“Дуслык күпере” “Татарча солянка”га әйләнмәсен иде

дружба

Сәхнәдә тамашаның соңгы мизгелләре. Алгы планда — Айдар Галимов.

Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда “Дуслык күпере” фес­тивале тамашасын караганнан соң, үземнең хисләрем, тәэсирләрем, фикерләрем турында сөйлисем килә

Соңгы атналарда милли тормышыбызның игътибар үзәгендә “Дуслык күпере” дип аталган татар-башкорт сәнгать фестивале булды дисәк, бер дә хата булмас кебек. Ул Россия башкаласы Мәскәүдә башланып китеп, аннан Пенза, Ульян, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екате­ринбург, Төмән, Чиләбе шәһәрләрен гөрләткәннән соң, ниһаять, 18 апрельдә татар халкының мәркәзе булган Казан каласына да килеп җитте.

Бу тамашалар турында Татарстан, Башкортостан рес­­публикаларындагы, башка төбәкләрдәге массакүләм мәгъ­лүмат чараларында, ин­тер­нет сайтларында, социаль челтәрләрендә сирәк кенә хәбәрләр һәм язмалар да күренгәләде. Мин алар белән танышып барырга тырыштым. Ә үземә “Дуслык күпере” тамашасын Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда күрергә насыйп булды.

Туган төбәгем — Камышлы якларында без балачактан ук Татарстан һәм Башкортос­тан радиолары аша татар һәм башкорт моңнарын, җырларын тыңлап үстек. Бу радиолар тапшырулары, бигрәк тә ял көннәрендә, һәр өйдә яңгырап торалар иде. Аеруча ике тугандаш республиканың алмаш музыкаль программалары истә калган. Шуңа да без Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Илфак Смаков, Гомәр Әбделманов, Мәгәфүр Хисмәтуллин кебек яраткан җырчыларыбызның чыгышларын, аларның татармы, башкортмы икәнлекләрен аермыйча, көтеп ала торган идек. Ике республиканың концерт бригадалары төрле төбәкләрнең ерак татар һәм башкорт авылларында да еш булып, үзләренең иҗат җимешләре белән тамашачыны якыннан таныштыра иделәр.

Тик тора-бара мондый үзара очрашулар сирәгәеп, бөтенләй тукталдылар. Соңгы елларда озын һәм урта дулкыннарда ябылган Татарстан һәм Башкортостан радиолары да ФМ диапозоннарга күчерелгәч, аларны хәзер интернет аша гына тыңлап була. Ә бу әлегә күпләргә, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, мөмкин түгел. Дөрес, хәзер спутник (юлдаш) антенналары яисә кабель каналлары ярдәмендә күп урыннарда ТНВ-Татарстан, Планета, “Мәйдан”, “Туган тел”, БСТ, “Юлдаш” телепрограммаларын карау мөмкинлеге бар. Тик аларда һәр Республика күбрәк үз җырчыларын гына күрсәтергә тырыша. “Туган тел” башкорт-татар каналы булып, анда даими татар һәм башкорт җырлары яңгыратылса да, күп урыннарда кабель каналлары аны түләүле итеп кенә күрсәтә. Менә Самарада да ул үткән ел ахырыннан берничә ай һәр әбүнәчесенә бушлай күрсәтелсә дә, хәзер туктатылды.

Шуңа күрә дә соңгы тапкыр 90нчы еллар уртасында Башкортос­танда “Дуслык моңы” исеме белән үткәрелгән конкурсның дәвамчысы булган хәзерге “Дуслык күпере” фестивален күпләр, минем кебек үк, зур өметләр баглап каршылаганнардыр, дип уйлыйм. Әйтүләренчә, ул чактагы конкурс­та яшь башкаручылар башкорт һәм татар халык җыры белән бергә әле тагын башкорт һәм татар композиторларының берәр җырын башкарырга тиеш булганнар. Ә бүгенге “Дуслык күпере”ндә беркем дә үзара ярышмый, фестиваль алар һәм тамашачылар өчен бәйрәм буларак кына кабул ителә.

Биредә мин Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда “Дуслык күпере” фес­тивале тамашасын караганнан соң, үземнең хисләрем, тәэсирләрем, фикерләрем турында сөйлисем килә. Билгеле, ул Мәскәүнең Кремль сараенда үткәрелгәненнән берникадәр калышадыр, мөгаен. Мәскәүдә чыгыш ясаган Башкортостанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халыклар биюе ансамблен “Дуслык күпере” белән төбәкләргә алып барып булмый, әлбәттә. Ә менә бу коллективның якын көннәрдә Самара филармониясе сәхнәсендә зур концерт күрсәтергә җыенуын әйтеп үтәргә кирәктер.

Хәзерге көндә татар һәм башкорт тамашачысында зур абруй казанырга өлгергән, Элвин Грей кушаматы белән күбрәк халыкка таныш Радик Юльякшин да Мәскәүдә чыгыш ясаганнан соң, гастрольләренең тыгыз булуы сәбәпледер инде, башка төбәкләргә килә алмаган булып чыкты. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та Самарага килмәгәннәр. Хәер, алар биредә әле күптән түгел генә үзләренең яңа программаларын тулы зал җыеп, күрсәтеп киткәннәр иде инде.

Соңгы вакытларда Самарада Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшин, Ришат Төх­вәтуллиннан кала башкалар нигәдер тулы заллар җыя алганнары юк. Хәтта Салават, Филүс Каһиров концертларында да быел тамаша залы ярым­ярты гына булды. Элеккеге елларда танылу алып өлгергән Илсөя Бәдретдинованың җыр­ларын тыңларга да тамашачы артык күп килмәгән иде. Моны Самара тамашасычының зәвыгы түбәнәя төшүе, әллә күпләрнең кесәләре саегуы белән аңлатып буламы икән? Икесенең дә булуы бик ихтимал. Бигрәк тә хәзер концертларга өлкән яшьтәгеләр һәм яшьләр аз йөри башладылар. Ә менә “Татарча солянка” программаларын карарга халык ярата әле. “Дуслык күпере”н дә “Солянка” дип атарга буладыр, мөгаен. Чөнки анда шулай ук күп җырчылар катнашты, тик аларның дәрәҗәләре бу юлы күпкә югарырак иде, минемчә.

Концерт программасын ике — татар һәм башкорт телләрендә бик тә оста һәм матур итеп Казаннан Гөлназ Сәфәрова белән Уфадан Фирдәт Галиев алып бардылар. Шагыйрь Роберт Миңнуллин шигыренә композитор Эльмир Низамов язган “Безнең җырлар чак” җырын (бу җырны алып баручылар “Дуслык күпере” фестиваленең гимны дип атадылар) Уфа җырчысы Илһам Вәлиев белән Казан җырчысы Марсель Вагыйзов башкардылар.

Чыннан да, тел мәсьәләсеме ул, башкасымы — проблемалар ике милләттә дә күп, дип елап утырудан берни үзгәрмәячәк. Димәк, “Дуслык күпере” чакырганча, татар белән башкортка берләшергә кирәк, аларны бер-берсеннән берничә аваз гына һич тә аера алмый, әлбәттә.

Башкортостанның һәм Та­тарстанның халык артисты Фидан Гафаровның сәхнәгә чыгуы алкышлап кабул ителде. Ә инде ул үзенең моңлы, үзенчәлекле тавышы белән “Сиңа килдем, иркәм!” дип җырлап җибәрүенә зал көчле алкышларга күмелде.

- Менә без тагын очраштык, ә бер очрашу үзе бер гомер бит. “Дуслык күпере”без безне, башкорт белән татар халкын, берләштерүгә ярдәм итсен иде, — диде җырчы.

Бер-бер артлы чыгып, Рәшит Ваһапов исемендәге кон­курс лауреатлары, яшь җыр­чылар Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбасов, Айсылу Габдинова тамашачы инде яратып өлгергән җырларын башкардылар.

Тальян гармунында һәм башка күп уен коралларында татар һәм башкорт көйләренә тезмәләр уйнаган Татарстан­ның һәм Башкортостанның халык артисты Ринат Вәлиевны да тамашачы бик җылы каршылады. Ә инде концертны алып баручылар аның тугыз бала атасы булуы турында әйткәч, ал­кышларның иге-чиге булмады.

Алга таба да берсен-берсе алмаштырып сәхнәгә татар-башкорт эстрадасының танылган артистлары чыга торды. Аларның байтагы — Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Галимов, Илһам Вәлиев, Гөлназ Асаева кебек Башкортостанда туып-үсеп, Татарстанда да танылу алган татар җырчылары иде.

Хәмдүнә Тимергалиева белән самаралыларны таныш­тырып торасы юк. Ул сәх­нәгә күренүгә зал шартлардай булып, көчле алкышларга күмелде. Тамашачы күңеленә хуш килгән үзенең берничә җырын башкарганнан соң, ул:

- Бик рәхәт миңа сезнең шәһәрдә. Мин бит сезнең якташыгыз, атаклы гармун остасы Рөстәм Вәлиев белән бергә күп еллар җырлап йөрдем. Бүген дә мин үзен искә алып, җырларымны сезгә, аның якташларына, җырладым, — диде.

Инде алда язганымча, күп­тән түгел генә Самарада яңа программасын күрсәтеп кит­кән Илсөя Бәдретдинова “Дуслык күпере”ндә дә бар иде. Ул баштан Илфак Шиһаповның күпләргә таныш “Торып бас” җырын шундый күтәренкелек белән җырлап бирде ки, күпләр аягүрә торып басып, җырны алкышладылар.

Бар көчеңне җыеп, торып

                                           бас!

Бер егылып торган кабат

                               егылмас.

Алга атла, бер генә килми

                                  җиргә яз!

Илсөя ханым җырлары арасында алып баручыларны да уздырып төрле мәзәкләр дә, кызыклы хәлләр турында да сөйләргә өлгерде. Үзенә Мәскәүдә Сергач татарлары ике зур кисәк казылык, ә Пензада, тартмага тутырып, күркә тушенкалары биргәннәр һәм моннан бик кызык хәлләр дә килеп чыккан икән.

Бу юлы Илсөядән дә күбрәк чәчәкләр һәм алкышлар алучы булмагандыр, мөгаен.

Раяз Фасиховның җырлавын шулай ук тамашачы яратып тыңлый. Мәзәкләр сөйләргә дә ул тартынып тормый. Җырчы залда танылган көрәшче һәм эшкуар Хәбил Бикташевны күреп алып, тагын үзенең бер мәзәген сөйләп бирде.

“Бер хатын иренә өйдән соңгы 500 сум акчаны биргән дә ризыклар алырга базарга җибәргән. Ә анда ирнең акчасын урлаганнар. Ул кулларын өскә күтәргән дә Ходайдан ярдәм итүен сорап ялвара икән. “Ник монда кычкырасың, бу бит базар, әнә мәчеткә бар да шунда Ходайдан сора, бәлки, ишетер”, — дигән моңа сатучы хатын.

Ир мәчеткә кергән дә тагын ялвара башлаган. Ә анда Хәбил ага Бикташев утыра икән. Ул һәрвакыттагыча кесәсеннән 5 мең сум акча чыгарган да иргә биргән: “Юк-бар нәрсәләр сорап, Ходайның башын катырма. Менә мин үзем дә биредә аңардан миллионнар бирүен сорап утырам әле”, — дигән ди.

Бу мәзәк белән Раяз халыкка нәрсә аңлатырга теләгәндер, ә тамашачы аңлады бугай, көлүләр, алкышлар яңгырады. Ә җырчы берни дә булмагандай: “Илсөягә сез дә ашарга казылык фәлән китерегез әле, безнең бит иртәгә Оренбургка кадәр барасыбыз бар. Ә чәчкәне чыннан да ашап булмый ич!” — дип әйтеп куйды.

Сәхнәдән әле тагын күп җырчылар җырладылар, кү­бесе татарлар — ИлСаф, Алсу Әбелханова, Марсель Вагыйзов, “Казан егетләре” төркеме, Иркә, Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов… Татар-баш­корт “Дуслык күпере”ндә шулардан бары өчесе — Илһам Вәлиев, Айдар Галимов, Гөлназ Асаева гына башкортча берәр җыр җырладылар. Ә соң башкорт җырларын башкаручы җырчылар Башкортостанда да, Татарстанда да беткән микәнни? Бу турыда тамашачылар арасында үз фикерләрен әйтүчеләр дә бар. Тик нигәдер Башкортостанның “Башкортостан”, “Кызыл таң” кебек зур газеталарында да, башка басмаларда да, интернетта да “Дуслык күпере”нә карата фикерләрен белдереп язылган язмалар күренмәде. “Ватаным Татарстан” газетасында гына күләмле “Безнең елар чак түгел” дигән язма басылды. Анда да күбрәк мактау сүзләре генә әйтелгән иде кебек.

Миңа “Бердәмлек” кебек провинциаль газетада бу турыда тәнкыйть сүзләре язарга да кирәкмәгәндер, бәлки. Бу кирәк булса да, аны барыбер күпләр ишетмәячәкләр бит, ә кайберәүләр ишетергә дә теләмәячәкләр.

Тик нәрсә генә дисәң дә, “Дуслык күпере” “салынды” һәм ул киләчәктә дә дәвам итсен иде диясе килә. Ул барыбер ашык-пошык оештырылган кайбер “Татарча солянка”лардан яхшырак килеп чыкты. Моны һич кенә инкарь итеп булмый. Ярымшәрә җырчы хатын-кызлар бөтенләй булмады. Барсы да матур, зәвыклы итеп киенгәннәр иде. Җыр авторларының исемнәре экранда язылып баруы, яисә алып баручылар тарафыннан әйтелүе дә уңай күренеш.

Самарада концерт программасын төгәлләгәндә иң соң­гылардан булып чыгыш ясаган Татарстанның һәм Баш­кор­тостанның халык артис­ты Айдар Галимов: “Бу үзенә күрә милли бер бәйрәм булды. Безнең гамәлебез, башка милләтләргә дә үрнәк булсын. Бер-беребезгә терәк булып, бер-беребезне күтәреп, бер-беребезне хуплап, аңлап теләк­тәшлек күрсәтеп яшәр­гә тиешбез”, — дип белдерде.

Әйе, тугандаш татар һәм башкорт халкы арасында дуслык җепләре бар һәм аларны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1905

Комментирование запрещено