Весенний праздник Карга туй отметили в Самаре / Каргатуй язны чакыра

img_0861В этом году национальный башкирский праздник весны Карга туй проходил под девизом «Крепкая семья – Крепкая Россия».

Камила Сизякова, председатель правления общественной организации «Курултай (Конгресс) Башкир» города Самары, отметила, что праздник Карга туй — 2018 посвящен именно творческим семьям: «Мы очень рады, что откликнулись сразу четыре такие семьи, ждем, что и другие присоединятся к интересному начинаю и покажут свое творчество, традиции башкирского народа. Сегодня самый главный вопрос – сохранение родного языка. А как его сохранить? Только в семье. Дети должны слышать от мамы, от отца родную речь, родители первые говорят с ребенком на родном языке, знакомят его с традициями предков. Ведь человек столько раз человек, сколько он знает языков».

Ростислав Хугаев, председатель «Союза народов Самарской области», в своем приветствии отметил, что такой праздник с участием творческих семей наполнен особой радостью, он пожелал всем удачи: «Пусть удача будет постоянным спутником в вашей семейной жизни».

Слова поздравления и пожелания успехов в творчестве также прозвучали от председателя Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, муфтия Талипа-хазрата Яруллина.

Организаторов, участников и гостей праздника Карга туй также поздравил Игорь Буров, директор Дома дружбы народов, он выразил надежду на скорый приход весны!

Башкирский Карга туй, который проходит в Самаре уже в 14 раз, праздник старинный. Фольклористы говорят, ему не одна тысяча лет. Из седой древности пришли и обычаи, и один из главных – приготовить для угощения кашу. Вот и гостей праздника, среди которых были не только башкиры, организаторы угощали вкусной кашей и другими национальными блюдами. Карга туй символизирует пробуждение природы от зимнего сна. В нем заключена народная мудрость гармоничного существования человека с природой: радуясь приближения весны, люди просят о благополучии и плодородии грядущего сельскохозяйственного сезона.
«Это наш любимый праздник. Карга туй – это встреча весны, переводится как «грачиная свадьба». У башкир принято варить кашу и угощать всех друзей, родственников. И надо оставить угощение птицам! Остатки каши отдаем им», — говорит Оксана Нагимова, участница башкирского народного танцевального ансамбля «ЛЯЙСАН».

Самая яркая часть праздника, конечно, концертная, где свои таланты продемонстрировали творческие семьи: Усмановы, Хусаиновы, Челкунец, Акировы.

Концертную программу украсило выступление звездочек Самарского башкирского народного танцевального ансамбля «Ляйсан» под руководством Рауды Шаймардановой. Девушки исполнили веселый танец «Самарские красавицы», классический лирический танец «Браслеты».

В заключительной части праздника выступил легендарный коллектив «Караван-Сарай» из Республики Башкортостан. Благодарные зрители не скупились на аплодисменты и провожали артистов стоя.

img_0713img_0727 img_0764 img_0777 img_0798 img_0838 img_0844 img_0861 img_0864 img_0878 img_0897 img_0978 img_0839 img_0974Организаторы праздника — ОО «Курултай (Конгресс) башкир» г. Самара при поддержке Администрации Губернатора, Администрации г. о. Самара и Дома дружбы народов. Сценарист и ведущая праздника: Эльвира Галиакберова, заместитель руководителя Театра танца Стерлитамакской государственной филармонии.

Светлана РУССКИНА.

samddn.ru

* * *

Быел яз нишләптер бик соңга калып килде әле. Апрель башы булуына карамастан, бөтен җир ап-ак карга төренеп ята. Ә 1 апрельдә, Самара өлкәсе башкортлары Каргатуй бәйрәмен билгеләп үткән көнне, табигать кар бураннары белән гаҗәпләндерде. Югыйсә, март ахырында төрки телле халыклар яз билгесе — Нәүрүз бәйрәмен дә зурлап үткәргәннәр иде, христиан динендәгеләр Песиле тал якшәмбесен дә каршыладылар. Ә яз һаман юк та юк! Бәлки ул нәкъ башкортларның Каргатуй бәйрәмен көткәндер?!

“Карга туе” яки “Карга боткасы” башкорт халкының традицион бәйрәмнәренең берсе. Халык табигать кочагында калкурак урыннарда җые­лып, зур казаннарда ботка пешергән, һәркем өеннән тәмлерәк сый алып килергә тырышкан. Пешкән боткадан кара каргаларга да өлеш чыгарганнар, халык та сыйланган. Балалар агачларны төрле тасмалар, мәрҗәннәр белән бизәгәннәр. Бу инде туфрак уңдырышлыгын арттыручы ритуал булып саналган. Шулай ук, йола буенча, табигатькә, кошларга һәм әрвахларга дога кылып, изге теләкләр теләнгән.

Самара башкортлары бу күркәм бәйрәмне ел саен үткәреп киләләр. Быел да “Карга туе” уңай һәм җайлы Тимерюлчылар мәдәният йорты сәхнәсендә гөрләде. Ул “Ныклы гаилә — ныклы ил” дип аталган иде.

Самара шәһәренең “Башкорт корылтае” иҗтимагый оешмасы рәисе Камилә Сизякова дүрт үрнәк башкорт гаиләсен тәкъдим итеп, аларның иҗади җанлы кешеләр булуларын билгеләп үтте. “Башка мил­ләттәшләребез дә безнең бу башлангычка кушылып китәр, дип ышанабыз. Бүген безнең иң мөһим бурычыбыз — телебезне саклап калу. Билгеле булганча, милли телләрне һәм гореф-гадәтләрне тик гаиләдә генә саклап була”, — диде ул үзенең чыгышында. Шөкер, өлкәбездә үрнәк гаиләләр бар әле. Самарадан Акировлар, Усмановлар, Челкунец гаиләләре, Таллы авылында яшәүче Хөсәеновлар бу көнне мактау сүзләренә лаек булдылар. Бу гаиләләрдә балаларны башкорт мохитында үстерергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап яшәргә тырышалар. Алар үзләренең искиткеч матур чыгышлары бе­лән моны дәлилләделәр. Марат Гали улы Акиров һәм Хөснулла Әбүзәр улы Шугаипов Бөтендөнья башкорт Корылтаеның Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнделәр. Анда: “Халкыбызның мәдәниятен, тарихын торгызуга һәм үстерүгә, өлкә корылтае эшен ак­тивлаштыруга керткән өлеше өчен”, — дип язылган иде.

X8dRJFc-SyU

Рәүдә Шәймарданова “Ләйсән” ансамбле белән.

Бәйрәмне Уфа артистлары дәвам итте. Уфа фи­лар­мо­ниясенең “Караван-са­рай” эст­рада ансамбле әгъ­залары Венер Абдуллин, Вилдан Яруллин һәм яшь җырчылар Али­нә Дәү­ләтханова, Ямил Бай­мыр­зин­ның җырларын халык бик яратып каршы алды. Шулай ук оста биюче Әсхәт Нур­мө­хәм­мәтовның чыгышы да күп­ләргә ошады. Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәре, хореограф Рәүдә Шәймарданова җитәкләгән “Ләйсән” ансамбле чыгышы да бик матур булды. Кызлар башкорт биюләрен бие­деләр, җырладылар.

Башкортларны котларгаСамара шәһәр адми­нист­ра­циясендә милли үзәкләр һәм социаль оешмалар белән элем­тә тоту идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Долганов, “Самара өлкәсе халык­лары Союзы” рәисе Ростислав Хугаев, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Игорь Буров, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, төркмән, чуваш үзәкләре вәкилләре килгән иде.

Шунысы куандыра — чарада бик күп яшьләр катнашты. Ата-аналар кечкенә балаларын да алып килгәннәр иде. Болай булса, киләчәктә башкортлар йолаларыбызны гына түгел, телебезне дә сакларлар, дип ышанырга була.

Гөлнур МУСИНА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1114

Комментирование запрещено