Өлкә буйлап атлый Сабан туе

image33

Бу көннәрдә өлкәбезнең татар авылларында яшәүчеләр шаулатып-гөрләтеп ата-бабайлардан калган ямьле Сабан туе бәйрәмнәрен үткәрәләр. Искеярмәклеләр 16 июньдә ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмне бик матур уздырдылар. 

Һәркемнең җанына тансык, якын бу бәйрәмне кемнәрдер спорт уеннарында, бәйгеләрдә җегәрен сынар өчен көтеп алган, икенче берәүләр тамаша карау өчен дип килгән, ә өченчеләренең күңелендә кунакка кайткан дуслары, туганнары белән күрешү хисе яна иде.

Программада билгеләнгән барлык чаралар да гамәлгә ашырылып, хезмәт һәм спорт бәйрәме кабатланмас бизәкләре белән күпләрнең исендә якты хатирәләр булып сакланырлык итеп үтте. Район, авыл җирлеге башлыклары алдынгыларны тәбрикләп, авылның имамы хәер-фатихасын биреп, бәйрәмнең музыкаль өлеше, спорт ярышлары башланып китте. Сабан туе майданында милли көрәш, кул көрәше, гер күтәрү һәм башка күп ярышлар, уеннар оештырылган иде. Аннан соң халык яратып ат чабышын да карады. Балаларның кабартылган йомшак биек резин таулардан шуып төшүләре бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр шатлыклы тавышлар белән тутырып торды. «Ак каен» ансамбле, авыл үзешчән сәнгать осталары,  “Алма” төркеме тамашачыларга бай эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Җыр-моң, дисеңме, дәртле биюләр, дисеңме – барысы да җитәрлек булды!

Көне дә артык эссе дә, салкын да түгел иде. Ачык йөзле сатучылар, мул, хуш исле ризыклар белән тулы сату рәтләре халыкның төрле яктан булган ихтыяҗларын канәгәтьләндерде.

image1image2image3image4 image5image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12 image13 image14 image15 image16 image17 image18 image19 image20 image21 image22 image23 image24 image25 image26 image27 image28 image29 image30 image31 image32 image33 image34 image35 image36 image37 image38 image39 image40 image41 image42 image43 image44 image45 image46 image47 image48 image49 image50 image51 image52 image53 image54 image55 image56 image57 image58 image59 image60 image61

Сабан туе авылдашларыбызның күңелендә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек хатирәләр калдырды.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА, бәйрәмне алып баручы.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА фотосурәтләре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1269

Комментирование запрещено