Нәүрүз мөбарәк булсын!

1-DSC_0388Яңа Ярмәк авылында Нәүрүз бәйрәме үтте

Элеккеге заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган, олыларга, балаларга бүләкләр тараткан. Менә без дә Нәүрүз бәйрәмен үткәрергә булдык әле.

Быел март кыш ае кебек салкын, буранлы булу сәбәпле, бәйрәмне апрель башына калдырган идек. 7 апрельдә иртән иртүк кояш чыгып, бик матур аяз көн булырга охшаган иде. Тик көндез һава торышы үзгәреп, болытлар күренә башласа да, безнең бәйрәм тәмамланмыйча яңгыр яумады.

Менә сәгать 12дә авыл уртасында бәйрәмчә бизәлгән мәйданга халык җыелды. Бөтен авылдашларыбыз бердәм бәйрәмгә килгән: бабай-әбиләр, апа-абыйлар, балалар. Күрше авыллардан да кунаклар байтак иде.

1-DSC_03281-DSC_0336 1-DSC_0339Алып баручы кызлар бәйрәмне матур шигырләр белән  башлап җибәрделәр. Аннары сүз Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдиновка бирелде. Минсәгыйть әфәнде барлык килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, мондый йолаларны, бәйрәмнәрне киләчәктә дә саклап калырга өндәде.

1-DSC_0342 1-DSC_0344 1-DSC_0347 1-DSC_0353 1-DSC_0359 1-DSC_0360Менә өлкән сыйныф укучылары оештырган Нәүрүз тамашасы башланды. Нәүрүзбикә (Юлия Шәкирова) белән Яз кызлары (Аделина Хәмидуллина, Эльмира Госаинова, Алисә Хөсәинова) матур бию белән чыгыш ясадылар. Читтән аларны Февраль белән Җил күзәтеп торды. Алар тизрәк Кыш бабай (Рузил  Минхәйров) белән Кыш егетләрен (Радик Хәмәтшин, Данил Маркин, Мәхмүтҗан) чакырырга киттеләр. Кояш (Ләйсән Файзуллина) яз ягында, Яз кызларын куәтләп торды.  Кыш бабай Яз кызларын өшетеп тә карады, кызлар “сигезле” уены уйнап җылындылар. Кыш бабай белән Кыш егетләре көч сынашмыйча Нәүрүзбикәгә  юл куясылары килми. Йомырка белән ярышта да, яулык салыш уенында да, капма-каршы биюдә дә Яз кызлары беренчелекне алдылар. Кыш бабай арып, сусап, эри башлагач, Кыш егетләре аны  үзләре белән Себер якларына алып киттеләр. Нәүрүзбикә белән Яз кызлары шатланып, татар халык биюе — «Әпипә»не башкардылар.

1-DSC_0370 1-DSC_0377 1-DSC_0388 1-DSC_0409 1-_0393Балалар тамашасыннан соң котлау өчен сүзне Иске Ярмәк авылыннан килгән кунакларга бирдек. Матур җырлары белән Илшат Галимов, Динар Гарипов чыгышлар ясадылар. Галимуллина Айгөл ханым  бик матур итеп башкорт биюен башкарды.

1-DSC_0411 1-DSC_0414 1-DSC_0421 1-DSC_0425Тамашачыларга тагын бер сюрприз әзерләнгән иде. Иске Ярмәк, Яңа Ярмәк, Чулпан авылларының клуб һәм библиотека эшчеләре “Простоквашино” мультфильмыннан өзек күрсәтеп үттеләр. Бу күренеш балаларга бигрәк тә ошады.

1-DSC_0431 1-DSC_0435 1-DSC_0446 1-DSC_0448Балалар — башлангыч сыйныф укучылары үзләре дә номерлар әзерләгәннәр иде. «Колобок» әкиятен куйдылар алар. Әкиятнең азагы бик әйбәт тәмамланды, төлке колобокны ашамады, барысы бергә бәйрәмдә калдылар.  Укучы кызлар шулай ук үзбәк биюен дә бик матур итеп башкардылар. Эльмира Госаинова, Мәлика Латыйпова матур җырлар да бүләк иттеләр.

1-DSC_0450 1-DSC_0451Концерт программасын библиотекабыз хезмәткәре Алисә ханым Хәмәтшина “Туган авылым” җыры белән тәмамлады.

Концерт барган арада сый тулы өстәлләр тирәли төркем-төркем авылдашларыбыз кайнар үзбәк пылавын ашап, чәйләр эчтеләр. Табынны әзерләп, кешеләрне ашатып торучы  Гафурова Рузалия, Мифтахова Рәмзия, Гафурова Гөлсинур, Билялова Рәхилә апаларга аерым рәхмәтебезне әйтәбез.

Шулай ук безнең бәйрәмне оештырырга булышкан Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдиновка, авыл мәчете картларына, ике кибет хуҗасына, Пулатхановлар гаиләсенә (тәмле пылау пешерүчеләр) һәм ярдәм кулын сузган барлык авылдашларга рәхмәт яусын!

Киләсе елларда да бу күркәм йоланы — Нәүрүз бәйрәмен шулай бердәм үткәрергә язсын иде, дигән теләктә калабыз.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1591

Комментирование запрещено