17 апреля 2018 года – 100 лет советской пожарной охране! / Курку белмәс йөрәк

начальник пожарно-спасательной части №120 Исмагил Салихов.

Начальник пожарно-спасательной части №120 Исмагил Салихов.

100 лет назад В.И. Ленин подписал Декрет Совета Народных Комиссаров «Об организации государственных мер по борьбе с огнем», который сыграл значительную роль в деле становления и развития пожарной охраны нашей страны.

В советское время пожарная охрана серьезно, структурно и функционально развилась. Была проведена автомобилизация пожарной охраны, создана газодымозащитная, а также служба связи. Таким образом, в 20-30-е годы ХХ века пожарные добились многого: они получили технику, научились этой техникой управлять, приобрели богатый опыт боевой работы, научились предупреждать пожары – все это помогло им выстоять в тяжелейшие годы в истории страны, в годы Великой Отечественной войны.

Умные, сильные и смелые люди способны нести эту нелегкую службу, ежедневно бороться с огнем, спасать людей. Именно такими были, есть и остаются наши ветераны.

Одним из них является начальник пожарно-спасательной части №120 Исмагил Салихов. 40 лет он посвятил службе в пожарной охране. Во всех успехах и достижениях нашего коллектива — большая заслуга руководителя учреждения Исмагила Хазиахметовича. За достигнутые успехи в работе ветеран труда награжден медалями «За безупречную службу» 1,2,3 степени, памятной медалью МЧС России «Маршал Василий Чуйков», знаками «Отличник МВД», «Пожарной охраны», «Огнеборец», «За заслуги перед Камышлинским районом», а также многочисленными почетными грамотами.

Руководство и коллектив ПСЧ-120 поздравляет ветеранов, чья деятельность, так или иначе, связана с пожарной безопасностью, с юбилейной датой. Ваш незаменимый опыт и сегодня может сыграть значительную роль в общественной противопожарной деятельности. Здоровья вам и успехов в дальнейшей жизни.

Илюся ГАЙНУЛЛИНА.

«Камышлинские известия».

* * *

Бүгенге көндә батырлык эшләп буламы? Әлбәттә, була. Мәсәлән, янгын сүндерүчеләр үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, янгыннан күпме кешене һәм мал-мөлкәтне коткарып калалар. Моның өчен күпме көч, батырлык кирәк. Ка­мышлы районының 120 санлы янгын-коткару часте баш­лы­гы Исмәгыйль Салихов нәкъ шундыйлардан.

Армиядән хезмәт итеп кайткач, ул Кләүле районының урман хуҗалыгына эшкә урнашкан. Анда Исмәгыйль Хаҗиәхмәт улына урман янгыннарын күп күрергә туры килгән. Ут белән көрәшкән янгын сүндерүчеләрнең кыюлыгы, куркыныч белмәүләре егетне сокландыра һәм ул Кләүле районының янгын сүндерү час­тена инспектор булып эшкә урнаша. 1991 елда районнар аерылгач, Камышлы районында 120 санлы янгын сүндерү часте оештырыла, ә Исмәгыйль Салихов аның башлыгы вазифасын башкара башлый.

Аның карамагында бүген 36 кеше хезмәт итә. Янгынга чыкмаган вакытта да алар тик ятмый: шәхси состав белән өйрәнү укулары үткәрелә, халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Җитәкче документларны дөрес тутыру, районда булган ян­гыннарның статистикасын өй­рәнү, шәхси составның профессиональ әзерлекләре өчен дә җавап бирә, көчле янгыннарга да чыга.

Хезмәте авыр, җаваплы булса да, Исмәгыйль Салихов аңа бөтен күңеле белән гашыйк. Тырышлыгы, кыюлыгы өчен хезмәт ветераны “Мактаулы хезмәт өчен” медаленең өч дәрәҗәсе иясе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Маршал Василий Чуйков” медале, “Эчке эшләр министрлыгы отличнигы”, “Камышлы районы алдында хезмәте өчен” мактау билгеләре белән бүләкләнгән.

Аның бу мәхәббәте улы Илшатка да күчкән. Ул әтисе эзеннән китеп, бүген Волжск районының 46нчы янгын-кот­кару отрядында бүлекчә командиры вазифасында хезмәт итә.

Быел апрельдә Совет янгын сүндерү сагына 100 ел тулды. Ә Исмәгыйль Салихов өчен икеләтә бәйрәм — аның бу хезмәткә килүенә 40 ел. Милләттәшебезне чын кү­ңелдән котлап, авыр хез­мәтендә уңышлар телибез.

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА,

“Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1170

Один комментарий

  1. Шундый алар Татар-Әбдекиендә туып үскән кешеләр!