Җәннәттәге тормыш, сурәт төшерелгән киемнәр, мәетне яру һәм исем кушу турында: туры элемтәдә Йосыф Дәүләтшин

IMG_7113Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин “Туры элемтә” сәхифәсе кысаларында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Сезнең игътибарга әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Тәтеш районы Башчы авылыннан Мингалим:

- Әбиләрдән, әниләрдән калган тулы ике Коръән бар, бик нык таушалган. Алар миннән соң әрәм булып калмасыннар иде. Миннән дә калсалар, кадерсез булырлар дип куркам. Алар бик таушалган инде, укып та булмый. Шуны нишләтеп була икән, агымсуга агызыргамы, җиргә күмәргәме?

— Бик мөһим сорау. Күпләрдә борынгыдан калган бик күп китаплар саклана. Шуңа күрә изге китапны кая урнаштырырга белмәүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Коръән китабы һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп саклый торган ядкарь-истәлек. Ул бар нәрсәдән дә өстен. Шуңа да аны кадерләп сакларга кирәк. Түбән урынга куярга рөхсәт ителми. Кайберәүләр мәчеткә, тарихчыларга тапшыра. Сезнең очракта да Коръән басмаларын мәчеткә тапшырырга киңәш итәм.

Чыннан да, совет чорында китапны агымсуга агызучылар булган. Мин моны дөрес дип санамыйм. Беренчедән, табигатькә зур зыян. Икенчедән, сөекле Пәйгамбәребез суны кадерләргә куша.

Җиргә күмәргә мөмкин. Ләкин ул да ышанычлы юл түгел. Иң яхшысы – саклык белән яндырырга кирәк. Яндырганнан соң ул юкка чыга, көлгә әйләнә. Үз вакытында Госман Ибн Аффан да бер генә төрле Коръән калдырып, калганнарын яндырырга кушкан. Мичтә яндырсак, гөнаһ булмаячак, Иншаллаһ.

- Минем улым мөселман динендәге кыз белән очрашып йөри, кушылышырга исәпләре бар. Без никахка каршы идек. Үзебез христиан динендә, керәшеннәр. Никахсыз гына буламы икән, юкмы? Мөселман динендәге кыз башка диндәге егеткә кияүгә чыга аламы, шуны беләсе килгән иде.

— Никах ул асылда мөселманнар өчен. Яңа гаилә никахтан башлана һәм шуңа да ул изге гамәлләрнең берсе булып тора. Мондый сорауларны әти-әниләр еш бирә, бу хакта бәхәсле фикерләр бик күп. Кияү кеше мөселман булырга тиеш. Мөселман кызын башка дин кешесенә кияүгә бирү Коръән һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыела. Чөнки гаиләдә ир баш була һәм хатын-кыз аның кануннары буенча яшәргә, илтифат күрсәтергә тиеш. Әгәр ул сайлаган ир-ат имансыз булса, гаиләне көферлеккә тарта, балаларны имансыз итәчәк. Мөселман хатын-кызына мөселман булмаган ир-ат белән гаилә корып яшәү хәрам була. Көфер кеше намаз укымый, Коръәнне, Аллаһны, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне танымый.

- Шундый соравым бар иде: апалы-сеңелле өченче буын туганнарның балалары өйләнешә аламы?

— Әйе, ала. Чөнки алар якын туган булып саналмыйлар. Бу очракта шәригать гаилә корырга рөхсәт итә.

Мәсәлән, Гали ибне Әбү Талиб - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, аның кызы - Фатыйманың ире була. Бу кан аерыла һәм гаилә корырга мөмкин булганны аңлата. Әлеге никахтан 3 малай — Хәсән, Хөсәен һәм Мөхсин, һәм ике кыз — Зәйнәп һәм Өмм Көлсем туган.

Яңа Чишмә районыннан Нәкыйп бабай:

- Кайчан мөселман каналында русча вәгазь сөйләүдән туктарлар икән? Русча вәгазь сөйләү, чит-ят телдә вәгазь сөйләү Аллаһка каршы бару дигән хәдисләрдә. Ник алай эшлиләр икән алар, бертуктаусыз русча. Нишләп ул мөселман каналлары булгач, мөселманча гына сөйләми? Русларның татарча сөйләгәннәре юк, ә безнең муллалар чыгалар да русча сөйлиләр.

— Бик актуаль сорау. Өлкән буын тел бетә һәм югала дип борчыла. Вәгазьләрне рус телендә алып баруыбыз белән алар килешми. Туган тел, туган җир аларның каннарына сеңгән. Әлһәмдүлилләһ, мин үзем дә чын татар егете булып үстем. Рус телен өйрәнү җиңелләрдән булмады. Ана телендә вәгазь сөйләү күпкә ләззәтлерәк, хәерлерәк. Ләкин безнең җәмгыять, безне тыңлаучылар рус телендә дә чыгыш ясарга таләп итә.

Коръәндә һәм хәдисләрдә башка телдә чыгыш ясарга ярамый дип язылмаган. Киресенчә, һәрбер Пәйгамбәр халыкка “үз теле” белән килгән. Безнең төп вазыйфабыз — кешегә хакыйкатьне ирештерү. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрне татар телен белмисең дип кире борып җибәрә алмыйбыз. Шуңа күрә кайбер дәресләрне, вәгазьләрне рус телендә алып барырга мәҗбүр булабыз. Татар телендә чыгыш ясаганда 50 кешенең 5 проценты гына сине аңлый.

Тыңлаучыларның күбесе – яшьләр. Аларга экстремизм, терроризм мәсьәләләре хакында сөйлибез. Бабайларның берсе дә террорист булып китми, күбрәк бу ялгыш юлны яшьләр сайлый. Әгәр дә без аларга үз телләрендә сөйләмәсәк, моның бернинди файдасы да булмый, аларны тормышка «Яндекс», «Google», «Facebook» хәзрәтләр өйрәтәчәк.

Татар телендә аралашу кешенең мәдәни, әхлакый дәрәҗәсеннән һәм рухи халәтеннән, аңа керүче кешеләрдән, һәм күбесенчә безнең үзебездән тора. Әлбәттә, гаиләдә балаларыбыз һәм якыннарыбыз белән татарча аралашырга кирәк. Әлһәмдүлилләһ, алты балам да татар телендә сөйләшә. Милләтебезгә, туган телебезгә карата хисләребез көчле.

- Күпләрне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итәргә телим. Авылда олы яшьтәге кеше озак вакыт авырып ята. Үлгәч, аны ярырга алып китәләр. Моңа Ислам дине ничек карый?

— Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер”, – дигән. Үлгән кешене дә ихтирам итәргә кирәк. Кешенең тәне безнең өчен изге, аның үз хаклары бар.

Мәетне юганда да сак кыланырга тиешбез. Юу эшләрен башкарганда шәригать җылы су кулланырга куша. Боз кебек яки кайнап торган су кулланмыйбыз, чөнки ул сизә кебек. Мәетне юганда кирәкле сүзләр генә сөйлибез. Юа башлаганда ният кылабыз: “Бисмилләәһиррахмәәниррахим. Иләһи ният кылдым бу мәеткә госел тәһарәте алдырырга”. Мәетнең җенси әгъзаларын каплыйбыз, оят җирләрен ачып салмыйбыз. Истинҗа кылганда, ягъни мәетнең гаурәтен юганда ялан кул белән кагылмыйбыз, тукыма аша юабыз. Кардәшләребезне соңгы юлга пакьләп озату кирәк. Бу Пәйгамбәребез заманыннан ук калган гамәл. Шуны онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгалә каршында кеше тәненең дәрәҗәсе бар.

Мәетне ярдырмый гына җирли алабыз икән, моның өчен көрәшергә кирәк. Үлгәннән соң яру – гөнаһ, кирәкмәгән, тыелган эш. Күп кенә районнарда хәзрәтләр ярдыруга каршы чыга. Авырту диагнозы билгеле, криминал хәлләргә катнашы булмаса, закон мәҗбүр итми икән, кешенең тәненә кагылырга кирәкми. Ләкин закон таләп итсә, Ислам дине каршы килә алмый. Андый вакытта кабер өстенә ятып, бирмибез дип тора алмыйбыз.

- Ирем улымның төшенә кергән, миннән акча сорый икән. Юкса, аның рухына багышлап гел Коръән укыйм, сәдака бирәм. Хәзер аптырашка калдым, тагын нишләргә икән?

— Төш күрү һәм аларны юрау мәсьәләләре адәм балаларын бервакытта да битараф калдырмый. Безнең халык төшләргә борынгыдан ук ышанып килә. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр күп очракта хәерле яисә хәбәр бирә торган, кисәтү төшләре була.

Мәетләр төштә нәрсә турында да булса хәбәр дә итәргә мөмкин. Теләсә нинди китапларга таянып төш юрамагыз, чөнки аңа зур гыйлем кирәк. Ә гомумән алганда, төш юраулар белән артык мавыкмаска киңәш итәм. Төшкә чамадан тыш игътибар бирү дөрес түгел.

Вафат булган кешеләрнең төшкә керүе еш күзәтелә. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә безгә аларның рухын онытмаска белдертә торгандыр. Кайвакыт дога кылганнан соң, мәетләр төшкә матур итеп, елмаеп, рәхмәт әйтеп керә.

Бу очракта ата кешенең улыннан дога ишетәсе килә торгандыр. Чөнки хатын-кыз башка иргә кияүгә чыгып, аның тормыш иптәше булудан туктарга мөмкин. Вафат булган ирнең нәселе, тәрбия җимешләре булып балалары санала. Тол калган хатынның догасына караганда, үз орлыгыңнан, каныңнан яралган балаларның догасы кыйммәтлерәк. Күп хәдисләрдә балалары дога кылды, Коръән укыды һәм шуннан соң җәннәттә абруе күтәрелде диелә.

Икенче фаразлавым буенча, бәлки аның кемгәдер бирәсе әҗәте калгандыр. Чөнки сөекле Пәйгамбәребез әҗәтле килеш үлмәскә кисәтә. Элеккеге заманда җәназа укыр алдыннан халыктан мәрхүмнең әҗәтләре хакында сорашканнар. Әҗәтле кешегә Пәйгамбәребез җеназа укымаган. Мәрхүмнең өстендә әҗәте калган икән, бу аңа газаплануга сәбәп булырга мөмкин.

- Оныкларыма  кием-салым алганда күбесенә хайваннар, кош-корт  рәсемнәре, сыннар төшерелгән була. Аларны кияргә ярыймы?

— Бүгенге көндә яңа мода, яңа дизайн өстенлек итә. Сурәтсез киемнәр табу бик авыр. Исламда сурәт дип җанлы әйберләрне генә атыйбыз. Агач, биналар сурәт түгел. Исламда сурәт булсын өчен аның башы һәм кыяфәте булырга тиеш. Ягъни күзләр, колаклар төшерелгән киемнәр кияргә рөхсәт ителми.

Галимнәр төрлечә аңлатма бирә. Бүген эмоцияләрне белдерә торган смайликлар бар. Асылда андый әйбер юк бит, смайлик дигән зат яшәми. Шуңа күрә галимнәр җансыз әйберләр төшерелгән киемнәр кияргә ярый ди. Киемнәрдә төрле фирма брендлары төшерелгән булырга мөмкин, андый вакытта рөхсәт ителә.

Кемнәр дөньялыкта сурәт ясый, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә аларга җан бирергә сорар. Алар бирә алмаслар һәм теге сурәтләр җан таләп итеп, артларыннан йөрерләр ди.

- Мөселманнарга Интернет сайтлар аша товар сатып алырга ярыймы? 

— Бүгенге көндә күпләр кибеттән түгел, ә Интернет аша сатып алуны кулай күрә. Монда сораулар күбрәк сатучыга туа. Әгәр дә ул үзенең нәрсә сатканың белә һәм бу товары хәләл икән, ярамый дип әйтә алмыйбыз. Ин мөһиме — гаделлек кануннары үтәлсен.

- Оныгыма Айваз исеме куштык. Күршем “ай” сүзенә башланган исем кушарга ярамый дип күңелгә шик кертте. Мөселманнарга “ай” сүзенә башланган исем кушарга ярыймы? 

— Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Нинди исем кушарга ярый, кайсысын ярамый, мәгънәсез исемнәрне кушудан мулла баш тарта аламы-юкмы дип халык еш сорый. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, тискәре холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. 

Бүген, кызганыч, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди карамый. Күпләр чит ил сериалларыннан алынган исемнәр кушып, кешене шаккатырырга тели. Ата-аналар иң беренче эш итеп балага күркәм, матур исем сайларга тиеш.

Татар халкында ай белән бәйле исемнәр күп. Мәсәлән, Айгөл, Айнур, Айсылу. Болар барысы да мәгънәле исемнәр. “Ай” сүзен өстәргә ярамый дигәнне беркайда да укыганым юк. Айга табынуга китермәсә, аның начарлыгы юк. Ай кебек матур дияргә яратабыз, шуңа күрә Айваз исеменең тискәре ягын күрмим.

- Балага фаҗигале рәвештә һәлак булган кешенең исемен бирергә ярыймы? Моның тәэсире булмыймы, ул аның язмышын кабатламыймы?

— Минемчә, кешелек тарихын алсаң, барлык исемнәрне йөртүчеләр арасында да фаҗигале төстә һәлак булучылар булгандыр. Аңа карап исемнән куркырга, качарга ярамый. Сезнең очракта андый ышанулар, ырымнар нигезсез. Гомумән, исем мәсьәләсенә килгәндә, төп шарты — исем мәгънәле булырга тиеш.

Исемнең эчтәлеге дөрес булмаса, сөекле Пәйгамбәребез исемнәрне алыштырырга өнди. Пәйгамбәребез вакытында Бәхетсез, Явыз дигән исем кушучылар булган. Артык зур дәрәҗәне күрсәтә торган Изге дигән исемнәр дә еш очраган. Пәйгамбәребез бу исемне күтәрү сиңа бик авыр булачак дип, аның исемен җиңелерәккә алыштырды.

- Йосыф хәзрәт, ни өчен кабергә ясалма чәчәк, венок куярга ярамый?

— Венок, гомумән, безнең әйбер түгел. Ул безнең динебездә бөтенләй булмаган, әби-бабайларыбыз венок куймаган. Ул башка милләтләрдән, башка халыклардан кергән әйбер һәм аның бернинди файдасы да юк.

Чәчәк утырту хакында фикерләр төрле, галимнәрнең сүзгә килгән чаклары да күп булды. Ясалма чәчәкнең дә бернинди файдасы юк. Мәеткә ул бернинди шатлык та, куаныч та китерми. Ясалма чәчәк сатып алып акча әрәм иткәнче, бер мохтаҗга биреп мәетнең рухына дога кылсаң, хәерлерәк. Каберне матурлау, ясалма чәчәкләр белән чуарлау кирәкми. Иң мөһиме — ул чиста, төзек булсын.

Пәйгамбәребездән (с.г.в.) хөрмә ботагын ник кадап куйдыгыз дип сорагач, ул менә шушы ботак кипкәнче, мәеткә савабы барып торыр, ди. Агач утыртуыбызның да хикмәте шунда инде. Агачның яфраклары зикер әйтеп торыр, диләр. Агач бездә биек булып үсә, чардуганга комачаулый башлый. Зур булып үскәч, йә ава, йә аны кисәргә кирәк була. Бүген шуның аркасында иске зиратларны чистарта алмыйбыз. Машина белән кабер өсләрен җимереп кереп булмый. Шуңа күрә агач утыртулардан читләшергә кирәк.

Каберстан чәчәкләр гөлбакчасы була алмый, кеше анда килгәч, гыйбрәт алырга тиеш. Ахыр чиктә шушында кереп ятачакмын, минем йортым шушы булачак дип уйларга тиеш.

- Намаз укымаган кеше ураза тотса, дөрес буламы?

— Халык арасында бу шулай ук актуаль сорау. Аллаһның рәхмәте белән, хәзер дингә килүчеләр күп. Намазга басучыларның саны артып тора. Ислам дине биш төп нигездән тора. Аллаһы Тәгаләне тану һәм ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Без шушы биш фарызны үтәргә тиеш. Намаз өчен аерым, ураза өчен аерым җавап бирәсе була.

Намаз иң әһәмиятле гыйбадәт булып тора. Ураза тотарга теләгән кеше аны тотсын, иншаллаһ, акрынлап барысын да аңлап, намазына да басар. Ураза тотып карыйсы килгән кешегә без каршы була алмыйбыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә булдыра алганча гыйбәдәт кылырга куша. Аллаһка бер карыш килсәң, ул сиңа бер терсәк килер дип әйтелә.

- Тортлар ясаганда желатин кулланыла. Ул хайван сөягеннән кайнатып ясалган матдә дип беләм. Аны кулланырга ярыймы?

— Бүгенге көндә хәләл тортлар, башка кондитер әйберләр киң кулланышка керде. Аларга төп таләп – составларында исерткечләр булмасын. Икенчедән, кулланылучы әйбер хәләл булырга тиеш.

Тортларны ясаганда күпләр желатин куллана. Желатин әзерләгәндә аның составында хайван мәтдаләре юкка чыга икән, галимнәр рөхсәт итә. Торт пешерүче күп кенә мөселман пешекчеләре желатин урынына агар-агарны кулланалар. Ул сыйфатлы һәм хәләл.

- Кемеровода фаҗига булгач, кешеләр аларны искә алырга теләп, урамда билгеләнгән бер урынга шәм куя. Безнең дә ул балаларның кайгыларын уртаклашасыбыз килә. Андый чара узганда мөселман кешеләре нишли ала?

— Бөтенебез өчен дә бу зур фаҗига булды. Без мөселманнар шәм куймыйбыз, ә дога кылабыз. Үз сүзең, телең белән “Әй, Раббым, әти-әниләренә ныклы иман, сабырлык бир” дип теләргә кирәк. Назлы сүзләребез белән аларны юата, ярдәм итә, тормышларын җиңеләйтә алсак, бик зур савап. сөннәт гамәл. Мөслим җыентыгында: “Коръән һәм дога укыгыз! Ул Кыямәт көнендә үзен укучыларга шәфәгатьче булыр”, – дип язылган.

- Сез “Интертат”ка интервьюда җәннәттә кеше үз гаиләсе белән яшәячәк дип әйттегез. Мәсәлән, кеше гаиләсе белән яхшы яшәмәгән, балалар өчен генә дип яшәгән, ди. Ул да шул яратмаган кешесе белән яшәячәкме?

— Җәннәткә кергән кеше шунда үзенең гаиләсе, якыннары белән яшәячәк. Гарәп шәехе бервакыт шулай вәгазендә, сез хатын-кызлар ирләрегез белән булачаксыз дип әйткәч, бер апа: “Бу дөньяда да ирем белән күпме интегеп яшәдем, җәннәттә дә шуның белән яшисе булырмы?” – дип сорый. Галим: “Ирең җәннәттә керә икән, ул андый булмаячак, ул анда иң яхшы, иң хәерлесе булачак.”

Кайбер хатын кызның, әгәр дә ире булмаса, яки җәннәткә кермәсә, аны башка, иң яхшы, иң хәерле иргә кияүгә бирәчәкләр. Бу дөньяда авырып, кияүгә чыга алмаган хатын-кыз булырга мөмкин. Мәсәлән, гарипләр бар, аларга Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен, аларны беркем кияүгә алмаган. Яки яшьли үлеп китүче сабыйлар бар. Алар берсе дә ялгыз булмаячак. Бөтенесе җәннәттә кияүгә чыгачак һәм гаиләләре булачак, алар кемнеңдер яраткан хатыннары булачак ин шә Аллаһ. 

Җәннәткә керер алдыннан ике кеше араларын төзәтә, аларның бер-берсенә карата үпкәләре калмаячак. Алар җәннәттә хур кызы һәм егетенә әйләнеп, яратышып яшәрләр.

- Кемнеңдер хатыны үлеп, шулай ук тол хатынга өйләнергә мөмкин. Ә бу кешеләр нишли? Үлгән хатыны, исәне, ул тол хатынның ире — дүртәүләшеп яшиләрме? Ә балалары белән нәрсә? Алар кайда яши?

- Җәннәттә балалар булмый. Алар синең белән бер яшьтә. Ләкин син үз балаңны танырсың. Хатын-кыз соңгы ире белән булачак дип әйтәләр. Ин мөһиме — җәннәткә керик әле. Аллаһ берәүне дә кимсетмәс.

intertat.tatar

 

Просмотров: 941

Комментирование запрещено