Казанда “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә йөзләгән бала катнашты

KSF_696531 мартта Казанда XXI “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узды. Бәйгедә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән йөзләгән бала катнашты.

Быел бәйге «Гаилә» мәчетендә узды. Бәйге Бөтенроссия «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы, Россия мөселманнарының эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә» мәчете һәм Коръән өйрәнү үзәге ярдәме белән оештырылды.

Галим, профессор Хатыйп Миңнегулов балаларга туган телне белү әһәмияте турында да сөйләде.

“Сез үзебезнең халкыбызның тарихын, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен беләсез, тупланган рухи мирасларыбызны үзегезнең күңел хәзинәсенә әйләндерәсез икән, безнең халкыбыз яшәр. Без Ислам динендә булсак та, безнең үзебезнең телебез бар. Мин сезнең чын мәгънәсендә мөселман, чын мәгънәсендә татар булып, әби-бабаларыбызның васыятен алдагы буыннарга да җиткерүегезне телим”, — диде Хатыйп Миңнегулов.

Бәйгегә Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашучылар килә. Самарадан килгән имам-мөхтәсиб Габдулла Мөхәммәткәрим “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгегә 20 гә якын бала алып килүе турында әйтте.

“Бу бәйгегә без 10нчы тапкыр киләбез. Бүген 20гә якын шәкерт алып килдек. Балалар бу бәйгегә бик теләп әзерләнә”, — Габдулла Мөхәммәткәрим.

KSF_6965Бәйгенең алып баручысы Гамил Нур балалар белән уртак тел таба алды. Ул аларга кызыклы һәм эчтәлекле сораулар да әзерләп килгән. Дөрес җавап бирүчеләр истәлекле бүләкләр алды. Шулай ук, нәтиҗәләр ясалган вакытта, балалар, бергәләшеп, Коръән аятләрен укыдылар.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә барлыгы 36 номинация иде. Катнашучылар Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Габдулла Тукай, Исмәгыйль Гаспралы, Сөембикә, Мөхлисә Буби һәм башка шәхесләргә караган сорауларга җавап бирделәр.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә 4 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балалар катнашты.

Бирегә берничә йөз бала җыелганлыктан, казыйлар берьюлы берничә катнашучыны кабул итте. Әйтергә кирәк, кызларны һәм малайларны аерым бәяләделәр. Казыйлар катнашучыларга дингә һәм билгеләнгән шәхесләргә караган сораулар бирде, шулай ук Коръән аятләрен дә укытып карадылар.

Оештыручылар һәр катнашучыга да истәлекле бүләкләр әзерләп куйган, ә җиңүчеләр Диплом белән дә бүләкләнде.

“Татар-информ”.

 

Просмотров: 1326

Комментирование запрещено