Әти-әнисе хәлле кешеләр булганнар. Авылдагы утыз йортның бишесе, берләшеп, артель оештырганнар һәм җир эшләре белән шөгыльләнгәннәр.

Әтиләре оста аучы булган. Җәен хезмәттә булса, кышларын кыр-урманда җәнлек аткан. Районнан килгән түрәләргә аучылыкта яхшы киңәшче булган ул.

Колхозлашу чоры башлангач, аларны “кулаклар” исемлегенә кертеп, байлыкларын, өйләрен тартып алалар. Алар дәү әтиләрендә яшәргә мәҗбүр булганнар.

Хәлиулла абзыйны, кулга алып, Кызыл Ярга алып киткәннәр. Ә анда аның белән бергә ауга йөргән теге түрәләр: “Ииии, бабай, исәнме,” – дип, үзен яхшылап каршы алмасыннармы! Хәтта зинданга да утыртмаганнар. Күз буяр өчен генә НКВД бүлеге урнашкан бинага мич ягучы итеп куйганнар, яшәргә бүлмә бүлеп биргәннәр. Ә биш-алты ай эшләгәч, бөтенләй авылына кайтарып җибәргәннәр. Шулай итеп, Хәлиулла абзыйга Аллаһы Тәгалә Үз ярдәмен күрсәтә.

Кулак” тамгасы тагылган әтисен беркайда да эшкә алмыйлар. Ә гаиләдә алты бала! Аларны ашатырга, киендерергә кирәк бит! Шуңа күрә Хәлиулла абый хатыны һәм угылы Гомәр белән Самарга китә.

Әле колхозлашуга кадәр аларның нәселле айгырлары булган. Әтисе аны башка авылда яшереп, саклап калган. Нәкъ шушы айгырда ул шәһәрдә извозчик булып эшли дә. Туганнары ярдәме белән, алар бер бүлмәдә яшиләр.

Әни һәм мин көянтә белән су ташыдык. Бер елдан соң авылга әйләнеп кайттык. Һәм шул ук төндә айгырыбызны алып та киттеләр. Самардан кайтып, азрак тордык та, әтием, абыем һәм мин Казанга юл тоттык. Миңа 7 яшьләр тирәсе булгандыр. Анда туганыбыз Исхак абый иде. Алар үзләре дүртәү, без өчәү бер бүлмәдә кыш чыктык. Әти кадаклар ясады. Соңрак ул бөтен гаиләбезне дә Казанга алып килде. Безгә барак бирделәр. Апа да, әни дә эшкә чыктылар. Ике ел биредә торганнан соң, картайган әби-бабабызны карарга дип, яңадан авылга кайттык ”, — дип искә ала әңгәмәдәшем.

1938 елда Ташкенттан аларга кунакка бер туганнары кайта. И мактый ул андагы тормышны, и мактый. Моны ишеткән Хәлиулла абзый җыена да, гаиләсен шунда алып китә. Кияүдә булган иң зур апасы гына авылда кала. Әнисе балалар йортына пешекче булып урнаша, ә әтисе белән абыйсы төзелештә эшлиләр.

Хәлиулла абый өченче каттан егылып төшеп, билен сындыра. Ничә айлар яткач кына, әкрен генә йөри башлый ул. Шуның белән аның хезмәт юлы тәмамлана.

Сугыш башлангач, Хәлиулловлар авылга кайталар. Колхозга рәис булып килгән кеше аларга үз өйләрен кайтарырга ярдәм итә. Моңа кадәр анда клуб була.

Әти-әниләре балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Гомәр бабай сүзләренчә, алар бер генә тапкыр нарасыйларына тавыш, кул күтәрмәгәннәр. Еллар узгач, Хәлиулла абзый мулла булып хезмәт иткән.

Имгәнгәннән соң, әти авыр эшкә ярамас булды инде. Ничек яшәгәнбездер, белмим. 13 яшемнән колхозда эшли башладым. Җәйләрен сабан сөрдем, кышларын терлек карадым, авылдагы эшне тавык чүпләп бетермәслек.

Ә 1943 елның декабрендә, 17 яшем дә тулмаган иде әле, армиягә алдылар. Иптәшем Галимҗан белән мине әтием арбада Мәләкәсскә илтте. Кич кундык та, иртән хәрби комиссариатка киттек. Анда безнең яшьтәшләр бик күп җыелган иде.

Үзебезне урманга землянкаларга алып киттеләр. 55нче запас полкы иде бу. Төшкә кадәр бездән солдат ясыйлар, төштән соң, кичкә кадәр урманнан бүрәнәләр ташыдык. Аларны кисәбез, ярабыз”, — дип сөйли милләттәшебез.

Ә инде алты айдан соң егетләрне чик сакчылары (пограничные) гаскәренә билгелиләр һәм Харьков шәһәренә алып китәләр. Анда да 4 ай солдат булып чыныккач, икенче Украина фронтына, тыл саклаучылар буларак, озаталар. Алар дезертирларны, немец диверсантларын аулыйлар.

Аннан Львов һәм Польшада хезмәт итә Хәлиуллов.

44нче елның көзендә чик саклаучыларны, эчке тәртипне саклаучылар (внутренние) гаскәрләрне бергә җыеп, бандеровчыларның безгә бик каты сугыш башлауларын хәбәр иттеләр. Карпатта тугыз ай шуларга каршы сугыштык. Алар, чыннан да, бик усаллар. Хәтта чик буе заставаларын тулысынча юк иттеләр.

Мин пулеметчы идем. Галимҗан иптәшем белән безне сержантка укырга тәкъдим иттеләр. Тик мин: “Кешеләр өстеннән командалык итә алмыйм”, дип, бу тәкъдимнән баш тарттым.

Ничәмә еллар узса да, ул коточкыч вакытлар бер дә онытылмый. Бергә хезмәт иткән, һәлак булган иптәшләрем әле дә күз алдымда тора. Төшемә дә керәләр”, — дип, ул елларны исенә төшерә Гомәр бабай.

Ветеран

икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены,

Румынияне,

Чехословакияне азат иткән өчен “Батырлык”,

Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”,

Жуков медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан кайткач, кечкенә авылда эш булмаганлыктан, әтисе 24 яшьлек улын Самарга җибәрә. Туган тиешле Әкълимә апасы аңа фатирга керергә ярдәм итә. Шунда күршесендә яшәгән Нурҗиһан исемле кыз белән танышып, гаилә корып җибәрәләр.

Өч еллап “Кинап” заводында эшли Гомәр абый. Аннан аларга җир бирәләр. Шушында үз көчләре белән өй салып керәләр. Бүгенге көнгә кадәр бабай шунда яши дә инде.

Кинап”тан китеп, ул берничә ел Металлурглар заводында, аннан инде 30 ел Фрунзе заводында слесарь-сантехник булып эшләп, пенсиягә чыга. “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Тик Гомәр абый аннан соң да тик утырмый. 80 яшенә кадәр шәхси мәктәптә үз һөнәре буенча эшли.

Әле сугыштан соң да, Хәлиулловларга зур кайгы кичерергә туры килә. Олы малае Әнвәр 52 яшендә югала. Аның турында әлегә кадәр бер хәбәр дә юк.

Гомәр бабай угылы Наил һәм килене Халидә белән бергә яши. Алар әтиләрен яхшы тәрбиялиләр.

Наил абый шәһәрне газ белән тәэмин итү хезмәтендә эшли. Халидә апа үз гомеренә төрле җирләрдә пешекче вазифасын башкарган. Хәзер заказлар буенча төрледән-төрле телеңне йотарлык ризыклар пешерә.

Гомәр бабай белән Нурҗиһан апа 65 ел бергә гомер иткәннәр. Бу – үзе бер гомер бит!

Хатыныгыз белән ничек яшәдегез? Аңарда кайсы сыйфатларын өстен күрдегез?” – дип кызыксындым.

Төрле чаклар булды инде, балам. Тормыш бит ул, барысы да тигез генә бармый. Тик без бер-беребезне ихтирам иттек. Бергә өй салдык, балалар үстердек. Ул чиста-пөхтә иде, ирне ир итә белде”, — дип җавап бирде ул.

Каенатасына Халидә апа да кушылды: “Әти кыза башлагач, әни шаяруга борып җибәрә иде. Безнең бабай аз сүзле бит, ә ул сөйләшергә, аралашырга яратты, үзе бик шук иде. Ирен хөрмәт итеп яшәде.

Аның турында:

Беркайчан да эчеп, эштә тоткарланып кайтмады.

Акчасын тулысынча кайтарды.

Ул яктан мин тыныч яшәдем, әтиегез борчулар китермәде”, дип сөйли иде”.

Хәзерге заманда аерылышулар бик күп. Бергә озын гомер кичерү өчен яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?” – дип сорадым бабайдан.

Бер-береңне тыңлау, юл кую, аңлашу, ихтирам итү, гафу итә белергә кирәк. Берең кызган чакта, икенчеңә дәшми торырга”, — дип җавап бирде Гомәр бабай.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1272

Комментирование запрещено