Балык телле милләт булмыйк!

YiaPFmUbhLmlfxq-800x450-noPadИнтернетның www.change.org сайтында “Гомумбелем бирү мәктәпләрендә укыту пла­ны­ның мәҗбүри бүле­гендә Россия Федерациясе ха­лык­ларының туган телләрен саклап калу” дип аталган ини­циатив төркем Россия Федерациясе Пре­зиденты Вла­димир Владимирович Пу­тинга адресланган петиция урнаш­тырган. Анда мондый сүзләр бар: “10 апрельдә Дәүләт Думасына ФЗ-273 санлы “Россия Федерациясе мәгарифе турында” Федераль канун проекты кертелгән иде. Илебездә яшәүче төрле милләт вә­килләре аның эчтәлеге бе­лән килешә алмады. Проектны язучылар Россия ха­лыкларының иң зур кыйм­мәтенә, Конституция тарафыннан гарантияләнгән хокукыбызга — туган телләребезне өйрәнүгә кул күтәреп, ана телләрен факультатив рә­вештә генә укытуны рәсми­ләштерергә җыеналар. Мондый “гарантияләр” безне канә­гатьләндерә алмый, әлбәт­тә.

Бу канун проектын язучылар өчен туган телләр — буш урын. Туган телләр артыннан милли мәдәниятләрнең дә юкка чыгачагы көн кебек ачык икәнлеген аңламыйлар микәнни алар?

Дәүләт Думасының бер­ничә депутаты керткән яңа канун проекты президент сүзләренә дә каршы бара. Сез бит һәрвакыт: “Һәр милләт өчен үз телен сак­лау — тәңгәллек, үзенчәлек һәм гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсе. Төрле милләт халыкларына туган телләрендә уку мөмкинлеге булдырылырга тиеш”, — дип әйтеп киләсез. Бу проект укытучылар коллективында һәм ата-аналар арасында аңлашылмаучанлык, ә җәмгыятьтә каршылык тудырырга мөмкин. Бөтен телләр дә бертигез булырга тиешле күпмилләтле Россиядә мондый канун милләтара дуслыкка яный, милли республикаларның дәүләт телләрен бетерүгә илтә.

Туган телләрне бетерү юлын дөрес түгел, дип саныйбыз, һәм куркыныч нә­тиҗәләргә китерәчәк бу проектны тик­шерүгә куймас өчен, Сез барысын да эшләрсез, дип ышанабыз. Россия Фе­дерациясенең куәтле һәм күпмилләтле ил булып калачагына да шигебез юк. Конституция тарафыннан гарантия булганда, бер генә милләт тә үз теленнән аерылмас.

Бу мөрәҗәгать ана теллә­ренең киләчәгенә, безнең уртак йортыбыз — күпмилләтле Россия иминлегенә битараф булмаган һәркем тарафыннан хуп­лау, яклау табачагына ышанабыз”, — дип белдерәләр инициатив төркем әгъзалары.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга җибәрелгән шу­шы мөрәҗәгатьтә әйтелгән фи­керләр белән килешкән мил­ләттәшләребез www.change.org сайтына кереп, имзаларын куя алалар.

Татарстанның яшь шагыйре Булат Ибраһимов ана тел­ләрен кысрыклау темасына “Балык теле” дип аталган шигырь язган. Аның фикеренчә, без үзебез дә сизмәстән балык телендә аралаша башлыйбыз. Бу тел бик җиңел, аны белергә дә, хәрефләрен өйрәнергә дә кирәкми ич. Тора-бара, тәнебез дә балык тәңкәләре белән кап­ланып, үз телебездә “бе” дә, “ме” дә дип әйтә алмыйча, дө­нья уртасында балык телле халык булып басып калмабызмы?

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1332

Комментирование запрещено