Камышлы авылы мәктәбендә “Туган телем — иркә гөлем” темасына багышланган әдәби музыкаль чара үтте

zcYut92i20I-1Камышлы авылы мәктәбендә 3-9нчы сыйныф укучылары арасында “Туган  телем — иркә гөлем” темасына багышланган әдәби музыкаль чара  үткәрелде.

Бу  бәйрәмдә татар теленең бөеклеге,  якташ шагыйрләребезнең туган як турында шигырьләре яңгырады. Шайхи Маннурның “Яхшы бел”, Шәүкәт Галиевның “Туган тел”, Назар Нәҗминең “Татар теле”, Әнвәр Давыдовның “Авылны сагынганда” шигырьләрен 3-9 сыйныф укучылары яттан сөйләделәр.

 Зыя Ярмәкинең “Ак каен”, Рөстәм Мингалимнең “Йолдызым-Камышлым” җырларын 6нчы А сыйныф укучылары чын күңелдән  башкардылар.

Бигрәктә  якташыбыз  Рөстәм Мингалимнең “Читтә калган якташларыма” шигыре балаларда зур горурлык хисләре уятты. Шигырьне зур осталык белән 9нчы А сыйныф укучысы Мустакаев Рамиль  сәнгатьле итеп укыды.

Сәхнә түрендә татар халык биюләрен дә 6нчы  А сыйныф укучылары Низамова Лиана hәм Минегалиева Альбина бик теләп башкардылар.

Кичә барышында туган телебезнең үсеше турында тулы мәгълүмат бирелде.

Бәйрәм  Габдулла  Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

zcYut92i20I-1dYDW_GE_75wТатар теле hәм әдәбияты укытучысы Тамара Фанзеловна ХИСМАТОВА. 

Камышлы авылы.

Просмотров: 947

Комментирование запрещено