Организаторы акции «Мин татарча сөйләшәм»: «Мы бежим от политики, но политика нас догоняет» / “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла

1524586707_2В Казани в 13-й раз проходит масштабная акция «Мин татарча сөйләшәм», состоящая из нескольких этапов: 22 апреля состоялась квест-игра «Татар-Дозор — 2018», составляется рейтинг исполнения закона о двуязычии Bez. tatar, а 26 апреля пройдет вручение антипремии «Тяжело с татарским» и финальный гала-концерт на улице Баумана с участием известного хип-хоп дуэта челнинской поэтессы Айгель Гайсиной и музыканта Ильи Барамии — «Аигел».

«„Мин татарча сөйләшәм“ стоит на трех китах: татарский язык, городская культура и продвижение. Это выражение своей гражданской позиции. За 13 лет мы проводили различные мероприятия, некоторые из которых не прижились. Велопробегу мешал дождь, конкурс архитекторов тоже решили не проводить, так как не хватает сил. В этом году мы впервые сделали вечер городских сообществ, собрав все неформальные городские сообщества, сейчас мы их насчитали 21 — от татарских языков до организаторов курсов татарского языка», — сказал на анонсирующей пресс-конференции председатель всемирного форума татарской молодежи Табрис Яруллин. По его словам, в «Татар-Дозоре — 2018» участвовали более 40 команд из ссузов и вузов. В этом году игра носила название «Инкыйраз» («Исчезновение») по мотивам романа Гаяза Исхаки «Ике йөз елдан соң инкыйраз» («Исчезновение (татарской нации) через двести лет»).

Хотя проект «Мин татарча сөйләшәм» не является политическим, всемирный форум татарской молодежи вынужден ей заниматься, сказал заместитель председателя ВФТМ Айрат Файзрахманов: «Мы бежим от политики, но политика нас догоняет, говорит: „Займись нами“. Речь идет об инициативе ряда депутатов Госдумы, которые выступают за преподавание в школах родных языков на факультативной основе. Мы создали инициативную группу из 7 человек, представителей различных народов РФ — Саха Якутии, Чувашии, Коми, Кавказа, написали обращение к президенту РФ, выложили в интернете, петицию подписали более 3 тысяч 500 человек». Собирают подписи 100 выдающихся представителей народов России. Файзрахманов отметил, что больше всех петицию подписали не татары или башкиры, а представители Якутии, Бурятии и Коми.

Само шоу будут вести культовая татарская поэтесса Йолдыз Миннуллина и танцовщик, хореограф, обладатель театральной премии «Золотая Маска» Нурбек Батулла. На одной сцене выступят такие известные татарские исполнители, как Juna, Gauga, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Радиф Кашапов, Альберт Нурминский, Ильгиз Шайхразиев. Кроме маститых музыкантов свое мастерство покажут и победители народного голосования — Tatar_Boy, Аделя Ахметова и группа AbadeliRamilyaUp. Впервые в Казани выступит башкирская рок-группа «Бүреләр».

business-gazeta.ru

* * *

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла. “Мин татарча сөйләшәм!” — ул гражданлык позициясе, яшьләрне иҗтимагый эшкә тарту һәм шәһәр мәдәнияте, ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Бу хакта ул “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган пресс-конференциядә әйтте. Пресс-конференция “Түбәтәй” тиз туклану ресторанында үтте.

Пресс-конференциянең спикерлары: Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин; журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова; Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов; «Татар-Дозор — 2018» квест уены оештыручысы Динә Гатина-Шәфикова; Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, “КЗН.Собака.ru” баш редакторы Рәдиф Кашапов.

Акция 2006 елда башлана һәм бүгенге көнгә хәтле актив рәвештә эшләп килә. Әлеге акцияне нигезгә алып, башка халыклар — Мари Эл, Саха (Якутия) Республикаларында яшәүчеләр дә үз туган телләрен алга сөрү, пропагандалау инструменты итеп куллана башлаган. Бу турыда Тәбрис Яруллин бүгенге пресс-конференциядә әйтте.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, акция уздырыла башлаганнан бирле бик күп форматлар сынала: велохәрәкәт, автохәрәкәт, флешмоблар, «Интернет татарча сөйләшә», «Фатирник», китап-алыш, «Татарча хатасыз», архитекторлар бәйгесе һәм социаль эксперимент. “Аларның кайсыларыдыр, уңышлы килеп чыгып, инде күп еллар чынга ашырыла, кайсыбер башлангычлардан шунда ук баш тарттык”, — диде ул.

Тәбрис Яруллин быел гамәлгә кертелгән яңа формат — шәһәрчеләр кичәсе турында сөйләде. “Бу кичә кысаларында формаль булмаган берләшмәләр җыела. Андыйлар безнең 21 булып чыкты: бу -  татар көрәшчеләреннән алып татар теле курсларын оештыручыларга кадәр”, — диде ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе сүзләренчә, бу — зур чыгымнар, зур көчләр таләп итми торган, оештыру ягыннан бик уңайлы акция. “Быел ул Йошкар-Ола, Саратов, Киров, Новосибирск, Барнаул, Салехард, Екатеринбург шәһәрләрендә үтәчәк. “Мин татарча сөйләшәм”гә ияреп, бүгенге көннәрдә “Мин марича сөйләшәм” (Мари Эл), “Мин саха телендә сөйләшәм” (Якутия) акцияләре үтә. Алга таба бу идеяне башка халыклар да күтәреп алыр, дип өметләнәбез”, — ди Тәбрис Яруллин.

Римма Бикмөхәммәтова сүзләренчә, өч ел элек “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыручылар икетеллелек өчен көрәш башлап җибәргән. “Өч ел элек 17 министрлыкта Конституциядә каралган хокукларның үтәлеше тикшерелде. Узган елда Казанда икетеллелекнең кулланылышы каралды. Казан – башкалабыз булуга карамастан, икетеллелекнең үтәлеше ягыннан иң авырткан урыны. Быел законның үтәлеше 43 муниципалитетта тикшерелде. Шул рәвешле табличкаларда, элмә такталарда, сайтларда икетеллелекнең гамәлгә ашырылуы каралды, татарча хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе, автовокзаллар, җәмәгать транспортында татар теленең кулланылу-кулланылмавы ачыкланды. Һәр районда икетеллелек өчен җаваплы булырга тиешләр. Кызганыч, кайбер районнарда икетеллелекнең нигә кирәклеген дә белмиләр. Сарман һәм Түбән Кама районы — сайтларны татарча алып бару буенча лидер, әмма күпләрдә татар телле лента рус теллесеннән артта кала. Безнең максатыбыз — элмә такталар, сайтлар эшләнгәч, аларны ике телдә эшләтү, төзәттерү түгел, ә инде алар ачылганда ук бу турыда уйланып эшләнүгә ирешү. Икетеллелек проект стадиясендә уйланырга тиеш”, — диде Римма Бикмөхәммәтова.

Айрат Фәйзрахманов безнең хыял – бюджет хисабына эшләнгән бар нәрсәне ике телдә булдыру, дип белдерде. “Бу очракта эш тәртибе күрсәтелгән элмә такталар гына түгел, иң зур хәрефләр белән язылган исем-атамаларның да татар телендә булырга тиешлеге күздә тотыла”, — диде ул.

Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, Дәүләт Думасында бик куркыныч канун кабул ителергә мөмкин. “Бу канун нигезендә туган телләрне укыту факультатив булып калырга мөмкин. Бүген һәр депутатка, җәмәгать эшлекләренә бу һич чынга ашырыла алмый, дип хатлар җибәрелә, — диде ул, — Көрәшәсе килми, ә иҗат итәсе, яңа проектлар гамәлгә ашырасы килә. Әмма киртәләр барлыкка килә. Сәясәтттән качасыбыз килә, әмма сәясәт безне куып тота. Кызганычка, көчләрне көрәшкә сарыф итәргә туры килә”.

«Татар-Дозор — 2018» квест уены оештыручысы Динә Гатина-Шәфикова сүзләренчә, алга таба бу уенны мәктәп укучылары, студентлар өчен генә түгел, тарих белән кызыксынучыларны да җәлеп итү өчен уздыру идеясе бар.

Тәбрис Яруллин пресс-конференциядә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсен ясауга һәм гала-концертка килүчеләргә җылырак киенеп килергә һәм зонтиклар алып килергә кушты. “Һава торышы фаразлары бик үк оптимистик түгел”, — диде ул.

Тәбрис Яруллин пресс-конференцияне уздыруда ярдәм күрсәткән өчен идеологик партнерларына – беренче чиратта тиз туклану «Түбәтәй» челтәренә – зур рәхмәтләрен белдерде.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено