Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуйлар бүләк безгә бөек Ходайдан…

78Сабантуй — сагынып һәм елның котлы булуын теләп алынган иң хөрмәтле бәйрәм-туй. Сабантуй — гасырлар буенча, нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең иҗтимагый әһәмиятен, халык туе булу сыйфатын югалтмаган, мәдәни байлык һәм горурланырлык милли-мәдәни кү­ренеш буларак дәвам иткән. Камышлы районының татар авылларында шаулап-гөр­ләп Сабантуйлар уза. Шу­ларның берсе турында бү­генге язмам.

Яңа Усман авылының Сабантуй мәйданы елдан-ел киңәя, яңара, матурлана бара.

23 июнь иртәсендә халык шушы матур мәйданга агылды. Башка авыллардан килгәннәре дә, читтән кайтканнары да байтак иде кунакларның.

Төп мәйдан тирәли, агачлар ышыгында, сату палаткалары, балалар мәйданчыклары, пылау һәм шашлык сатучылар урын алган. Мәйдан өстендә талгын гына милли көй агыла.

Үз вакыты белән Сабантуй бәйрәме башланып китте. Аны Алинә Фәрхетдинова һәм Юлия Галиуллина ачтылар. Традициямне бозып, бүген аз гына язмамны үзгәртергә һәм кызларның программасыннан өзекләр кертергә булдым. Бигрәкләр дә матур һәм эчтәлекле иде кызларның программалары.

-Саумы, июнь, — Сабантуйлар ае!

Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!

Менә шулай матур яшәгез, дип,

Җыйдык әле сезне яңадан.

Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуйлар

Бүләк безгә бөек Ходайдан,

Бу тормышның бөтен матурлыгын,

Хозурлыгын саклый бу мәйдан!

- Данлы Сабантуйның хөрмәтле кунаклары! Ерак араларны якын итеп Сабантуй бәйрәменә кайткан якташ-кардәшләребез, авылыбызның өлкәннәре-яшьләре, бала-чагалары! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сабантуй капкалары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез, түргә узыгыз!

Кадерле дуслар! Безнең бүгенге Сабантуй бәйрәмебездә милли көрәш, капчык сугышы, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тарту, катыктан акча тәңкәләре эзләү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка уеннар уйналу көтелә. Һәм инде әлбәттә бу уеннар җыр-моң, дәртле биюләр белән бергә үрелеп барачак.

Шуннан соң сүз җирлеидарә башлыгы Айдар Зариповка бирелде. Айдар Растямович мәйдандагы халыкны бәйрәм белән котлап, бәйрәмне ачык диеп игълан итте. Сабантуйны ачу символы булып аның әләме тора. Сабантуй әләмен танылган спортчылар Әхәт Гайфуллин һәм Никита Христофоров күтәрделәр.

Авылның хезмәт алдынгылары, юбилярлары, активистлары, спортчылары район башлыгы урынбасары Андрей Павлов, җирлеидәрә башлыгы Айдар Зарипов һәм Илшат Гиниятов кулыннан Мактаунамәләр, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Аларның барысын да атап китәр өчен генә дә бер полоса кирәк булыр иде. Шулай да, “Поселения каршында күрсәткән казанышлары өчен” медале белән җирлеидарә башлыгы урынбасары Раилә Маннапова, 50 ел бергә гомер юлыннан үтүче пар канатлар Динә апа һәм Таһир ага Зияковлар һәм “Нежность” балалар бию ансамбльләренең бүләкләнүен билгеләп үтмичә булдыра алмыйм. Алар моңа лаек та. Бүләкләүләр тәмам булгач, сүз Татарстан кунакларына бирелде. Бәйрәм тантанасын алып баруны “Болгар радиосы” дикторы Илнар Фәйзрахманов үз кулына алды. Илнар Яңа Усманда үз кеше булып беткән икән инде. Аны халык кайнар алкышларга күмеп каршы алды. Шуннан ул мәйданга танылган җырчылар Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймоваларны чакырды. Халыкара “Татар моңы” конкурсы җиңүчесе, “Татар җыры” фестивале лауреаты Руслан халык күңелен яулаган яшь җырчы. Аның җырлары да мәгънәле, җанга ятышлы. Ильмира да үзенең сөйкемлелеге, җыр репертуарын сайлый белүе белән безнең күңелләр түрендә урнашты. Алар сәхнә киемнәре, үз-үзләрен тотышлары белән дә аерылып тора. Менә Сабантуенда да аларның һәр чыгышын кайнар алкышларга күмде тамашачылар. Парлап та җырлады яшь җырчылар, аерым-аерым да. Афәрин, яшьләр! Сезнең кебек җырчылар булганда моңнарыбыз саекмас, туган телебез дә яшәр.

10

Андрей Павлов һәм Фирүзә Хәбирова.

51

Рузилә Гайсина һәм Айдар Зарипов.

86

«Нежность» ансамбле чибәрләре.

61

Динә һәм Таһир Зияковлар, Айдар Зарипов.

Сабантуйның төп гонсерләреннән берсе-көрәш. Көрәш ул-физик көчне, саулык-тазалыкны күрсәтү.

Ярышлар елдагыча авылдашлар һәм кунаклар арасында аерым-аерым барды, озак бил алышканнан соң, җиңүчеләр дә билгеле булды. Менә алар: Усманлылар арасында Рәмис Ибраев-1 нче урынга, Фаил Гайнетдинов-2 нче урынга һәм Алмаз Кулуев-3 нче урынга лаек булдылар. Кунаклар арасында Рамил Билалов (Әлмәт шәһәре) — 1 нче урын, Кәрим Рузметов (Камышлы авылы) — 2 нче урын, Андрей Пятачков (Богырыслан шәһәре) — 3 нче урын.

Ләкин милли бәйрәмебез моның белән генә тәмамланмады. Дус-туганнарны кунак итү өчен бар уңайлыклар да тудырылган мәйданда бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, ә кичен “Болгар радиосы” диджейы катнашуында яшьләр өчен бию кичәсе оештырылды.

Билгеле инде, мондый күркәм бәйрәмнәр уздыру күп чыгымнар сорый. Мондый вакытта әлбәттә иганәчеләр ярдәмгә килә. Менә алар: Олег Петрович Торопчин-ООО “БайТекс” генераль директоры, Рамил Тәлгать улы Зарипов — ООО “БайтуганНефтеСервис” генераль директоры, Илһам Мәзгүт улы Гарипов-ООО “ЭкоТэк” генераль директоры, Марсель Мөхәммәт улы Юсупов, Айрат Мөхтәбәр улы Минетдинов — ООО “БайТекс” профсоюзлар оешмасы җитәкчесе, Раил Мифтах улы Садыков — ООО “Энергостройкомплект” оешмасы җитәкчесе, Азат Рифкать улы Галишин- ООО “СМ-2” директоры, Илшат Минәсхәт улы Гиниятов- КФХ “И.М.Гиниятов” башлыгы, ООО “Флора” оешмасы директоры Җәгъфәр Глюм улы Минһаҗев, Минәсхәт Гайзулла улы Гиниятов, эшмәкәрләр: Илдар Фәрит улы Гарифуллин, Альбина Җәгъфәр кызы Әхмәтҗанова, Фәргать Габидулла улы Газизуллин, Булат Сәлимулла улы Каримуллин, Линар Илгиз улы Зарипов, Илдар Ришат улы Маннапов, Лариса Нәфыйк кызы Хөснуллина, Рәшит Әсфир улы Ильматов, Илдар Минулла улы Шатдинов, Рәхилә Әхтәм кызы Мөхәмәтвәлиева, Раилә Гайзулла кызы Гиниятова, Ринат Җәгъфәр улы Калимуллин һәм Айрат Мияссәр улы Каримов.

 

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

 


КОНТЕКСТ:

Сабантуйлар гөрли… Сабантуйлар… (ФОТОСУРӘТЛӘР)

Просмотров: 1544

Комментирование запрещено