Камышлы татар халык театры «Татарча өйләнү» исемле ике пәрдәлек комедия күрсәтәчәк

IMG_20150308_204750Хөрмәтле театр сөюче дусларыбыз! Сезне 19 апрельдә Әнвәр Давыдов исемендәге Камышлы район мәдәният йортында булачак «Татарча өйләнү» исемле ике пәрдәлек комедиясен карарга чакырабыз. 

Башлана 18.00 сәгатьтә. Билет бәясе — 50 сум.

jX05IIkzVIg

«Татарча өйләнү» — Ркаил Зәйдулла тарафыннан иҗат ителгән ике пәрдәлек комедия. Аны беренчеләрдән булып Оренбург Татар драма театры сәхнәгә куйды. Бу әсәр «Яңа татар пьесасы – 2008» ярышында өченче урынны алды. Ул Рауль Мирхәйдәровның «Игълан аша танышу» хикәясенә нигезләнеп язылган.

Район мәдәният йорты һәм Камышлы татар халык театры.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1224

Комментирование запрещено