Якташыбыз Фәния ханым Кәримованың «Алмалы, миләшле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабы басылып чыкты / Слышит душой, как хороша жизнь

IMG_7176[1]Камышлы районында яшәүче Россия журналистлар берлеге әгъзасы Фәния Мәҗит кызы Кәримованың «Алмалы, миләшле көзләрем» дип исемләнгән хикәяләр, нәсерләр, очерклар җыентыгы дөнья күрде.

«Китабымны басмага әзерләргә булышкан «Нур» информацион үзәге җитәкчесе Рөстәм Бәдретдиновка, верстальщик Руслан Полукаровка, барлык хезмәттәшләремә, матди ярдәм күрсәткән туганнарым Фәрит һәм Гаилә Гадыевларга, аларның кызлары Гөлшатка, Халидә Мәгъсумовага, Илдар Гарифуллинга чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Тормышларында уңышлар, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, балаларының игелеген күреп яшәргә язсын», — дигән автор кереш сүзендә.

Китапның өченче битендә «Бердәмлек» татар газетасы мөхәррире, Россия журналистлар берлеге әгъзасы Рәфкать әфәнде Әһлиуллин да басмага үзенең бәясен биргән:

«Хөрмәтле укучылар! Сез яңа буяу исләре аңкып торган «Алмалы, миләшле көзләрем» дип аталган китапны кулыгызга алдыгыз. Аның авторы Камышлы төбәгендә иҗат итүче журналист, шагыйрә Фәния Мәҗит кызы Кәримова бишенче иҗат җимешен: нәсерләр, хикәяләр, очерклар җыентыгын тәкъдим итә.

Фәния ханымның иҗаты турында нәрсә әйтә алам — аның каләме елдан-ел шомара, хикәяләре, очерклары үз укучысын тапты. Якташлары аның иҗат җимешләрен көтеп алалар. Бу җыентыктагы кульязмаларны укыгач, минем өчен авыл кешеләренең дөньясы, тормышы күзгә күренеп киңәя, зурая барды. Автор тыйнак кына бик актуаль темаларны күтәреп чыга. Фәния ханым үз эшенә фидакарьләрчә бирелгән журналист буларак хөрмәт һәм ихтирам казанды. Без инде аны гади каләм иясе генә түгел, ә күп нәрсәне тоемлаган, күрә белгән шәхес, оста әңгәмәче икәнлеген дә сизәбез. Аннан соң Фәниягә һәр иҗат кешесе өчен иң кирәкле сыйфат — ихласлык хас. Ул бөтен дөньяга, кешеләргә яратып карый. Шуңа хикәяләрендә аянычлы хәлләрне тәфсирләп яза, ул аларга битараф булып кала алмый. Теләкләребез изгедән: Фәния ханымның киләчәктә дә иҗат ялкыннары дөрләп янсын, исәнлектә-иминлектә гомер итеп, тагы да матур язмаларын күрергә насыйп булсын».

IMG_7176[1]IMG_7180[1]Яңа китапны сатып алу өчен Иске Ярмәк авылының социаль реабилитацияләү бүлегенә, «Камышлы хәбәрләре» газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

samtatnews.ru

* * *

Наш талантливый, креативный и никогда неунывающий друг и бывшая коллега Фания Каримова порадовала новой своей работой. На этот раз она выпустила авторскую книгу под названием «Алмалы, миләшле көзләрем».

В новом издании, которое стало настоящим творческим праздником для его автора, и к которому наша землячка шла не один год, представлено ее творческое наследие, являющееся не менее интересным и значимым, чем предыдущие четыре издания. Это рассказы, прозы и очерки на татарском языке.

Не сомневаемся, что книга заинтересует многих любителей творчества Фании Мазитовны. Приобрести новинку тиражом 300 экземпляров можно в отделении социальной службы села Старое Ермаково или в редакции газеты.

«Камышлинские известия».

Просмотров: 1325

Один комментарий

  1. Фэния желаю дальнейших творческих успехов. Ты просто молодец!!! Здоровья и благополучия.