«Бердәмлек» газетасыннан, 30 июнь, 2018 ел

i

 Елховка районы,

Тупли авылы

Россия Федерациясенең

атказанган укытучысы

Зөлфирә Мөстәкыйм кызы

ГЫЙМАТДИНОВАга – 70 яшь!

Хөрмәтле Зөлфирә апа! Сез һәрчак сабыр, чыдам булдыгыз, яхшылыклар гына эшләдегез. Безгә кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле го­мерләр телибез.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап

                                  яздыгыз,

Өмет тулы күпме

                             күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Алыгыз сез бездән тәбрикләү

                                         сүзен,

Шушы булсын олы бүләкләр.

Тыныч күңел белән матур

                                    тормыш,

Озын гомер – безнең теләкләр.

Изге теләкләр белән барлык укучыларыгыз.

* * *

тынчароваСамара шәһәре,

Победа урамы

Рәдифә Мәннан кызы

Тынчаровага – 65 яшь!

 Кадерле әниебез, әбиебез һәм кодагыем! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәч­кәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле бу­лып кал. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәрг­ә Ходай насыйп итсен иде.

 Кадерле әби,

               гомерең хәзинәсенә

Өстәлде тагын бер ел,

Моңайма еллар үтә дип,

Елмай син – бәхетле бул

Котлы булсын бәйрәмең,

Тыныч булсын күңелең,

Шатлык-сөенечләр белән

Тулы булсын гомерең!

Гамьле еллар, ямьле көннәр

Телибез чын йөрәктән!

Һич кичекми чынга ашсын

Безнең күркәм теләкләр!

Якты теләкләр белән улың Рамил, киленең Зөлфия, онык­ларың Алия һәм Алисә, ко­дагыең Исламия һәм барча туганнарың, дусларың, күр­шеләрең.

* * *

ХалитовКошки районы,

Иске Фәйзулла авылы

Габделхак Мәхмүт улы

ХАЛИТОВка!

 Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Син безнең өчен сабыр, олы җанлы, саф күңелле әтиебез. Барыбыз да мең рәхмәтләр укып, сиңа озын гомер телибез. Киләчәктә дә әни белән тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

 Еллар узган, әмма гомер юлың

Файдасызга, бушка узмаган,

Юкка гына тормыш шат йөзеңә

Тирән буразналар сызмаган.

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле,

Яныбызда син булганга гына,

Табып була олы бәхетне.

Гел шатланып яшә,

                           хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, матур тормыш

                                           сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

 Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Савия, ба­лаларың, оныкларың.

* * *

Габделхак Мәхмүт улы

ХАЛИТОВка!

Габделхак хәзрәт авылы­бызда 1987 елдан бирле мул­ла­лык вазифасын башкара. 1991 елда аны имам итеп бил­ге­ләделәр. Ул үз вазифасын җи­ренә җиткереп үти торган гадел, кайгыртучан, ярдәмчел, ке­ше­ләр­гә карата җылы, йомшак мө­нәсәбәтле кеше. Авыл халкы аны хөрмәт итеп, эшенә зур бәя би­реп, күптән түгел мәчетебезне “Габ­делхак мәчете” дип ата­ды­лар.

Габделхак хәзрәт, туган кө­не­гез белән котлап, сезгә исән­лек-саулык, озын гомер те­ли­без, барыбыз да сезгә бик рәх­мәтлебез.

Котлы булсын туган көнегез

                                           диеп,

Сезгә сәлам язып салабыз.

Корыч кебек ныклы сәламәтлек,

Шатлык, бәхет теләп калабыз.

Изге теләкләр белән авыл­дашларың.

* * *

Самара шәһәре,

Промышленность урамы

Наилә Миргазиян кызы МӨНИРОВАга – 60 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез, апабыз, сеңелебез! Без сине юбилеең белән котлыйбыз! Аяз күк йөзе, корычтай нык сәла­мәтлек, кояштай озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа ты­ныч­лык, чиксез шатлыклар, алдагы гомер юлларыңда да шулай ук сау-сәламәт булып яшәвеңне те­либез.

 Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-

                                 куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән улың Равил гаиләсе белән, апаларың Наҗия, Разия, се­ңелең Раилә гаиләләре белән.

* * *

Камышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Мәсгудә Минегали кызы

ГАБИДУЛЛИНАга – 60 яшь!

Хөрмәтле кодагыебыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең-юбилеең белән котлыйбыз. Ки­ләчәктә тормыш күгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын, Ал­лаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман бай­лыгы насыйп итсен иде.

 Һәр көн сине котлап кояш

                                       чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

                                       булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар!?

Изге теләкләр белән кода-кодагыең Вәли һәм Нурания Сәгыйровлар уллары Рим белән.

* * *

Шенталы районы,

Денис авылы

Рәхилә Исмәгыйль кызы

МИНХӘЙДӘРОВАга – 55 яшь!

Иркәм! Без сине истәлекле бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, бәхет-шат­лык, Рөстәм белән озын тигез тыныч гомер итүегезне теләп калабыз.

Юлларның авырын үттегез,

Теш кысып, елларны сүттегез.

Тормышка матурлык сиптегез,

Гаиләгезне бәхетле иттегез.

Бәйрәмегез булсын мөбарәк,

Табыныгыз булсын түгәрәк.

Бүгенгедәй бәйрәмнәрне

Гел каршылыйк бергәләп.

Иң изге теләкләр белән апаң Мәхтүмә, җизнәңҖәү­дәт, Гүзәлия гаиләсе белән һәм Рузаль, Зөлфия.

 

 

Просмотров: 1290

Комментирование запрещено