Кичә, 17 июньдә, Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үттек
Медицина практикасында шәфкать туташларының хезмәте зурдан. Хастаханәләрдә дә, сырхауханәләрдә дә, ашыгыч ярдәм хезмәтендә дә алар табибларның беренче ярдәмчеләре. Алай гына да түгел әле, шактый медицина процедураларын нәкъ шушы һөнәр ияләре башкара.
Самараның 15 санлы сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Эльвира Иманголованың да эш вакыты табибныкына караганда иртәрәк башлана, соңрак тәмамлана: кабул ителәчәк пациентларның медицина карталарын әзерлисе, лабораториядән анализларны барып аласы, язулар тутырасы бар. Ә эш сменасы тәмамланганнан соң, Эльвира туташ сырхауханәгә килә алмаган авыруларның өйләренә барып, табиб кушкан процедураларны башкара.
Сабыр, игътибарлы, аралашучан бу туташны хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт итә. Соңгылары яраткан шәфкать туташларын мактап, баш табиб Ирина Назаркина исеменә Рәхмәт хатларын яудырып кына торалар. “Эльвира Равил кызы үз эшендә чын профессионал, югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре генә башкара алган процедураларны да бернинди кыенсызлык белән башкара. Дәвалану курсы тәмамлангач та, хәлебезне белешеп, файдалы киңәшләрен биреп тора. Ул дарулар белән генә түгел, ягымлы карашы, тәмле сүзләре белән дә дәвалый. Олы яшьтәге кешеләргә бу иң зур дәва”, — дип язылган аларның берсендә. Һәм мондый хатлар дистәләгән.
- Кечкенәдән кешеләргә ярдәм итәргә, файдалы булырга тели идем. Бүген сәламәтләнгән пациентларымнан рәхмәт сүзләрен ишетеп, бу һөнәрне юкка гына сайламаганмын икән, дип куанам. Сеңелем Гүзәл дә минем эздән китте.
Кызганыч, Самарада медицина белгечләрен әзерләүче уку йортлары шактый булса да, бүген яшь белгечләр дәүләт хастаханәләренә, поликлиникаларга эшкә килергә ашыкмый. Аларны аңлап та була. Хезмәтебез җаваплы һәм авырлардан, ә эш хакы бик түбән, — дип сөйли милләттәшебез.
Тырыш, өлгер Эльвира Равил кызы үзе дә өч урында эшли: сырхауханәдән тыш әле, “Россия” телевизион компаниясенең Самара бүлеге, шәһәребезнең Гагарин исемендәге паркы машина йөртүчеләренә дә рейска чыгар алдыннан медицина каравын уздыра.
Ә ял көннәрендә ул әти-әнисе янына – Ульян өлкәсенең Яңа Спас районына кайтырга, дип ашкынып тора. Эльвира күп балалы гаиләдә туып-үскән. Кызыл бистәсендә күбесенчә руслар яшәсә дә, Рузалия апа белән Равил абый балаларына милли тәрбия биргәннәр.
- Өйдә без бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Милли, зур дини бәйрәмнәрне һәрвакыт билгеләп үтәбез, гаилә тантаналарын да гореф-гадәтләргә туры китереп бәйрәм итәбез, — дип сөйли Эльвира туташ.
Ә менә үз гаиләсен корырга ул әлегә өлгермәгән. “Йөрәгем ирекле, өлешемә тигән көмешемне очратмадым әле”, - дип шаярта милләттәшебез.
Озын кара чәчле, янып торган йөзле, сылу буй-сынлы, ә иң мөһиме, олы йөрәкле Эльвира, һичшиксез, шәхси тормышында да бәхетле булыр. Аның күңеле дә, һөнәре кебек, изге. Эльвира кебек күңел җылылыгын кызганмый, көне-төне хезмәт итеп, кешеләрнең сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы һөнәр ияләрен юкка гына шәфкать туташлары, дип атамаганнардыр шул.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1081
Молодец Эльвира унган булган кыз бахетле бул