“Иске Ярмәк авылы тарихы” исемле китапны кайдан сатып алырга мөмкин?

1Самар өлкәсендәге татар авыллары, зур кыенлыклар кичереп, бер-бер артлы туган төбәкләре турында тарих китапларын язып киләләр. Иң беренче, бу эшне Габдулла абый Насыйров башлап җибәрде. Ул Тупли авылы турында өч дистә ел элек җыйнак кына китап бастырып чыгарган иде. Ниһаять, “Иске Ярмәк авылы тарихы” исемле җыентык дөнья күрде. 

Кулга алуга ук, иң беренче, күзгә ташланганы – аның затлылыгы. Зур китап. Калын китап. Ялтыравыклы югары сыйфатлы кәгазьдә басылган. Җыентык гаҗәеп күп шәхесләрнең язмышын эченә алган. Чорлар. Дәверләр. Канкойгыч хәлләр. Горурланырлык нәселләрне эченә сыйдырган. Китапның эчтәлеген укып белерсез. Бер нәрсә бәхәссез. Бу җыентык һәр Иске Ярмәк авылы кешесенең китап шүрлегендә торырга тиеш.

“Иске Ярмәк авылы тарихы” исемле китапны Иске Ярмәк авылының кибетендә кибетче Ринат Зыятдиновтан һәм Самар Җәмигъ мәсҗиденең төп бинасындагы кибеттән сатып алырга мөмкин. Җыентыкны шулай ук Фәрит Шириязданнан (телефоны: 8-937-656-76-16) алырга да була.  Бәясе – 1000 сум.

Туган көннәрдә, юбилейларда, туйларда тапшырырга бер дигән бүләк!

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Иске Ярмәк авылы тарихы турында китап басылды (Китаптагы йомгаклау сүзе)

Просмотров: 1917

Комментирование запрещено