Татар зыялылары Тукай һәйкәле янында милләт киләчәге турында уйланды / Татарская интеллигенция около памятника Тукаю размышляла о будущем нации

3-DGT_211415 апрель көнне татар зыялыларының шагыйрь каберенә чәчәкләр китерүе — традицион чара.

Тукайның йөрәге тибүдән туктаган көнне шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салу мәрасименең кульминацион ноктасы Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗановның Тукайның милләткә мөрәҗәгать иткән юлларын укуы иде. Килүчеләр ул чыгыштан Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» пьесасыннан Тукай монологын таныдылар. Тукай һәйкәле янында чыгыш ясаучылардан башкалар да үз чыгышларын Тукай юллары белән тәмамлады.

15 апрель көнне татар зыялыларының шагыйрь каберенә чәчәкләр китерүе — традицион чара. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы Татарстан язучылар берлеге белән бергә оештыра.

Быел Тукайны искә алу чарасын Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды. Чыгыш ясаячак кешеләрнең исемлеге дә алган төзелгән иде. Искә алу чарасы шул программа буенча алып барылды.
“Табигать уянган матур вакытта Тукаебезга киләбез. Менә 105 ел инде безнең Тукайны җиргә иңдергән көнебез. Елдан-ел Тукайга чәчәкләр китерүчеләр арта. Тукай безнең яшәешебезгә әверелеп бара”, — дип Данил Салихов чарага килүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм беренче сүзне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камаловага бирде.

“Кадерле туганнар, милләттәшләр, без бөек шагыйребез Тукайны искә алырга җыелдык. Бу һәр татар өчен кадерле, изге көн. Бөек шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы, хәтта үлеме дә халыкка хезмәт итүнең гаҗәеп үрнәге булып тора. Әдәбиятта Тукай рухы бүген дә яши, Тукай яндырган учак һаман да яна. Һаман да милләт җанын җылыта”, — дип башлады чыгышын Эльвира Камалова. Ул рус телендә “байлыгыбыз ике дәүләт теле булуын да искәртеп үтте. “Тукайга килү – матур традиция. Без аны дәвам итәргә, буыннан-буынга җиткерергә тиешле. Без нинди генә заманда, нинди генә иҗтимагый шартларда яшәсәк тә, үз кыйблабызны Тукай кыйбласы белән барлыйбыз, Тукай иманы белән дөреслибез. Безнең бүген сөйләгәннәр дога булып барып ирешсен”, — диде ул.

Разил Вәлиев үз чыгышында Тукайның бездән аерылмавына, көннән-көн якынаюына басым ясады. “Кайсы гына илгә барсаң да, аеруча төрки илләргә, Татарстаннан килдем дигәч, Тукайны искә алалар”, — диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис “Алда тормыш сораулар куя, без аңа җавап эзлибез һәм шулчак Тукай акылына, Тукай хисләренә таяначакбыз”, — диде ул. — Тукай киләчәктә дә иң нечкә, иң нәзберек сорауларыбызга җавап бирәчәк”. Ренат Харис соңгы елларда Тукайга бәйле булып чыккан әсәрләрнең иң күренеклесе дип Зиннур Мансуровның “Тукай белән рухи әңгәмәләр”ен саный. “Тукай ни өчен татар халкының рухи символына, милли әйдәманына әверелә алган? Безнең Кол Галиләрдән башланган мең еллык әдәбиятыбызда олпат шәхесләр бик күп. Әмма безнең милләтебез Тукайны сайлап алган, — диде Зиннур Мансуров. – Аны беркем дә билгеләмәгән, татар халкы үзе билгеләгән. Тукай бөтен әсәрләрендә милләтем дип янган. Безнең телебез кыенлыклар кичергән көннәрдә без үзебезне Тукай каршында бурычлы дип тоярга тиеш”.

3-DGT_2114Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: “Бүгенге җыелышның мәгънәсе бер генә булырга мөмкин: Тукайның теләкләре тормышка аштымы соң? Тукайның мәгънәсен аңлаган кешеләр шушы хәлгә калырлар идеме? Бирегә җыелган кешеләр үзләренең барлыгын белдерә. “Без барлыгыбызны исбатларга тиешбез”, — ди. Иң зур мәгънә – милләтеңне саклап калу. Халкыбыз кем икәнен аңлап, үз язмышын үзе хәл итергә тиеш”, — диде.

Тукай һәйкәле янында Коръән аятьләрен Тукай премиясе лауреаты Харис Салихҗанов укыды.

«Татар-информ».

* * *

15 апреля татарская интеллигенция по традиции приходит с цветами к памятнику великого поэта.

Кульминацией возложения цветов к памятнику великого поэта стало чтение Народного артиста Татарстана, Заслуженного артиста России Ильдуса Ахметзянова обращения Тукая к нации.

Участники узнали в этом выступлении монолог Тукая из пьесы «Без китэбез, сез каласыз» («Мы уходим, вы остаетесь») Туфана Миннуллина. Все остальные выступившие около памятника так же закончили выступления строками Тукая.

Традиционно, 15 апреля татарская интеллигенция собирается у памятника великому поэту. Организаторы мероприятия – Министерство культуры Татарстана совместно с Союзом писателей республики.

В этом году ведущим встречи стал председатель Союза писателей Татарстана Данил Салихов. Список выступающих был составлен заранее, выступления сменялись согласно составленной программе.

«Мы приходим к Тукаю в прекрасное время года, когда природа просыпается. 105 лет назад ушел от нас наш Тукай. Из года в год все больше и больше людей приходят с цветами, чтобы почтить память поэта. Тукай превращается в наше бытие», – отметил Данил Салихов и выразил благодарность участникам встречи. Он передал слово первому заместителю министра культуры Татарстана Эльвире Камаловой.

«Дорогие друзья, соотечественники, мы собрались здесь, чтобы почтить память великого поэта Габдуллы Тукая. Это очень памятный, святой день для каждого из нас. Жизнь, творчество, и даже смерть великого поэта являются образцом служения народу. В литературе и сегодня живет дух Тукая, очаг Тукая все еще горит. И все еще согревает душу народа», – сказала в своем выступлении Эльвира Камалова.

На русском языке она подчеркнула, что «два государственных языка – это наше богатство».

«Приходить к Тукаю – красивая традиция. Мы должны его продолжать, передавать из поколения в поколение. В какое бы время, в каких бы общественных условиях мы не жили, мы ориентируемся по взглядам и помыслам Тукая. Пусть все слова, сказанные сегодня в адрес поэта, станут молитвой для его души», – отметила она.

Разиль Валиев в своем выступлении заявил, что Тукай не отдаляется от нас, напротив, он становится все ближе и ближе изо дня в день. «В какую бы страну ты не приехал, особенно в тюркских странах, узнав, что мы из Татарстана, вспоминают Тукая», – поделился он.

Народный поэт Татарстана Ренат Харис сказал так: «Жизнь ставит перед нами новые вопросы, мы ищем на них ответы и будем опираться на ум и чувства Тукая. Тукай и впредь будет давать ответы на наши самые тонкие, привередливые вопросы». Ренат Харис считает, что самое выдающееся произведение последних лет, посвященное Тукаю, – «Тукай белэн энгэмэлэр» («Беседы с Тукаем») Зиннура Мансурова.

«Почему Тукай превратился в духовный символ татарского народа, в его национального героя? В нашей тысячелетней литературе, начавшейся еще с Кул Гали, очень много выдающихся личностей. Но наш народ выбрал Тукая. Его никто не назначал, его выбрал татарский народ. Во всех своих произведениях Тукай горел за свой народ. В дни, когда наш язык переживает трудности, мы должны чувствовать себя в долгу перед Тукаем», – подчеркнул Зиннур Мансуров.

Народный артист Татарстана и России Азгар Шакиров сказал: «Смысл нашего сегодняшнего сбора может быть только один: сбылись ли мечты и желания Тукая? Люди, понимающие суть Тукая, могли дойти до такого? Собравшись здесь, люди дают знать о себе, дают знать, что они живут. Мы должны доказать свое существование. Самый большой смысл – сохранить нацию. Народ должен понимать, кто он есть, и сам решать свою судьбу», – сказал артист театра.

Аяты Корана около памятника читал лауреат государственной премии имени Габдуллы Тукая Харис Салихзянов.

 «Татар-информ».

Просмотров: 872

Комментирование запрещено