Кичә, 26 апрельдә, Шенталы районында берьеллык спорт ярышларының нәтиҗәләрен ясадылар һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр. Денис авылы урта мәктәбенең урта яшьтәге укучыларыннан торган җыелма команда икенче ел рәттән икенче урынны алып килә!
Бездән кайчакта: «Нигә беренче урын түгел соң?» — дип сорыйлар. Беренче урынны район үзәгендә урнашкан беренче мәктәп алып тора шул. Анда алты йөздән артык бала укый, өч физкультура дәресләрен укытучы, ун тренер эшли. Шуңа да безнең 72 бала белән эшләүче бер укытучыга икенче урын алу да — бик зур шатлык. Гади авыл мәктәпләре арасында без — җиңүче, дигән сүз бит инде бу. Спартакиаданың барлык төрләре буенча да - кроссмы, волейболмы, баскетболмы, өстәл теннисымы, җиңел атлетикамы, чаңгыда узышумы - гел призлы урыннар гына алып кайтабыз. Бу Денис авылы урта мәктәбе укучыларының бөтен спорт төрләрен дә яратуларын исбатлый.
Мин укучыларымның тырышлыгы белән бик канәгать! Үзләре белем алган мәктәпнең дәрәҗәсен шундый зур баскычка күтәргәннәре өчен барсына да бик зур рәхмәт!
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.
Шенталы районы.
Просмотров: 1507