«Ак каен» фольклор ансамбле сагыз кайнатырга өйрәнә

image28 июньдә Иске Ярмәк авылының «Ак каен» фольклор ансамбле Ульян өлкәсендә узачак “Түгәрәк уен”  төбәкара фольклор фестиваленә барачак һәм халкыбызның милли “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтәчәк.

Моның өчен безнең тарафтан бик күп эшләр башкарыла. Олы әбиләребез-апаларыбыз янына барып, сагыз кайнату ысулларын өйрәндек инде. Шулай ук бер матур көнне сайлап, барыбыз да бергәләп урманга юл тоттык, анда җырлап-биеп, самоварлар куеп, чәйләр эчтек һәм күмәкләшеп каен тузы җыйдык.

imageСагыз кайнату йоласының беренче этапы үтте, дисәк тә була.

Иске Ярмәк авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 587

2 комментариев

  1. Яшь бала чаклар искэ тоште шул сагыз артыннан авыл башыннан авыл очына чабып барганнар рэхмэт

  2. Пингбек: Самара татарлары «Сагыз кайнату» йоласын күрсәтәчәк | Всемирный конгресс татар

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>