Сөйгән ярлар (булган хәл)

breakup-quotesИлгиз белән Лилия бер авылда туып-үсеп, бер сыйныфта белем алалар. Кечкенәдән бер-берсенә гашыйк булалар. Сөйләшеп, сүз куешып, бергә киноларга, концертларга йөриләр, кич корын болыннарга очрашырга чыгалар. Бер-берсенә яңалыкларын сөйлиләр, күчтәнәчләре белән алышыналар, айлы төндә бергәләп үзләренә ошаган йолдызларны сайлыйлар.

Мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, һөнәр үзләштерер өчен Лилия Сергиевскка барырга була, егет Бөгелмәдәге уку йортына керә. Тик Илгиз Лилияне бик нык яратуына, сагынуына түзә алмыйча, кыз артыннан барып, Сергиевсктагы авыл хуҗалыгы техникумына укырга күчә. Яшьләр бер-берсеннән ерак булмауларына бик куаналар, билгеле. Укып бетергәч өйләнешергә сүз куешалар. Һәр атна саен туып-үскән авылларына бергә кайтып, бергә килеп йөриләр.

Шулай бервакыт Лилиянең Илгиздән башка гына  китү юлына чыгуын күрдем дә:

- Ни булды? Ничек әле үзең генә, әллә үпкәләштегезме? - дип сорадым.

Лилия:

- Илгизнең әнисе белән минем әнкәй никтер ачуланышканнар бит. Шуңа күрә безгә очрашырга, аралашырга рөхсәт юк, — дип елап сөйләде.

Тик мәхәббәткә бернәрсә дә комачаулый алмый шул. Егет белән кыз барыбер Сергиевскта яшәгән вакытта очрашуларын дәвам итәләр. Ә менә укуларын тәмамлагач, кызганыч ки, яшьләр кушыла алмый. Каенана буласы кеше Лилияне күрергә дә теләми, матур мәхәббәтләренә каршы төшә.

Еллар үтә, Лилиянең иптәш кызлары тормышка чыгалар. Әмма Илгиз генә әнисенә каршы бармый. Аптырагач, Лилия авылдашы Маликка кияүгә чыгарга була, аларның аллы-артлы ике уллары туа.

Тормыш дәвам итә, әмма мәхәббәт, сөйгән яр онытылмый. Җырларда да җырлана бит: «Онытылымый шул беренче саф мәхәббәт», — дип… Илгиз белән Лилия бер авылныкы булгач, күзгә-күз очрашып, бер-берсен күреп торалар. Йөрәкләре әрни, күңелләре ярсый. Әмма хәзер нишлисең инде? Cоң шул, соң…

Әйе, Лилиянең тормышы матур, барсы да җитеш, зур өйдә яшиләр. Балалары да укып бетерделәр инде, яхшы белем алып хөкүмәтебезгә хезмәт итәләр, әти-әниләренә оныклар бүләк иттеләр. Еллар үткән саен ир белән хатын арасында бер-берсенә карата күңел җылысы, хөрмәт арта гына.  Аерылу, башка гаилә кору турында сүз дә булырга мөмкин түгел ич.

Тик менә бер нигә дә карамый мәхәббәт дәвам итә… Ул гомерлек, мәңгелек. Таһир белән Зөхһрәнеке кебек…

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 2181

2 комментариев

  1. бик матур язылган

  2. Илгизнең сөюе җитәрлек булмаган, әгәр ул ныклап яратса, кушылырлар иде, бер нигә дә карамый.