Тукай исән!

img4Бүген — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне

Яз җиткәндә, апрель айларында
Тукайны без искә алабыз.
Ерагайган саен якыная бара,
Янәшәдә аны тоябыз.

Халкы өчен янып яшәгән ул,
Якты киләчәккә омтылып.
Күпме шигъри юллар язган ул,
Милләт язмышына борчылып.

Үзе кагылып-сугылып йөрсә дә,
Кулыннан каләм һич төшмәгән.
Яши безнең йөрәк түрләрендә,
Тукай исән, Тукай үлмәгән!

Шигыреннән туган милләт җыры,
Мирас булып җирдә каласы.
“Туган тел”не басып  җырлыйк әле,
Шагыйрь рухына барсын догасы.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1571

Комментирование запрещено