Президент РТ встретился в Анкаре с представителями татарской общины / Р.Миңнеханов Анкара татарларына телне, мәдәниятне саклаган өчен рәхмәт әйтте

4629Президент Татарстана Рустам Минниханов в ходе рабочего визита в Анкару встретился с представителями местной татарской общины, сообщает пресс-служба главы республики.

Общение лидера Татарстана с татарскими активистами состоялось в расположенным на улице Габдуллы Тукая здании Общества культуры и взаимопомощи казанских татар Анкары. Перед встречей Президент РТ возложил цветы к открытому в 2011 году бюсту Габдуллы Тукая.

Председатель общества Фуат Тиниш вкратце рассказал об истории основанной в 1965 году организации и ее работе, направленной на поддержку национальных традиций и родного языка. После этого активисты исполнили несколько татарских песен и прочитали стихи.

Рустам Минниханов же напомнил об отмечаемом в Татарстане Дне родного языка и 132-летии классика татарской литературы Габдуллы Тукая. Он заметил, что в Турции хорошо знают великого татарского поэта, а руководство этой страны оказывает поддержку при решении самых разных задач.

Затем Президент РТ поблагодарил представителей диаспоры за их работу по сохранению татарского языка и культуры. «Вы пример для нас», – подчеркнул он и объявил нескольким активистам свою благодарность.

Также участие во встрече принял вице-премьер Татарстана, председатель национального совета «Милли Шура» Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев.  

 «Татар-информ».

* * *

Рөстәм Миңнеханов Анкара татарларына телне, мәдәниятне саклаган өчен рәхмәт әйтте. Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы башкаласына эш сәфәре кысаларында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда Татарстан вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразиев катнашты.

Очрашу Анкараның Казан татарлары Мәдәният һәм үзара аңлашу җәмгыяте бинасында узды. Ул Габдулла Тукай урамында урнашкан. Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ГабдуллаТукай бюстына чәчәкләр салды. Бюст 2011 елның маенда ачылган иде.

Анкараның Казан татарлары Мәдәният һәм үзара аңлашу җәмгыяте рәисе Фуат Тиниш Рөстәм Миңнехановка туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу эше, иҗтимагый оешманың тарихы турында сөйләде. Оешмага 1965 елда нигез салынган булган.

Җәмгыять активистлары Татарстан кунаклары өчен берничә татар җыры башкардылар һәм шигырьләр укыдылар.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу бәйрәм ителә. Ул бөек татар шагыйрен Төркиядә дә яхшы белүләрен билгеләп үтте. Монда аның исемендәге урам, бульвар, парк, бар, аңа һәйкәл куелган. «Төркия җитәкчелеге безгә төрле мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтә», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә татар телен һәм мәдәниятен саклап калу мәсьәләләренә булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Сез – безнең өчен үрнәк», — диде ул.

Очрашу барышында татар милли мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре өчен җәмгыятьнең берничә вәкиленә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды.  

 «Татар-информ».

 

Просмотров: 1281

Комментирование запрещено