«Татар и башкир всегда объединяло языковое и духовное родство»: Минниханов и Хамитов поприветствовали участников «Дуслык күпере» / Мәскәүдә татар-башкорт җырчыларын берләштергән «Дуслык күпере» фестивале ачылды

1523114502_bfa572b661e4412bb923f06ba8e75ec2В Москве открылся первый всероссийский фестиваль татаро-башкирской эстрады «Дуслык күпере» («Мост дружбы»). Участникам фестиваля свои приветствия направили президент Татарстана Рустам Минниханов и глава Башкортостана Рустэм Хамитов. Как передает корреспондент «БИЗНЕС Online», зал Кремлевского дворца практически полностью был заполнен.

«Татар и башкир всегда объединяло языковое и духовное родство, близость традиций и обычаев. Фестиваль призван служить благородным идеалам развития и взаимообогащения культур наших народов. Надеюсь, что он подарит своим гостям радость и тепло общения, уникальную возможность насладиться творениями признанных мэтров татаро-башкирской эстрады и одаренных дебютантов», — говорится в приветственном слове Минниханова. Президент РТ поблагодарил организаторов фестиваля и выразил надежду, что фестиваль поспособствует расширению плодотворного сотрудничества между республиками. Приветствие от президента республики со сцены зачитал полпред РТ в РФ Равиль Ахметшин.

«Язык музыки, песни и танца понятен всем. И он как нельзя лучше способствует созданию единого пространства мира, дружбы, согласия и взаимопонимания. Уверен, этот проект позволит расширить творческие контакты исполнителей башкирской и татарской песни, проживающих в других регионах РФ и зарубежных странах», — отметил в своем приветствии Хамитов. Его слова передал участникам фестиваля помощник полпреда РБ в Москве.

Он отметил, что культурную жизнь и развитие и сохранение народных традиций во многом определяет «благородный сплав культур», и новые конкурсы и фестивали призваны наряду с традиционными мероприятиями этот сплав укреплять.

Фестиваль стартовал 7 апреля большим концертом в Москве, после чего его примут 11 крупнейших городов России с компактным проживанием татар и башкир — Уфа, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стерлитамак, Екатеринбург, Челябинск и Тюмень. Завершится фестиваль большим гала-концертом 18 апреля в Казани, в КРК «Пирамида». Специальными гостями открытия фестиваля в Москве являются Ренат Ибрагимов, Гузель Уразова и Ильдар Хакимов, Elvin Grey, Халида Бигичева. Ведущие вечера — Максим Шарафутдинов (Москва), Ришат Ахмадуллин (Казань) и Фирдат Галиев (Уфа). Также в зале в числе гостей присутствует депутат Госдумы Ильдар Гильмутдинов. Он также поприветствовал гостей фестиваля, обратившись к ним со сцены на татарском и башкирском языках.

business-gazeta.ru

* * *

7 апрельдә Мәскәүнең Кремль сараенда “Дуслык күпере” фестивале башланып китте. Татар-башкорт җырчылары катнашында узган яңа проектның максаты — милли эстраданы үстерү, шулай ук төбәкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бу хакта үзенең чыгышында чара продюсерларының берсе, Ваһапов фестивале фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов әйтте.

«Башкорт һәм татар эстрадасы җырчылары арасында дуслык күпере бар. Электән үк татар-башкорт мөнәсәбәтләре, мәдәни багланышлары безне озатып килә. Ләкин күпер нык булсын өчен аңа һәрвакыт игътибар биреп, ныгытып торырга кирәк. Фестиваль кысаларында, булган дуслык җепләрен ныгытырга телибез. «Дуслык күпере»ндә бары тик профессиональ җырчылар гына катнаша. Шул рәвешле профессиональ, милли эстраданы үстерергә телибез», — диде ул.

Әлеге зур концертта татар-башкорт эстрадасы артистлары — Айдар Галимов, Элвин Грей, Гөлназ Фәхретдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Фидан Гафаров, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Хәмдүнә, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Марсель Вәгыйзов, Илсаф, Гүзәлия, Хәким, Алсу Әбелханова, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов катнаша.

“Без үзебезнең бердәм халык икәнлегебезне, гел янәшә атлавыбызны күрсәтергә телибез. Бу фестиваль шуның ачык мисалы. Сәнгатебез, җырларыбыз аша үзебезнең бер гаилә булып яшәвебезне халыкка җиткерәсе килә. Гореф-гадәтләргә, телебезгә карата мөнәсәбәтләребезне фестиваль аша күрсәтәбез. Иң мөһиме — озын гомерле, дәвамлы булсын», — диде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов.

«Бик зур проект. Мондый форматта уздырылган чаралар тамашачыга да, җырчыларга да кирәк. Россия яшәүче барлык милләт вәкилләренә дә үрнәк күрсәтү бу», — дип билгеләп узды Татарстан Республикасының атказанган артисты ИлСаф.

«Зур түземсезлек белән көтеп алдык бу фестивальне. Гомумән, татар эстрадасы җырчылары катнашкан барлык концертларга йөрергә тырышабыз. Башкортлар белән татарларны бер сәхнәдә күрү бик кызык. Оештыручыларга зур рәхмәт. Бик үзенчәлекле проект. Аны Мәскәүдә бер генә көн күрсәтү җитми», — диде Фирдания Кашапова.

Фестивальдә Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның да котлау сүзләре яңгырады. Аның фикеренчә, «Дуслык күпере» фестивале Башкортстан һәм Татарстан арасында рухи-мәдәни мирасны үстерүгә зур өлеш кертә. » Бу тантана Башкортстан һәм Татарстан арасындагы дуслыкны чагылдыра. Бию, җыр сәнгате аша без дуслык, тынычлык, татулык, үзара аңлашуны күрсәтәбез», — дигән ул сәламләү хатында.

Фестиваль дәүләт тарафыннан якланган иҗтимагый проект. Аны беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яклап чыга. Сәхнәдә Президентның котлау, сәламләү сүзләре укылды. «Бөтенроссия эстрада фестивалендә катнашучыларны, аның оештыручыларын һәм кунакларын чын күңелдән сәламлим. Татарларны һәм башкортларны гомер-гомергә рухи кардәшлек, тел, гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның якынлыгы берләштерә.

Фестиваль халыкларыбыз үсешенә һәм мәдәниятләрнең бер-берсен баетуына бәрәкәтле этәргеч бирәчәк. Тамашачы күңелендә бу матур вакыйга онытылмас хисләр уятыр, татар-башкорт эстрадасының күренекле сәнгать осталары һәм әле яңарак сәхнәгә чыккан сәләтле яшьләр иҗаты белән танышу мөмкинлеге бирер дип ышанам.

Бу проектны башлап җибәрүчеләргә аерым ихтирамымны белдерергә телим. Аларның иҗади омтылышы республикалар арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең тагын да киңәюенә китерер дигән өметтә калам.


Оештыручыларга фестивальне уздыруда зур уңышлар, аның кунакларына исә кабатланмас якты тәэсирләр телим. Россиянең күпмилләтле мәдәниятында » Дуслык күпере»нең үзенә лаеклы урын аласына шигем юк», — диелгән хатта.

Билгеле булганча, фестивальне оештыручылар — Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, Мәскәүнең “Globex Promotion” продюсерлык үзәге. Фестиваль татарлар белән башкортлар яшәгән 11 төбәк аша уза. Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе һәм 18 апрельдә Казанда тәмамланачак.

“Татар-информ”.

 

Просмотров: 1444

Один комментарий

  1. Башҡорт әртистәрен мин бында күрмәйем, бөтәһе лә Татарстан әртистәре.