Мәчет юлында

VG3ZqUNXtuAКеше гомере бер мизгел, дип юкка гына әйтмиләр. Ә инде безнең, Җәмигъ мәчетенә дини курсларга йөрүче бер төркем хатын-кызларның, соңгы өч елыбыз күз ачып йомганчы үтте дә китте. Мәчет юлында без намазга бастык, Аллаһы тарафыннан бирелгән изге Коръән китабын гарәп телендә укырга өйрәндек.

2015 елның октябрендә бер-бер­сен бер дә күрмәгән, таныш булмаган 25 хатын-кыз Сания Вагыйз кызы Мингачеваның дини курсларына язылдык. Урыннар җитмәгәнлектән, парта артына өчәр-өчәр утырып укырга туры килде. Ул вакытта күпчелегебез бит әле дога да белми, намаз да укымый иде. Башта өйрәнеп булырмы, дип шикләндек. Зи­һенебез дә яшь чактагы кебек түгел бит инде. Ничек кенә барысын да отып калырбыз икән, гарәп телендә укырга ничек телебез әйләнер икән, дип уйландык. Ләкин Сания ханымның нурлы йөзе, йомшак тавышы, мөлаем карашы безнең уку ниятебезне ныгытты гына. Ул безне юлга салып, хәреф артыннан хәреф, дога артыннан дога өйрәтте. Аллаһының изге китабына, пәйгамбәребезнең хә­дисләренә таянып, ихлас кү­ңел, зур сабырлык, акыл белән безнең сорауларыбызга җавап бирде. Үз малын кызганмыйча, китаплар таратты.

VG3ZqUNXtuAШәкертләребез арасында 23 яшьлек кызлар да, 66 яшь­тән узган апалар да, хәтта татар телен белмәүчеләр дә бар иде. Шулай, бер-беребезгә ярдәм итешеп, хәлләребезне сорашып, туганлашып яши баш­­ладык. Гаиләләребездә булган кайгы-хәсрәтләребезне уртак­лашып, оныкларыбыз туу, бала­ла­ры­бызның никахлашу бәй­рәмнәренә шатланышып, милли ризыклар пешереп килеп, бәйрәмнәр ясадык. Дога өмет итүче мәетләребезне искә алып, садакалар таратышып, дога кылырга өйрәндек. Бу бит мөселман гореф-гадәтләренә кергән күренешләр. Без аларны дөрес итеп үтәргә Сания ханымнан өйрәндек.

Сыйныфта укыган шәкерт­ләребез бердәй тырыш, тату, ярдәмчел булдылар. Рузалия Мостаева малын, вакытын кызганмыйча, догаларны эрерәк хәрефләр белән бастырып таратты, безгә җиңеллек ясады. Шулай ук Асия Насыйрова, Рәйсә Манеева, Тәнзилә Фәйрушина да үзләренең яр­дәмнәрен кертеп тордылар. Аларга Аллаһы Тә­галәнең рәх­мәте булсын.

Дәресләребезне калдырмаска тырышып, дөнья мәшә­катьләрен читкә куеп, ашыга-ашыга, дәрескә киләбез. Чөнки Сания ханымның авызыннан чыккан һәр сүзне күңел­ләребезгә сеңдереп барырга тырышабыз. Инде менә, әлхәм­дүлиллаһи, биш вакыт намазны калдырмыйча укый башладык. Ясин, Мөлек сүрәләрен гарәп телендә укып багышлый да беләбез. Ә иң зур шатлыгыбыз — Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнеп, башыннан ахырына кадәр укып чыктык. Хәтта арабыздагы яшь шәкертебез Рузалия Минникаева Ясин һәм Мөлек сүрәләрен ятлап, күңелдән укый башлады. Нәфисә Исхак кызы, Асия Гаяз кызы да Ясин сүрәсен күңелдән беләләр.

Сания ханым үзен-үзе чын мө­селманча тота белүе, эчке һәм тышкы кыяфәте белән безгә үрнәк булып тора. Без дә хәзер, Җәмигъ мәчете йортындагы “Әссәлам” кибете хез­мәткәре Гөлсылу ханым яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәргәннән соң, яулыкларыбызны матур итеп бәйләп, мөселман таләпләренә туры килерлек итеп киенеп йөри­без.

Сания ханым сөйләгән сүзләрне ир­­ләребезгә, балала­рыбызга да җит­ке­рәбез. Өйләребездә догалар укып, хә­ләл ризык ашап яши башлаганнан бирле ирләребез дә дингә якынлашты — эчми-тартмыйлар, начар сүз әйт­миләр, җомга көннәрне мәчеткә барырга тырышалар.

Шушы өч елда Казанга, Болгарга, Биләргә экскурсияләргә барырга да насыйп булды. Талип хәзрәт автобусларны кайгыртып, хәерле юллар теләп, дога кылып озатып кала. Шуңа да юлларыбыз һәрвакыт уң буладыр.

Күбебезгә Россиянең башка мә­четләрен күрергә насыйп булды. Ләкин Самараның Җәмигъ мәчетендәге кебек матурлык, нурлы йөзле, тәртипле мөселманнар башка беркайда да юк кебек. Без үзебезнең мәчетебез белән горурланабыз. Якты утларын балкытып, мәчетебез гөрләп торсын, мәдрәсәбез эшләсен, ә укучылар саны артсын иде. Йөрегез мәчеткә, укыгыз, белеме­­гезне арттырыгыз, кадерле дин кар­дәш­лә­ре­без! Безнең өчен анда барлык уңай­лык­лар да булдырылган.

Мәчетебезне шундый тәртип белән, дөрес юлдан алып баручы, милләтебез берләшсен өчен күңелләребезгә әдәп, әхлак нигезләре салучы, рухи кыйм­мәтләрне халыкка җиткерү юлында армый-талмый эшләүче мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинга, укытучыбыз Са­ния Мингачевага Аллаһының олы рәх­мәтләре яусын иде. Шулай ук алар­ның әти-әнисе — гомерләрен халкыбызны дингә кайтару эшенә багышлаган Вагыйз хәзрәткә һәм Асия абыстайга, кияүләре Габделәхәт хәзрәткә, башка имамнарга, хәзрәтләргә һәм мәчетебезгә хез­мәт­ләре кергән бар кешеләргә без, 2018 елгы өченче сыйныф чыгарылыш шәкертләре, олы рәхмәтләребезне бел­дерәбез.

Әнисә ИБӘТУЛЛОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1557

Комментирование запрещено