Сиңа мин тагын бер киләм әле

Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ (сулдан уңга), Алмаз ХӘМЗИН һәм Евгения САБЛУКОВА.

Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ (сулдан уңга), Алмаз ХӘМЗИН һәм Евгения САБЛУКОВА.

Февраль урталары… Буранлап тора. Февраль гел шундый инде ул, кар-бураннары белән килә. Урамга чыгарга куркып утырган шундый көн­нәрдә, ирексездән, җәйнең ямьле көннәре искә төшә һәм күңелгә ниндидер җылы кереп киткәндәй тоела.

Үткән җәйне миңа Казанны күреп кайтырга насыйп булган иде. Самарадан ерак та түгел кебек бит инде, бер Идел-йортта яшибез. Ә гомерем үтеп тә, шунда барып кайтырга насыйп булмаган. Татарлар турында да, Татарстан турында да мин бик аз белгәнмен икән.

Күп еллар күрешмичә торган дустым Минвагыйз Зәй­нетдинов белән табышкач, ул безнең гаиләне Казанга чакырып, экскурсия вәгъдә иткән иде. Мин озак көттермәдем, улым һәм киленемне алып, сәяхәткә чыктым. Минвагыйз Фәлах улы безне Казан вокзалында каршы алып, өенә алып кайтып, чәйләр белән сыйлаганнан соң, Казан Кремле белән танышырга киттек. Ул вәгъдәсенә тугры булып, гид вазифаларын намуслы үтәде. Казанның истәлекле урыннары — Бауман урамы, мәчетләр һәм манаралар, театрлар һәм һәйкәлләр, борынгы биналар — барысы да минем фотоаппаратта матур истәлек булып саклана хәзер. Бигрәк тә Игенчеләр сарае ошады — әкияти таш пулат сыман җемелдәп, үзенә тартып, чакырып тора ул. Шәһәрнең шау чәчәктә, ә кешеләрнең ачык йөзле булуы да күңелемдә шундый уңай тәэсир калдыргандыр, дип уйлыйм.

Караңгы төшкәч, Казан бихисап утларга күмелде. Юкка гына “Казанның кадерле кичләре” дип аталган бер моңлы җырда:

Иделгә сузылган айлы юлдан

Тын гына, моң гына җыр ага.

Сагынырбыз, дуслар, бу

                                   кичләрне

Чәчләргә чал кергән чорда

                                           да, -

дип җырламыйлар икән.

…Ашыкмыйча гына Универсиада урамы буйлап атлыйбыз. Машиналар күп түгел. Кичке һава саф. Минвагыйз әфәнде ашыкмыйча, төпле генә иттереп Казанның тарихи урыннары турында сөйләп бара. Үзе туып-үскән Чирмешән районының Лашман авылы да, шул тирәдәге Әлмәт, Нурлат, Түбән Кама, Бөгелмә, Чирмешән шәһәрләре дә аңа якын һәм кадерле. Гомере буе журналист булып эшләгән кеше генә шундый кызыксынучан, күп белүчән һәм нечкә күңелле буладыр ул. Минвагыйз Фәлах улын тыңлаган саен мин Казанга, Татарстанга ныграк гашыйк булдым.

Соңрак ул безне борынгы Болгарга, Свияжскига, “Сосновый бор” санаториена да алып барды. Казанның Иске Уракчы бистәсендә урнашкан Бөтен диннәр гыйбадәтханәсен, Ка­­зан­ның 1000 еллыгы исе­мен­дәге мәйданны һәм тагын бик күп истәлекле урыннарны күрергә генә түгел, барысының да тәфсилле тарихы белән танышырга насыйп булды. Казан буйлап йөргәндә Самараның драма театры алып килгән Стивен Кингның “Побег из Шоушенка” спектакле афишаларын күреп хәйран калдым. Минвагыйз әфәнденең сүзләренә караганда, Самара һәм Казан театрлары арасында күптәннән бирле шундый алмаш бара икән. Камал театры Самарага килгәндә бер спектаклен дә калдырмыйча карарга сүз бирдем үземә.

Шулай мин Казан белән таныштым. Танышу гына аз, мин аны чын күңелемнән яраттым. Татар иле, татар тормышы мине үз мохитына шулай алып кереп китте ки, хәтта Минвагыйз әфәнде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзинның юбилей кичәсенә чакыру тәкъдим иткәч, Казанга тагын бер бармыйча булдыра алмадым. 70 яшен тутырган сүз остасы әле дә кызык сөйләп, гармун уйнап, “Чаян” журналына юморес­калар язып яши бирә. Аны котларга килүчеләрнең чәчәкләре сәхнәгә дә сыймады хәтта. Монда шагыйрьләр, язучылар, артистлар, Татарстан президенты администрациясе вәкилләре, туганнары, дуслары җыелган иде. Менә кайчан мин татар телен белмәвемә үкендем! Зал сәхнәдән әйтелгән һәр мәзәк сүзгә тәгәрәп көлде. Минем алыштыргысыз гидым Минвагыйз Фәлах улы кайбер мәзәкләрне миңа да тәрҗемә итте итүен. Ләкин барысын да аңлап, рәхәтләнеп халык белән бергә көлеп утырырга мөмкин булмады.

Башка милләт кешеләрен татар сәхнәсендәге самимилек, сафлык гаҗәпләндерә. Яшьләр олыларны шул хәтле олылыйлар, хөрмәтлиләр — искиткеч! Бигрәк тә юбилярның кызы Алия Хәмзинаның җыр­лары, әтисенә булган мөнә­сәбәте ошады миңа.

…Күңелемдә әле дә Ка­занның кадерле кичләре, күккә омтылган чыршы-наратлары, зыңгылдап торган саф һа­ва­сы… Шул һаваны сулыйсы, ях­шы кешеләре белән бер гаи­лә булып яшисе килә. Юллар төшкәчрәк, тагын сиңа килермен әле, Казаным!

Евгения САБЛУКОВА.

Самара-Казан-Самара.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1107

Комментирование запрещено