Танец как состояние души / Биегән кеше бай булла

img_0696«Я танцую, и душа танцует, настроение повышается», — рассказывает Рауда Шаймарданова. 14 лет она руководит известным в Самарской области самодеятельным творческим коллективом «Ляйсан». Башкирский ансамбль танца был создан при общественной организации «Курултай (конгресс) башкир» г. Самары в апреле 2004 года. А в 2009 году ансамблю «Ляйсан» присвоено почетное звание «Народный самодеятельный коллектив».

Оксана Нагимова, одна из первых учениц Рауды, признается, что именно руководителю «Ляйсан» она обязана своей любовью к танцевальному искусству, и, несмотря на занятость, всегда с радостью принимает приглашение поучаствовать в концертах, бежит на репетиции.

Когда наблюдаешь за движениями рук юных танцовщиц, замечаешь, как плавно, спокойно и выразительно они передают закодированные в движениях смыслы. Рауда рассказывает, что, например, такие танцевальные движения, как щелчки пальцами, означают и дойку кобылиц, и обработку шерсти, и прядение, возможно, и сбор ягод.

img_0696 img_5826Кто видел, как эмоционально и красноречиво создается образ в таких танцах, как «Самарские красавицы», «Семь девушек» (из репертуара государственного академического ансамбля народного танца имени Файзи Гаскарова), «Браслеты», «Тыпырзак», «Цветок», или «Башкирская полька», тот понимает, какая кропотливая работа этому предшествует, в частности, изучение народных традиций и национального характера. Во многих танцевальных постановках Рауды Шаймардановой находят отражение особенности быта и жизнедеятельности древних башкир, народный темперамент, представление об окружающем мире.

Сама Рауда танцевать начала с 4 лет, так и говорит: «Я танцую, сколько себя помню». Заслышав гармонь соседского музыканта в родной деревне Кочкиновка Большечерниговского района, девочка тут же пускалась в пляс.

Потом был фольклорный коллектив в местном Доме культуры, откуда башкирскую танцевальную и песенную культуру несли в массы. Рауда рассказывает: «Руководила и до сих пор руководит этим коллективом Шагаева Фатима Кабировна. Я сама придумывала танцы и исполняла их. Все башкиры, которые живут в Большечерниговском и Большеглушицком районах знали меня и поэтому, когда создали ОО «Курултай башкир» г. Самары, пригласили именно меня, так как у меня было профессиональное хореографическое образование».

После окончания Куйбышевского училища культуры, Рауда поступила в педагогический институт (г. Куйбышев).«Во время учебы в институте я занималась в татарском ансамбле песни и танца «Ялкынлы яшьлек» (Пламенная молодость), который тогда базировался тогда в ДК Металлург. Это яркий отпечаток в моей жизни. Училась татарским танцам у профессиональных хореографов Альберта Гаязова, Рашита Гизатуллина. Выступали на татарских Сабантуях по всей области, ставили яркие концерты в столичном Куйбышеве. В марте в 1987 года состоялась первая поездка в город Казань, где непосредственно я была тоже участницей», — рассказывает Рауда Шаймарданова.

С 2004 года, когда был создан «Ляйсан», Рауда работает в Доме дружбы народов Самарской области, уникальном госучреждении, вся деятельность которого направлена на сближение разных народов Самарской области, на сохранение их языков, национальных культур, традиций и обычаев. И большой вклад в это общее дело, конечно, вносит башкирский танцевальный коллектив, которым руководит Рауда Данияловна. Она, кстати, признается, что название ансамбля «придумывали вдвоем с мужем Расихом». Рожденный весной, в апреле, ансамбль получил имя Ляйсан, что в переводе с татарского и башкирского «первая весенняя капель», «весенний дождь». Дети Рауды тоже причастны к успеху ансамбля — сын Рамиль создает оригинальные аранжировки танцевальных мелодий.

Среди танцоров-профессионалов, бытует мнение, что исполнить башкирский танец, показав истинно народный характер, могут только башкиры. Рауда на это говорит, что всему можно научиться, если проникаешься темой, любишь свое дело. Сама она училась по книгам, многое узнала от ансамбля народного танца Файзи Гаскарова.

Сегодня ансамбль «Ляйсан» непременный участник многих областных и городских межнациональных мероприятиятий, национальных и государственных праздников.

В 2013 году ансамбль «Ляйсан» участвовал в Республиканском телевизионном конкурсе «Баик» среди исполнителей башкирского танца и получил диплом «За пропаганду башкирских танцев в Российской Федерации», а руководитель коллектива Рауда Шаймарданова была удостоена диплома «Лучший руководитель ансамбля» 2013 года.

В ноябре 2015 года народный башкирский ансамбль танца «Ляйсан» города Самары достойно представил Самарскую область на Днях культуры саратовских и самарских башкир в Уфе Республики Башкоротостан.

В 2016 и 2017 годах «Ляйсан» стал лауреатом IV городского открытого конкурса народного танца «Традиция» в рамках городского фестиваля «Дружбой народов Самара сильна!» и стал лауреатом I степени. В том же году «Ляйсан» стал лауреатом I степени в творческом марафоне (номинация «Хореография»), лауреатом III степени в конкурсе представления этнографических экспозиций в рамках открытой творческой смены межнационального общения детей и подростков «Шире круг-2016.

За годы своего существования коллектив «Ляйсан» дал путевку в жизнь многим молодым танцовщицам. Атаякова Регина стала артисткой Стерлитамакского Театра Танца (Республика Башкортостан), Загидуллина Альзира тоже связала жизнь с хореографией – живет и работает в Уфе.

img_0798img_0838 img_0844Башкирский ансамбль «Ляйсан» завоевал популярность далеко за пределами родной области. Он дарит радость общения с искусством танца и вносит большой вклад в популяризацию башкирской национальной культуры на Самарской земле.

Светлана РУССКИНА.

samddn.ru

 * * *

“Бай булып булмады инде. Шулай да, биесәм, күңелем кү­тәрелеп китә”, — ди Рәүдә Шәй­марданова. Ул 14 ел буе Са­мара өлкәсенең “Ләйсән” үзеш­чән башкорт иҗат кол­лек­ти­вы белән җитәкчелек итә.

Бу ансамбль 2004 елның апрелендә Самара шәһәренең башкорт Корылтае иҗтимагый оешмасы каршында барлыкка килгән иде. Ямьле язда туган ансамбльгә “Ләйсән” исеме дә бик килешкән. Ә 2009 елда аңа инде “Үзешчән халык ансамбле” исеме бирелгән.

Рәүдәнең беренче укучысы Оксана Нәгыймова үзенең биергә яратуын да “Ләйсән” ансамбле җитәкчесе белән бәйле, дип саный. Вакыты тар булуына карамастан, Оксана әле дә концертларда катнашырга ярата, репетицияләрне калдырмыйча йөри.

Биюче кызларның кул хә­рәкәтләрен күзәткән кеше исе китеп карап тора — анда тәэсир­чәнлек тә, борынгы башкорт халкының фольклоры да, ниндидер салмаклык һәм күңел тынычлыгы да бар кебек тоела. Рәүдә аңлатмаларына караганда, бармак шартлату бер үк вакытта бия саву, йон тетү һәм җиләк җыю төшенчәләрен аңлата. Шундый тылсымлы хәрәкәтләргә бай “Самараның чибәрләре”, “Җиде кыз”, “Беләзек”, “Тыпырсак”, “Чәчәк” яисә “Башкорт полькасы” биюләрен сәхнәгә кую өчен милләтеңнең гореф-гадәтләрен яхшы белергә кирәк. Рәүдә Шәймарданова сәхнәгә куйган биюләрдә борынгы башкортларның көнкүреше, холык-фигыле, дөнья­ны танып-белү сыйфатлары тасфирлана.

Рәүдә үзе дүрт яшеннән бии. “Үземне күпме беләм, шулкадәр биим инде”, — ди ул. Большая Черниговка районының Таллы (Кочкиновка) авылында туып-үскән кыз күрше абзыйның гармун уйнавын көтеп кенә тора, ишетү белән урамга атылып чыга да биеп китә икән.

Соңрак Рәүдә җирле Мә­дәният йортындагы башкорт фольклор коллективында шөгыльләнә. “Бу коллектив белән гомере буе Фатыйма Кәбир кызы Шагаева җитәкчелек итә. Ул иҗат җанлы кешеләргә ирек куя торган җитәкче. Мин, мәсәлән, еш кына үзем уйлап чыгарган биюләрне бии идем. Большая Черниговка һәм Большая Глушица башкортлары мине бик яхшы беләләр иде. Шуңа да Самарада “Башкорт Корылтае” оешкач, мине, проффесиональ хореограф буларак, ансамбль җитәкчесе итеп эшкә чакырдылар”.

Куйбышевның мәдәният учи­лищесын тәмамлаганнан соң, Рәүдә педагогия инсти­туты­на укырга керә. “Югары белем алганда мин “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленә йөрдем. Бу ансамбль минем хәтеремдә гүзәл бер мизгел булып сак­лана. Альберт Гаязов кебек профессиональ биючеләрдән, Рәшит Гыйззәтуллин кебек хореографлардан тәҗрибә туп­ладым. Татар халык бәй­рәмнәрендә, Куйбышевның мәдәният йортларында зур концертлар куя идек. 1987 елда Казанга барганыбызны яхшы хәтерлим. Безне бик зурлап каршы алдылар, иң зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр”.

2004 елдан бирле Рәүдә Халыклар дуслыгы йортында — төрле милләт халыкларын берләштерүче, дуслаштыручы, Россия халыкларының телләрен, гореф-гадәтләрен, бигрәк тә мәдәниятләрен сак­лаучы учреждениедә эшли. Баш­кортларның бию ансамбле дә шушында шөгыльләнә, әл­бәттә.

“Без бу ансамбльне ирем Расих белән уйлап чыгардык”, — дип серен ача Рәүдә Даниял кызы. Аның улларының да бу ансамбльгә катнашы бар — улы Рамил бию көйләренә аранжировкалар ясый.

Башкорт биюләрен башкорт булмаган кеше бии алмый, дип саныйлар профессиональ артистлар. Ә Рәүдә фикеренчә, яратсаң, бөтен эшкә дә өйрәнеп була. Ул башкорт биюләрен китаплардан укып, Фәйзи Гас­кәров исемендәге башкорт халык бию ансамбленең иҗат җимешләреннән күреп өйрәнгән.

Бүген “Ләйсән” шәһәр, өлкә, милләтара бәйрәмнәрдән калганы юк. 2013 елда ансамбль “Баик” дип аталган Башкортостан телевидениесе конкурсында катнаша һәм “Россия Федерациясендә башкорт биюләрен популярлаштыру өчен” дипломы белән бүләкләнә, ә җитәкчесе “Иң яхшы җитәкче” дипломына ия була. 2015 елның ноябрендә Уфада уздырылган Саратов һәм Самара башкортлары мәдәнияте көннәрендә дә “Ләй­сән” лаеклы чыгыш ясый.

Соңгы ике елда “Ләйсән”нең данлы юлы дәвам итә. Ул “Традиция” дип аталган IV шәһәр конкурсында I дәрәҗә лауреат исемен яулаган, күпсанлы башка конкурсларда да призлы урыннар алып килә.

Шушы 14 ел эчендә ансамбль аша ничәмә буын башкорт яшьләре үткән, ничәсенә профессиональ трамплин булып хезмәт иткән ул! Мәсә­лән, Регина Атякова бүген Стәр­летамак бию театры артисткасы, Әлзирә Заһидуллина да тормышын бию сәнгате белән бәйләгән, хәзер Уфада яши һәм иҗат итә.

“Ләйсән” даны өлкә чикләре аша үтеп, башка регионнарда да танылу тапты. Ул тамашачы йөрәгенә бәйрәм булып керә, башкорт культурасын популярлаштыру эшенә саллы өлешен кертә.

Светлана РУССКИХ.

(Эльмира Шәвәлиева тәрҗемәсе).

«Бердәмлек».

Просмотров: 891

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>