Җирле шагыйрәбезнең юбилеен билгеләп үттек

image4

Гөлсинур ханым Гафурова — сулдан икенче.

Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында яшәүче шагыйрәбезнең — Гөлсинур Шәйхразый кызы Гафурова-Рәхмәтуллинаның күркәм юбилее булып үтте.

26 апрель -  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигьриятендә Габдулла Тукай — иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгьрифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез. Үлемсез Тукай шигьрияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза. 26 апрель — Туган тел көне. Тел яшәсә — ил яшәр. Яшә, туган телебез!

Апрель аенда шулай ук безнең Яңа Ярмәк авылында яшәүче шагыйрәбез Гөлсинур ханым Гафурова да дөньяга килгән. Быел аның күркәм юбилее булып үтте, аңа 65 яшь тулды. Гомер бәйрәме уңаеннан без Гөлсинур Шәйхразый кызын авыл клубында үткән кичәгә чакырып алдык.

Гөлсинур апайга бар шагыйрьләргә хас булган кебек философик уйланулар хас. Аның иҗаты аша очсыз-кырыйсыз авылга булган мәхәббәт хисе уза: халыкны ярату, әти-әнигә хөрмәт, табигатьнең һәр агачы, һәр куагы белән соклану — төп темалар.

Язучы авыл тормышы, авылның киләчәге турында борчыла, колхозлар вакытында гөрләп-шаулап торган авылны сагына: игеннәр шаулап үсә, ферма тулы мал, халыкның эше бар. Һәм хәзерге мөшкел хәлгә төшкән авыл белән чагыштыра: кырлар чәчелми, яшьләр эш булмаганлыктан, шәһәрләргә китеп беттеләр, ди.

Тагын бер тема — туган телебез, татар телебез турында борчылу. «Татар теле, татар халкы, татар авылы — шушы төшенчәләр бер-берсе белән каты бәйләнелгән, алар бер-берсеннән өзелергә тиеш түгел, бердәм булып яшәргә тиеш», — ди автор. Һәр татар авылының киләчәге булмаса, татар теленең дә киләчәге якты түгел, дип аңлатасы килә Гөлсинур апабызның. Шуның өчен ничек тә телебезне саклап калу -  безнең бурыч.

Тагын бер бик мөһим төшенчә — дин. Телебез динебез белән бәйләнгән. Гөлсинур апай бу дөньяда дин буенча яшәргә өнди. Булганга шөкер булырга, Аллаһыга шөкер кылырга, кешеләрне рәнҗетүдән сакланып яшәргә чакыра.

Гөлсинур апаның философик эчтәлекле шигырьләре бар. Ул  “Чират” дигән шигырендә “бәхет” дигән төшенчә турында уйлана. Халык бәхет артыннан чиратта тора. Чират бик озын була. Миңа калмый инде, дип борчылалар. Әмма бәхетле булуның сере — шөкер итеп яши белүдә икәнлеге ачыклана.

image4

Гөлсинур ханым Гафурова — сулдан икенче.

imageimage2 image3 Автор бик матур итеп татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын тасвирлый. Мәсьәлән, “Гөрли каз өмәләре”, “Тәмле, татлы бавырсак” шигырьләрендә. Ә инде шушы шигырьләре азагында, гадәттәгечә, авылына озын гомер тели.

Тәбигатьнең матурлыгына килгәндә, Гөлсинур апай тасвирлауга һәр ел фасылыннан, һәр мизгеленнән хозурлык таба белә. Гөлсинур апайның күп шигырьләре табигать темасына багышланган. Шагыйрәнең шигырьләренең тематикасы төрле-төрле булса да, аларны барысын да бер зур төшенчә -  туган илгә, туган туфракка мәхәббәт берләштерә.

Гөлсинур апабыз,  Сезне олы юбилеегыз белән тәбриклибез. Гомерегез озын, болытсыз булсын. Туганнарыгыз, балаларыгыз белән бергә гөрләшеп яшәгез. Иҗат юлыгыз озын булып, илһам чишмәгез һәрчак тулып торсын, саекмасын!

Алисә ХАМАТШИНА, Яңа Ярмәк авылы китапханәсе хезмәткәре.

Камышлы районы.

Просмотров: 1227

Комментирование запрещено