Үткән белән бүгенге арасында «терәлеп» калган татар турында Казанда фильм чыга / В сети появился первый трейлер фильма «Кире» с Камилем Лариным и Фанисом Зиганшиным (ВИДЕО)

51-47Татарстанда “Кире” комедиясен төшерүчеләр татар теле чисталыгы өчен көрәшүче һәм татар мәдәниятен саклаучы буларак тәкъдим ителгән төп геройны аннотацияләрендә “горе-герой” дип атаганнар. Мансур ролен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкарды. Аны фильмны төшерүчеләр “Ул үткән һәм бүгенге арасында «терәлеп» калган”, “тамырлары белән артык тирән китеп, алга таба хәрәкәтләнмәс дәрәҗәгә җиткән”, дип атыйлар.

“Татар-информ” хәбәрчесе “горе-герой” турында актерның фикерен белергә теләп, Фәнис Җиһаншаның үзе белән элемтәгә чыкты. “Аның “горе”мы, “горе түгел”ме икәнлеген тамашачы бәяләр, — диде Фәнис Җиһанша. — Герой үзен кысаларда тотып, булган проблемаларны үз карашыннан гына чишәргә омтыла, замананың үзгәрүенә игътибар итмәве, кызының ни өчен аны аңларга теләмәвен белергә ашкынып тормавы, диалогка бармавы – бер битлек китереп чыгара. Ул, фәнни хезмәткәр буларак, татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында китап яза. Җитәкчесе аңа бу китапны беркем дә укымаячак, дип әйтә. Шунда ул яшәвенең яме, куелган максатларының юкка чыкканлыгын аңлый. Андый кешеләр булса, алар үзләрен таныячак”.

Фильмның пиары белән шөгыльләнүчеләрнең берсе, үз исеменең язылуын теләмичә генә, геройның антигерой булмавын, ә характеры аракасында проблемалар уртасында калуын әйтте. Аны принципиальлеге белән “комедия транскрипциясендә” булуын билгеләп, аны “трабллар өчен магнит” дип атады. “Горе” сүзенең дә яратып әйтелүен, монда трагик контекст булмавын ассызыклады. Ул Фәнис Җиһанша героен Луи де Фюнес, Чаплин, Джим Керри, Пьер Ришар геройларына тиңләштерде. “Бу — гротесклы комедия, — дип басым ясады “горе-герой” турындагы аннотацияне шәрехләүче ханым. – Мансур проблеманың җиңелрәк чишелешен күрмичә, үзен кыен хәлгә куя”.

Фильмның режиссерлары – Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр Дамаскин. Рөстәм Рәшитов — Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, дипломлы, яшь, өметле кинорежиссер. Илсөяр Дамаскинның кинорежиссерлык буенча махсус белеме юк.

Фильмда Фәнис Җиһанша, аның хатыны ролендә Зөлфия Вәлиева, кызы ролендә Гүзәл Сибгатуллина төшкән. “Тамырларыннан аерылган” Камил ролендә — Камил Ларин.

Хәзерге вакытта фильмның өстәмә төшерүләре бара.

«Татар-информ».

* * *

В сети появился первый трейлер татарстанского фильма «Кире» («Упертый»). Главную роль в нем играет один из основателей московского комического театра «Квартет И», звезда фильмов «День радио», «День выборов» и «О чем говорят мужчины» Камиль Ларин.

Фильм “Кире” повествует о заблудившемся в своих убеждениях горе-герое — Мансуре. Яростный поборник за чистоту родного татарского языка и рыцарь-защитник татарской культуры, он застрял в своеобразном лимбе между прошлым и настоящим. Любящая семья обречена на почти хтоническое существование до тех пор, пока за дверью их ветшающего дома не объявляется московский проныра-Камиль, готовый избавить их от всех бытовых невзгод и выкупить землю вместе с домом за кругленькую сумму.
 
Мансур в свойственной ему манере отвергает предложение. Так начинается нешуточное противостояние Мансура, слишком ушедшего корнями и неспособного двигаться дальше, и Камиля, утратившего всяческую связь со своими корнями и прошлым. Каждый обретает в этой борьбе то, что отделяет его от счастливой жизни в гармонии и любви.
 
Исполнителями главных ролей выступают российский актёр театра и кино, заслуженный артист Республики Татарстан, один из основателей комического театра «Квартет И» Камиль Ларин и актер Татарского государственного академического театра им. Г.Камала, заслуженный артист Республики Татарстан Фанис Зиганшин.
 
Также в картине принимают участие Эльмира Калимуллина, Гузель Сибгатуллина, Ришат Ахмадуллин, Зульфия Валеева, Фирая Акберова, Азгар Шакиров, Ильфат Камалиев, Олег Фазылзянов и другие артисты.
 
Режиссеры фильма «Кире» — Рустам Рашитов и Ильсеяр Дамаскин. В качестве сценариста выступил Дан Дамаскин. 

Просмотров: 1687

Один комментарий

  1. Трейлерыннан бик кызык һәм сыйфатлы кино кебек күренә. Чынлап та шулай ук булса шәп булыр иде