Иртәнге аш вакытында Әминнең әти-әнисе сүзгә-сүз килеп алдылар.
- Кунак бүлмәсенең обойлары тузган инде, ремонт ясап аласы иде, — дип сүз башлады әнисе Рәсимә.
- Әле ике ел элек кенә ябыштырган идек бит, нәрсә булсын аларга, — дип көрсенде әтисе.
- Бер төсле генә туйдырды инде, чәчәклерәк, матуррак бизәк төшкәнне ябыштырасым килә. Әнә, Зиләләрнең бүлмәләре нинди матур булган.
- Үтерәсең инде шул Зиләгә тиңләшеп. Юк, әлегә ремонтка акча юк, ничек тә булса, бу обойлар белән яшәрбез, — дип ире кырт кискәч, яшь хатын үпкәләгән булып, дәшми генә чәен эчеп бетерде. Гадәттә аларның каты ачуланышканнары юк, әнә бүген дә әз генә җил тузып алды да биш минуттан бар да тынды.
Дөрес, соңрак әбиләре: “Кызым, балалар алдында тавыш күтәрмә, алар, кечкенә булса да, үзләренчә нәтиҗә ясыйлар бит. Кияүнең дә абруен төшерәсең”, — дип Рәсимәне шелтәләп алды.
Әмин чынлап та бу сөйләшүдән үзенә нәтиҗә ясаган иде: кунак бүлмәсенә тиз генә ремонт ясарга кирәк. Өлкәннәр эшкә китүгә ул сеңелесе Җәмилә белән “җыелыш” үткәрде.
- Без бит әле кечкенә, икәү генә ничек ерып чыгарбыз икән бу эшне, абый? – дип икеләнде алты яшьлек сеңелесе.
- Анысы шулай инде, — дип җитди кыяфәт белән башын кашып алды малай. Арлы-бирле йөреп, бераз уйлаганнан соң, ул бу мәсьәләне хәл итү ягын тапты.
- Тәк, әни бит обойның төсе буенча бер сүз дә әйтмәде, бары тик: “Чәчәкләр телим”, — диде. Димәк, төсле буяулар белән обойга чәчәкләр ясыйбыз. Бу яңаларны ябыштыруга караганда күпкә җиңелрәк. Акча сарыф ителмәгәч, әти дә канәгать калыр, — дигән карарга килде Әмин.
Балалар әбиләренең сериал карарга утырганын көттеләр дә җиң сызганып эшкә керештеләр. Малай сары, кызыл, зәңгәр буяу белән зур чәчәкләр ясый башлады, ә сеңелесе аның артыннан яшел төс белән идәнгә кадәр сабаклар сызды, яфраклар ясады. Дөрес, рәсем әллә ни матур килеп чыкмады. Чәчәкләр күрше Зилә апаларының обойларындагы аллы-гөлле розаларга бер дә охшамаганнар. “Үзебез ясап, 8 мартка бүләк иткән открыткага әни әнә ничек куанды, чәчәкләре чын кебек, — дип мактаган иде. Бүген ясаганнары аларга караганда мең тапкыр матуррак, димәк, әнигә дә ошаячак!» - дип үзен дә, сеңелесен дә тынычландырырга тырышты Әмин.
Җәмилә рәсемгә әле бер почмактан, әле икенчедән карады — юк, барыбер нидер җитми кебек.
- Абый! Зилә апаның тәрәзә пәрдәләре токмач сыман киселгән, ә безнекеләр бер тукымадан. Әнинең: “Интерьерда бар да мөһим”, дигән сүзләрен ишеткәнем бар, бәлки безгә дә челтәрләрне үзгәртергәдер?
Пәрдә сатып алырга балаларның акчалары да, вакытлары да юк иде. Әниләре кайтканчы бүлмәне җыештырасы да бар бит әле. Шуңа, бераз киңәштеләр дә, өстәл тартмасыннан кайчы алып, тәрәзә пәрдәләрен буй-буй тапап чыктылар.
- Болай әйбәт кенә күренә, — дип эшләренә нәтиҗә ясады Әмин. Җәмилә дә ризалашып башын какты.
…Рәсимә эштән кайтканда фатирда корвалол исе аңкый иде. Башын яулык белән кысып бәйләгән әнисенең өстәл артында кан басымын үлчәп утыруын күреп, ул куркуга калды.
- Әни, башың авыртамы әллә? Йөрәгеңме? Хәзер, хәзер “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртам, — дип, сумкасыннан телефонын эзли башлады ул.
- Чакыр, кызым, чакыр.. Миңа да, сиңа да ярдәм итәрләр… Әй, Ходаем, кияү кирәкне бирер инде, балаларны карамагансың дип… Шайтан алгырлары! Нишләтеп ташлаганнар!
Рәсимәнең башыннан берсеннән-берсе начар уй йөгереп узды. Ул сумкасын идәнгә бәрде дә кунак бүлмәсенә ташланды. Анда кавалерия үткән диярсең: идәндә кәгазь кисәкләре, буяулар, пумалалар ята. Тәрәзәдә кисәк-кисәк пәрдәләр асылынган, диван, көзге, диварлар – бар да буяуда. Ә бүлмәнең ике почмагында өс-башлары, битләре буяу белән пычранган Әмин белән Җәмилә басып торалар.
- Йокы бүлмәсенә дә ремонт ясаган булыр идек тә, өлгермәдек, әби почмакка бастырды, — дип җиңе белән борынын сөртеп алды Әмин.
Яшь хатын нәрсә әйтергә дә белмәде. Аны шатландырыр өчен тырышканнар бит сабыйлары — ничек ачуланасың инде? “Ремонтчыларым сез минем…Шулай ярыймы инде?! Ремонт — зурлар эше бит ул!” — дип ана ике баласын да кочагына кысты. Үзе дә иртән балалардан ким кыланмады шул ул. Әнисенең сүзләре хак булган икән, балалар алдында сүзне үлчәп сөйләргә кирәк.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1214