Татар теле һәм әдәбиятынан VI халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

Фин татары Ильяс Кадер.

Фин татары Ильяс Кадер.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Финляндиядән Ильяс Кадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина танылды.

Кичә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасы җиңүчеләрен атадылар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин катнашты. “Якынлашып килүче Туган тел бәйрәме белән тәбрик итәсем килә. Бүген залда туган телебезне камил белүче, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүче шәхесләр утыра. Туган телне белү безгә өстәмә мөмкинлекләр бирә. Мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала» дигән. Киләчәктә нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, татар дөньясында тирән эзегез калсын”, — диде ул үзенең чыгышында.

Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Бәйгедә14 яшьтән алып 25 яшькәчә булган укучылар һәм студентлар катнашты. Араларында Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан килгән яшьләр дә бар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Финляндиядән Ильяс Кадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина танылды.

Фин татары Ильяс Кадер.

Фин татары Ильяс Кадер.

“Хөрмәтле милләттәшләр һәм дуслар! Мин бу елгы олимпиада җиңү яулавыма чиксез шат. Бәйге бик тиз үтте. Шулай да мин бик күп дуслар таптым, белем һәм тәҗрибә тупладым, татар спектакльләрен карадым. Зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин үзем алты телдә сөйләшәм. Фин татары булсам да, ана телем – татар теле. Татар теле яшьләр кулында. Онытмыйк, саклыйк, үстерик аны. Татар теле белән горурланып яшик”, — диде фин татары Ильяс Кадер үзенең чыгышында.

Альмира Хәкимуллина оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештереп Нур Әхмәдиевның шигырен укыды. “Ыргыттылар – төшеп ярылмадым, Сындырдылар – сынып бетмәдем. Чит ишаннар оҗмах вәгъдә итте. Татар тәмугыннан китмәдем”, — диде ул.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1220

Комментирование запрещено